Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан президенты республикадан сугышка күпме кеше җибәрелгәнен әйтте.

Тулырак ☝️

@azatliqradiosi
🤬11😱1
Русия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән гарәп теле укытыла башлаячак

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерүенчә, халык әкиятләре, Русиягә турында китаплар, әсәрләр гарәп теленә тәрҗемә ителгән.

Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Һуманитар фәннәр университеты ректоры, доктор Хәлифа Мөбәрәк әз-Зәһири белән Казанның кайбер мәктәпләрендә гарәп теле укытуны оештыру турында килешкән иде.

Мәгарифне күзәтүче Федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев та берничә ел элек РФ мәктәпләрендә гарәп теле дә укытылырга мөмкин диде.

Ул вакытта Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Кирилл Кабанов гарәп телен популярлаштыру милләтара низагларны арттырачак һәм экстремизмны таратачак дип белдерде.

@azatliqradiosi
❤7❤‍🔥2😁1💋1💘1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹 Мәскәүгә тагын Украина дроннары һөҗүм иткән. Шәһәр мэры Сергей Собянин кимендә 59 дронның бәреп төшерелүе турында хәбәр итте. Мәскәүнең барлык һава аланнары вакытлыча эшен туктатты.

🔹 «Православ олигарх» дип йөртелгән Константин Малофеев Русиядә Telegramны томалауны тәнкыйтьләде һәм Max платформасындагы үз каналын алып барудан баш тартуын белдерде.

🔹 Пакстан белән Катар Иран һәм АКШ вәкилләре арасында Швейцариядә узган сөйләшүләр нәтиҗәләре нригезендә уртак белдерү бастырды. Яклар Тәһран белән Вашингтонның сөйләшүләрдә «өмет уятучы алгарышка» ирешүен хәбәр итте.

🔹 «Яңа кешеләр» фиркасеннән депутатлар гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесенең яңа вариантын хөкүмәткә юллады. Алар туганнар тарафыннан кыйнау очраклары өчен җинаять җаваплылыгы кертүне тәкъдим итә.

🔹 Төньяк Корея хәрбиләренең Украинадагы сугышта катнашуы турында бердәм тарих дәреслегендә сөйләнәчәк.
Анексияләнгән Кырым җәй ахырына кадәр балалар аланнарын япты. Анда Татарстанның да ике аланы эшли иде

Кырымның Русия куйган хакимияте балалар аланнарына һәм башка ял урыннарына балаларны кабул итү һәм урнаштыруны 2026 елның 1 сентябренә кадәр туктатып торды.

Ярымутрау җирлегендә Татарстан аданнары да урнашкан, аларда Татарстан яшьләр министрлыгы ярдәме белән балалар ялы оештырыла. Алар — Алушта районындагы «Сатера» балаларны сәламәтләндерү аланы һәм Бакчасарай районындагы «Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәге.

Төбәк башлыгы республика халкы һәм кунакларын бу чикләүләргә аңлап карарга чакырды һәм «хәзерге вакытта әлеге чаралар җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен кирәк», дип белдерде.

Моңа кадәр Кырымда һәм Акъярда иминлек максатыннан берничә чикләү кертелгән иде. Аерым алганда, Керич кичүе эше вакытлыча туктатылды, халыкка ягулык сату тыелды, шулай ук киңкүләм чаралар кичектерелде.

21 июньгә каршы төндә Кырым дрон һөҗүменә дучар булды, моның нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм яраланучылар бар. Моннан тыш, Керич кичүендәге объектлар, шул исәптән «Панагия» паромы зыян күрде, шулай ук транспорт һәм энергетика инфраструктурасы эшендә өзеклекләр күзәтелде.

Энергетика инфраструктурасына атуны Украина хәрби көчләре "кануни һәдәф" дип саный һәм бу Русиянең Украинага каршы һөҗүмнәренә җавап дип белдерә.
❤2🔥1
"Безнең гәҗит" һәм "Юлдаш" ябыла. Чиратта кем?

Берничә татар газетының ябылуы турында билгеле булды. 43 ел журналистикада эшләгән "Безнең гәҗит" басмасы хуҗасы Илфат Фәйзрахманов бу өлкәдән китүе, газетны әдәби альманахка калдыруы турында белдерде. Казанда чыгучы "Юлдаш" һәм Оренбурдагы "Яңа вакыт" та почта каталогында юк. Моның сәбәпләре нидә?

Илфат Фәйзрахманов "Безнең гәҗитнең" соңгы санында "Аерылмыйбыз, ләкин…" дип исемләнгән мәкаләдә журналистикадан китү сәбәпләрен ул аңа карата оештырылган мәхкәмәләр, штрафлар булды дип аңлаткан.

Соңгы ярты елда басмадагы мәкаләләр өчен ике тапкыр 20шәр мең сум штраф салынган. Имеш, әлеге мәкаләләрдә нәфрәт яки дошманлык уяту билгеләре булган.

💬 "Социаль медиаларда контент булдыруны әлегә дәүләт медиалары гына булдыра ала. Алар дәүләт дотациясендә утыралар, акча эшләү максаты тормый, лакйлар да җиткән. Алар дәүләткә менә безнең видеоролик фәлән кадәр каралды, шулкадәр лайк җыйды дип мактанып күрсәтә ала, дәүләт аларга казнадан акчаны бирүне дәвам иттерәчәк. Ә хосусый редакцияләр лайклар белән ничек акча эшләсен? Кем аларга видео фәлән карау җыйды дип акча бирсен? Газета ренакциясендә кешеләрне яшәтәсе бар? Әлегә шул реаль әбунәчеләр бар, алар атнага бер газет алыр өчен язылалар, рәхмәт төшкерләре. Әмма бу да озак елларга сакланмаячак", дип сөйләде хосусый медиада эшләүче журналист.

💬 "Ябылулар булачак. Моны басма матбугат өчен җаваплылар да факт буларак кабул итә дип уйлыйм. Барысын да өстери, яшәтә, яшәртә алмаячаклардыр. Кемнәр яраклаша, цифрлаша ала - игътибар шуларга булачак. Газет укучыларының кимүе бер хәл, татарча газет укучылар саны кай тирәдәдер бит әле. Аларны санасаң, егылырга торучыларны төртеп егу отышлырактыр. Сизмәгән булсагыз, тәртипләр күптән шундый - кирәктән бигрәк отышлылык, рентабельлек ягын карыйсы. Милли, татарча дигән бөтен әйберне беръюлы күтәрә торган заман түгел", дип язды журналист Альберт Шакиров.

Башка фикерләрне 👉
монда укыгыз.
😢10🤷‍♂1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 23 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸АКШ Иранның нефть сәнәгатенә каршы санкцияләрне 21 августка кадәр туктаткан.

🔸Русиянең ким дигәндә 53 төбәгендә һәм аннексияләнгән җирләрдә ягулык сатуга чикләү кертелгән. Бу хакта The Bell хәбәр итә. Reuters элегрәк язуынча, илнең үзәк өлешендә барлык диярлек эре нефть сәнәгате корылмалары эшен кыскарткан яки туктаткан.

🔸Свердлау өлкәсенең Кушва шәһәрендә давыл нәтиҗәсендә 16 кеше һәм 100 йорт зыян күргән. Анда гадәттән тыш хәл гамәле кертелгән.

🔸Уфа халкының су бурычы 1 миллиард сумнан арткан.«Уфаводоканал» ширкәте акча бурыч түләтүне бурыч җыючыларга тапшырырга җыена. РБК-Уфа язуынча, бу хакта ширкәтнең җитәкчесе Александр Иванов хәбәр иткән.

🔸Татарстан 1 сентябрьгә кадәр Кырым лагерьларына балаларны җибәрүне туктатты. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә. Юллама алучыларга йә башка лагерьлар тәкъдим ителәчәк яки акчалары кире кайтарылачак.

@azatliqradiosi
👍1
❗️Башкортстанда ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде.

Бу хакта республика гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итә.

Моңа кадәр ракет һөҗүме Татарстанда да игълан ителгән иде. Соңрак ул гамәлдән чыгарылды.

@azatliqradiosi
😢1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
21 июньдә Чехиянең Прага шәһәрендә татар-башкортлар сабантуй уздырды.

Ул 2003 елдан бирле үткәрелә. Бәйрәмне TATAR.CZ җәмгыяте оештырды.

Быел бәйрәмгә Германия, Польша, Ирландиядән тә татарлар килгән иде.

2026 елгы сабантуй яшьләрнең күп булуы белән аерылып торды.
❤9
Лабытнанги шәһәр мәхкәмәсе колониядә математик Азат Мифтаховка газаплаудан соң дәүләт яклавы тәкъдим ителмәүне канунсыз дип тапкан.

Бу хакта RusNews яза.

"21 апрель тормышымдагы иң куркыныч көн булды. Нәкъ шул көнне мин үлемнең никадәр якын булуын аңладым. Ул мизгелдә теләсә кайсы секундта гомерем өзелергә мөмкин икәнен тойдым.Беркемгә дә мөрәҗәгать итә алмадым, чөнки мине җәберләгән кешеләр кулында идем. Адвокатка мөрәҗәгать итә алгач һәм тикшерү башлангач кына үземне тынычрак хис итә башладым.

Ләкин бер атна элек җәберләүләр турында гаризам нигезендә баш тарту карары чыгарылганын белдем. Шуннан соң күңелемә яңадан шом керде. Хезмәткәрләр нәрсә дип уйлый икән? Эз калдырмыйча җәберләргә мөмкин дипме? Алардан тагын нәрсә көтәргә булганын мин 21 апрельдә үз күзләрем белән яхшы күрдем", дигән Мифтахов.

Билгеле булганча, 18нче санлы колония хезмәткәрләре адвокатка дәүләт яклавы сорап язылган гаризаны мөстәкыйль рәвештә җибәрергә рөхсәт итмәгән. Алар аны колониянең махсус бүлеге аша гына тапшырырга ризалашкан. Әлеге бүлектә адвокат сере ачыктан-ачык бозыла: барлык документлар да тикшерелә һәм цензуралана.

Тикшерүче Черемшанцев аерым тикшерү үткәрергә тиеш булган, әмма моны эшләмәгән.

Тулырак монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
23 июньдә Казанда хәфев сиреналары яңгырады һәм көчле яңгырдан соң урамнарны су басты. Канализация проблемы шәһәрдә күптәннән килә. Һәр көчле яңгырдан соң үзәк урамнар су астында кала.
🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Оренбур өлкәсендәге берничә районны да су баскан.

21 июньнән бирле яуган яңгырда бигрәк тә Богырыслан шәһәре зур зыян күргән. Анда 200дән артык йортка су кергән дип яза җирле медиа.

Коткаручылар каза зонасыннан 93 кешене чыгарган.

Богырыслан шәһәрендә 40 меңләп кеше яши, аларның 5 меңләбе – татарлар.
❤2🤔2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 24 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Акъярда дрон һөҗүме нәтиҗәсендә тулысынча электр өзелгән. Бу хакта оккупацияләнгән шәһәрнең Русия билгеләгән башлыгы Михаил Развожаев хәбәр итте.

🔸Төнлә Татарстанда һәм Башкортстанда берничә сәгать дәвамында дрон һөҗүме куркынычы гамәлдә булды.

🔸Казанда элекке "Кырлай" паркы урынында Җәмигъ мәчете түгел, ә якынча 400 кешегә исәпләнгән квартал мәчете төзеләчәк. Бу хакта Бизнес-Онлайн хәбәр итә. Төзелеш эшләре сентябрьдә башланырга тиеш.

🔸2026 ел башыннан Русия социаль фонды Башкортстанда яшәүче 275 студенткага бала табу пособиясен алуга документлар раслаган. Элегрәк Идел буе төбәкләрендә йөкле студенткаларга, шул исәптән балигъ булмаганнарга да түләүләр кертелде. Ел башында Татарстанда 123 йөкле студент хатын-кыз 100 мең сум күләмендә бер тапкырлык түләү алганы әйтелгән иде. 2024 елның көзендә Русия президенты Владимир Путин төбәк башлыклары һәм төбәк башкарма хакимият оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен яңартылган күрсәткечләр исемлеген раслады. Анда икенче урында — федерация субъекты халкы саны, өченче урында — туучыларның гомуми коэффициенты тора.

🔸25 июньдә Казанда "Хәрәкәттә-бәрәкәт" чарасында бию сәнгате белән кызыксынучыларга татар халкының «Дүртле бию»е һәм «Сигезле бию»е тәкъдим ителәчәк. Очрашу хатын-кызлар арасында бию ярышы белән тәмамланачак. Бу хакта Казн мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

@azatliqradiosi
❤2
✈️Казан һава аланында яңа терминал 2027 елның августында гына кулланышка тапшырылачак
 
Kazanfirst язуынча, бу хакта Татарстан хөкүмәте брифингында хәбәр иткәннәр
 
Элегрәк терминал 2026 елда төзелеп бетәчәк дип белдерелгән иде.

Төзелеш 20 миллиард сумга төшәчәк диелгән иде.

Терминалның элекке проектында Тукай исеме булды һәм ул ачылган китап рәвешендә булды. Яңа проектта боларның берсе дә юк.

Яңа терминал елына 4 млн кешегә хезмәт күрсәтә алачак.
 
Шул ук вакытта Русиянең Украинадагы баскын сугышына, шул исәптән республика шефлыкка алган шәһәрләрне яклауга якынча Татарстан бюджетыннан 91 миллиард сум тотылган. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда әйтте.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤2
⚡️Дәүләт гаепләве журналист Искәндәр Сираҗины 400 мең сум штрафка тартуны сорады
 
Бүген Вахитов район мәхкәмәсендә журналист Искәндәр Сираҗига ачылган җинаять эшенә бәйле чираттагы мәхкәмә утырышы дәвам итте.  Бу хакта "Сираҗи бәян итә" дип исемләнгән Telegram-каналында аның хатыны Эльмира Сираҗи хәбәр итә.
 
“Прокурор Сираҗи абзагызга 400 мең, Барлевага (адвокат Инна Барлева – ред.) 500 мең штраф сорады...”, дип язды ул.
 
Элегрәк Сираҗи гаепләү документы 207 биттән тора дип белдергән иде.
 
▪️2024 елның 9 октябрьдә куәт оешмасы вәкилләре Сираҗи өендә һәм редакциядә тентү уздырды. Журналистның үзен Тикшерү комитетына алып киттеләр һәм аннан соң изоляторга яптылар.

▪️Шул ук көнне Сираҗи ачлык игълан итүен белдерде. Аның хатыны төшергән видеода ул "мондый маддә нигезендә болай утыртмыйлар, мин вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәм", дип белдерде.

▪️Сираҗи шәхси тормыш турында мәгълүмат җыю һәм аны тарату турындагы (Җинаять кодексының 137нче маддәсе 1нче өлеше) җинаять эшендә шикләнелде. Ул моны Ибраһим Зәкиев исемле кешегә ачылган җинаять эшендәге (соңрак Татарстан Югары мәхкәмәсе присяжныйлары аны азат иткән) ике шаһиткә каршы эшләгән дип фаразлана. Зәкиев үзе исә Сираҗи шикләнелгән эштә шаһит булып бара.

▪️ "Реальное время" элек язуынча, Искәндәр Сираҗиның YouTube-каналында чыккан 55 минутлык видеомөрәҗәгатендә ике кешенең шәхси мәгълүматлары күренгән. Бу видеода сүз Ибраһим Зәкиев эше турында бара. Имеш, видеода Зәкиевны үтерүдә гаепләгән ике кешенең — Сабиров һәм Сафиуллинның фотолары һәм видеолары күренгән. Бу ике кеше, Сираҗи шәхси мәгълүматларыбызны чыгарды дип, тикшерү комитетына шикаять иткән.

▪️Журналистка карата тентү беренче тапкыр гына узмый. 2023 елның 16 ноябрь иртәсендә аның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды. Тентү "Сираҗи сүзе" редакциясе урнашкан офиста да булды. Аннан да бөтен техника алынды. Берничә көннән соң тентү көнендә Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аңлатма язуны таләп иттеләр. Соңрак ул гариза язып эштән китте.

@azatliqradiosi
😨3❤1🤔1🤬1
🚙🚗🚙Керич күпере алдында Русиягә чыгу өчен чиратка 900дән артык машина җыелган

24 июнь көнне 16:00 сәгатькә Русия тарафыннан оккупацияләнгән Кырымда Керич күпере янында 920 машинадан торган чират күзәтелә. Бу хакта Русия хакимиятләре контролендәге күпердәге вазгыять турында хәбәр итүче Telegram-каналга сылтанып Крым.Реалии яза. Русия ягыннан күпергә чират юк.

Кырымнан Русиягә чыгу юлындагы чиратлар инде берничә көн дәвам итә. Соңгы вакытта Украина кораллы көчләре Кырымдагы Русиянең логистик юлларына, хәрби һәм энергетик корылмаларына көн саен диярлек һөҗүм итә.

Әлеге һөҗүмнәр нәтиҗәсендә Кырым ярымутравында бензин кытлыгы күзәтелә. Русия хакимиятләре халыкка бензин сатуны тыйган, ә ягулык белән тәэмин итүдәге тоткарлыклар аркасында ТЭС һәм ATAN кебек эре ширкәтләрнең дә күп кенә ягулык салу станцияләре ябыла башлаган.

Бүген Кырымның энергетик инфраструктурасына ясалган һөҗүмнән соң Акъяр утсыз калды.

➡️Анексияләнгән Кырым җәй ахырына кадәр балалар аланнарын япты. Анда Татарстанның да ике аланы эшли иде. Республика 1 сентябрьгә кадәр Кырым лагерьларына балаларны җибәрүне туктатты.

@azatliqradiosi
❤2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 24 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Венесуэлада көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә кимендә 32 кеше һәлак булган, 700 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта президент вазифаларын башкаручы Делси Родригес хәбәр иткән. Хәзер җимерекләрне аралау эшләре бара. Reuters язуынча, һәлак булучылар саны берничә меңгә җитәргә мөмкин.

🔸Русия армиясенең Запорожьега һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, 22 кеше яраланган. Бу хакта Запорожье өлкә хәрби идарәсе башлыгы Иван Федоров хәбәр итте.

🔸Икенче көн рәттән Татарстан һәм Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы гамәлдә булды. Татарстанда Казан, Бөгелмә, Түбән Кама һава аланнары ябылып торды, хәзер алар эшли. Уфа һава аланы әлегә очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты хәбәр итә.

🔸Кичә Башкортстанның Уфа – Инҗәр – Белорет юлында "Лада" һәм "УАЗ" машиналары бәрелүе нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган. Бу хакта Башинформ яза.

🔸Маҗарстанда илнең коммунистик махсус хезмәтләре архивларын ачачаклар. Илнең премьер-министры Петер Мадьяр язуынча, архивларда серне ачу турындагы канун өлгесе парламетка кертелгән.

@azatliqradiosi
❤4
⚡️Уфада нефть эшкәртү корылмаларына һөҗүм булган

Бу хакта Telegram-каналлар яза.

Уфа халкы җирле вакыт белән 11.30 сәгатьтән бирле төньяктагы сәнәгать зонасы өстендә кара төтен чыгуы турында хәбәр итә. Аңа кадәр анда шартлау тавышлары ишетелгән.
 
Exilenova+ һәм Supernova+ Украина мониторинг Telegram-каналлары мәгълүматларынча, дрон Уфа нефть эшкәртү корылмасына эләккән. Шулай ук алар янгын фотоларын чыгарды.

Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да янгын чыгуга дроннар һөҗүме сәбәпче булырга мөмкин дип язды.

Черниковка халкы шулай ук нефть эшкәртү корылмалары районында янгын чыгуы турында белдерде.

“Аспекты” Telegram-каналы язуынча, Уфага «Лютый» дроннары һөҗүм иткән.

Бүген иртәдән Уфада дрон һөҗүме куркынычы гамәлдә. Уфа һава аланы вакытлыча ябылды.

@azatliqradiosi
😱1