Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстанның Салават шәһәре сәнәгать зонасына дроннар һөҗүм итте.

ASTRA телеграм-каналының OSINT-мәгълүматларына караганда, һөҗүм Русиянең иң зур нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе булган "Газпром нефтехим Салават" ширкәтенә ясалган.

Биредә бензин, дизель һәм авиация ягулыгы җитештерелә.

Украина Русия һөҗүмнәренә җавап итеп, үзе дә Русиядәге стратегик ширкәтләргә дроннар җибәреп тора. Шуның нәтиҗәсендә илдә моңарчы күрелмәгән ягулык кризисы чыкты.
🔥3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Якутия парламенты - Ил Тумэн депутаты Алкесандр Ивановны әңгәмә вакытында киләчәктә Якутиягә Русиядән аерылу әйбәт булыр иде дигән сүзләре өчен эзәрлекли башлаганнар. Иванов әйтүенчә, 1990нчы елларда Якутия бәйсезлек мәсьәләсен тикшергән, әмма "халык әзер"…
Саха халкы хокуклары бозылыу тутында сөйлүче Якутиянең элекке депутаты икенче штраф салынганнан соң илдән киткән

Якутия парламентының элекке депутаты, хакимият тарафыннан "ят агент" дип танылган Александр Иванов Русиядән китте. Бу хакта "Люди Байкала" хәбәр итә.

15 июнь көнне Якутскидагы мәхкәмә сәясәтчене хакимияткә нәфрәт тудыру маддәсе нигезендә 20 мең сум штрафка тартты.
Иванов белдерүенчә, илдән китәргә дуслары киңәш иткән, әмма тиздән кайтырга исәпли.

Штраф Ивановның Алтай республикасындагы чыгышы видеоязмасы өчен салынган. Анда сәясәтче төрки халыкларның мәдәни бердәмлеге турында фикер йөртә, җирле үзидарәнең мөмкинлекләре киметелүен тәнкыйтьли һәм ил җитәкчелеген тарихны бозып күрсәтүдә гаепли. Лингвистик экспертиза нәтиҗәсендә әлеге видеоязмада федераль хакимиятнең "төрки халыкларның дошманы" буларак тасвирлануы турында нәтиҗә ясалган.

Февральдә Якутия парламенты - Ил Тумэн депутатлары Ивановка каршы гариза язды. Моңа Ивановның видеоязмада "саха халкы ирексез", ә Якутиядә кайчак "ана телен өйрәнүне тыялар" дигән сүзләре сәбәп булган. 27 февральдә Ивановны "ят агентлар" исемлегенә керттеләр.

Мартта аны илнең бөтенлеген бозу чакыруда гаепләп 90 мең сум штрафка тартканнар иде. Моннан тыш депутатлык мандатын алдылар. Әлеге мәсьәлә каралганда Ивановның үзен утырышка кертмәделәр.

@azatliqradiosi
Үзбәкстанның Кануннар чыгару пулаты үзбәкстан әлифбасын латин имласы нигезендә үзгәртүне раслады

Әлеге реформа Sh, Ch, O’ һәм G’ - ны Ş, Ç, Ö һәм Ğ - га үзгәртүне күздә тота. Бу үзбәк язуын башка төрки телләрнең әлифбалары һәм уртак төрки әлифба белән күбрәк ярашлы итәчәк.

Үзгәрешләрнең төп максаты — үзбәк телен дигитал мохиттә куллануны җиңеләйтү, аны заманча халыкара стандартларга туры китерү һәм төрки телләр киңлегенә кертүне арттыру.

▪️1999 елның көзендә Татарстан Дәүләт шурасы татар телен латинчага күчерү турында канун кабул иткән иде. Кайбер мәктәпләрдә сынап карау рәвешендә латин язуы белән укытуны керттеләр, латин телендә китаплар күренә, газетлар чыга башлады.

▪️Бу идеяне хуплаучылар латин хәрефләре татар теленең фонетик үзенчәлекләрен төгәл итеп тапшырырга булыша, ә Мәскәүнең үзендә күпчелек элмә такталарны инде күптәннән инглиз телендә язалар, дип белдерде. Каршы килүчеләр исә латин әлифбасы татар телендә 12 ел гына кулланылган, ә кириллица озаграк, диде. Шуңа күрә ниндидер башка язылышка күчәргә булгансыз икән, ике мең елдан артык булган гарәп имласын кулланырга кирәк, дип киңәш итте.

▪️2002 елда Владимир Путин милли телләрдә кириллицадан башка әлифбаны куллануны тыя торган канун имзалады. 2003 елның 25 декабрендә Татарстанның Конституция мәхкәмәсе республика хакимиятләренең татар телен латин әлифбасына күчерү өчен бөтен вәкаләтләре дә бар, дип белдерде. Шул рәвешле федераль карар белән каршылыкка керде

▪️Бу хәлләргә бер елдан соң нокта куелды. 2004 елның 16 ноябрендә Русия Конституция мәхкәмәсе "Русия халыкларының телләре турындагы" һәм "Татарстан республикасы халыкларының телләре турындагы" кануннарның кайбер кагыйдәләренең Конституциягә ярашлылыгын тикшерү эшенә бәйле карарын игълан итте. Мәхкәмә Татарстанда рәсми әлифба — кириллица булып калачак, дип тапты.

@azatliqradiosi
👍7
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Одессага дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, өч кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. Чернигов өлкәсенә һөҗүмдә бер кеше үлгән.

🔸Бүген төнлә Татарстанда ракет һөҗүме куркынычы режимы кертелде. Kazanfirst язуынча, кайбер эре шәһәрләрдә сирена тавышлары ишетелгән. Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә һава аланнары вакытлыча очкычларны кабул итмәде һәм җибәрмәде. Сәгать иртәнге алтылар тирәсендә чикләүләр алынды. Ел башыннан Татарстанда ракет һөҗүме куркынычы режимы 21 тапкыр кертелгән. Бу хакта республиканың дигиталь үсеш министрлыгы хәбәр итте.

🔸Болгарстан "теләк белдерүчеләр коалициясе" дип аталган төркемдә башка катнашмаячак. Бу Украинага Русия агрессиясенә каршы торуда ярдәм итүче илләр коалициясе. Бу хакта Болгарстан президенты Румен Радев белдерүенә сылтама белән Bloomberg яза.

🔸Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов бензин белән ажиотаж аркасында ягулык станцияләрен даими тикшерергә һәм хокук бозулар ачыкланганда чаралар күрергә кушты.

🔸Дөнья футбол беренчелегенең ярымфиналында Испания Францияне 2:0 исәбе белән җиңде.

@azatliqradiosi
👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
ТНВ телеканалына каршы "нацист атрибутикасын" яки "экстремист оешма" символикасын ачык күрсәтү маддәсе нигезендә административ эш ачылган Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе сайтындагы эшкә Idel.Реалии игътибар иткән. Эш мәхкәмәгә бүген иртән килеп ирешкән.…
Татарстанның ТНВ телеканалына ясалма акыл тудырган салават күпере төсендәге байрак күренгән видео өчен административ эш ачылган

Бу хакта Mash Iptash Телеграм каналы хәбәр итә.

Видео 1 июньдә – Балаларны яклау көнендә чыккан. Анда ясалма фәһем ярдәмендә тудырылган алып баручы Әминә Юнысова һава торышы турында сөйли, экранда туңдырма киоскы янында торучы балалар күренә. Шул вакытта киоск киштәсендә салават күпере төсләрендәге байрак та күренә. Русия хакимияте аны “ЛГБТ халыкара хәрәкәте” дип атаган, әмма чынлыкта рәсми теркәлгән оешма булмаган берләшмәнең символикасы дип саный.

Mash Iptash язуынча, бу видео инде ТНВ телеканалының социаль челтәрендәге сәхифәләреннән бетерелгән.

Idel.Реалии мәхкәмә сайтындагы карточкага сылтанып язуынча, эшне карау 3 августка билгеләнгән.
😁14🤬3🤡3
Новосибирскида шәһәр халкы 70 яшьлек элекке сәяси тоткын Таһир Арслановны котлар өчен 50 мең сум акча җыйган

Арсланов колониядән 1 июнь көнне чыкты. Акча җыюны Новосибирски шәһәр шурасының элекке депутаты Светлана Каверзина башлады.

Апелляция мәхкәмәсе Арслановның хөкем карарын ике айга кыскартты.

Росфинмониторинг Таһир Арслановны экстремист һәм террорчылар исемлегенә керткән иде. Аны әлеге исемлектән колониядән азат ителгәч дә төшермәгәннәр. Шуңа Арсланов хисабыннан аена 10 мең сумнан да күбрәк акча ала алмый.
 
2023 елның августында мәхкәмә Вконтактеда сугышка каршы язган Арслановны өч ел колониягә хөкем итте. Ул күрше булган дәүләткә бәреп керүне "Кремль фашистларының яулап алу сугышы" дип атаган иде һәм хәрби комиссариатларны яндырырга чакырды. Мәхкәмә Арслановны террорчылыкка һәм киңкүләм тәртипсезлеккә чакыруда гаепле дип тапты. Бу хакта Азатлык Радиосы язды.

Арслановның кызының Киевта яшәвен һәм сугыш башлангач бомбадан качу урыннарында яшеренүен әйткән иде.

@azatliqradiosi
🔥5
Көн язмасы: Варшауда башкорт сәяси тоткыннарны искә алдылар

Польшаның башкаласы Варшауда башкорт сәяси тоткыннарга багышланган фотокүргәзмә ачылды.

Биредә Баймак эше нигезендә төрмәдә утыручылар да, аңа кадәр дә фикерләре өчен кулга алынып зинданга утыртылган шәхесләрнең рәсемнәре, алар турында мәгълүмат бар. Башкортлар Русиядәге асаба халыкларыннан Путин режимының басымын үз җилкәсендә ныклап татыган милләт булып санала. Бу хакта Варшауда ачылган фотокүргәзмә вакытында да әйтелде. Аны оештыручылар - Азат милләтләр Лигасы. 

Фотокүргәзмә шәһәрнең үзәгендә, Krakowskie Przedmieście дигән җирдә эшли. Анда берничә стенд куелган. Һәрберсендә бүген төрмәдә утыручы сәяси тоткыннарның фотолары урнаштырылган, алар турында мәгълүмат язылган. Араларында Фаил Алсынов, Айрат Дилмөхәммәтов, Баймак эше нигезендә хөкем ителүче Әлфинур Рәхмәтуллина, Сания һәм Данис Үзәнбаевлар һәм башкалар бар. Мәгълүмат поляк телендә язылган. Күргәзмә "Башкортстан: сезнең һәм безнең азатлык өчен" дигән шигар астында уза.
 
 “Бу күргәзмә шәһәрдән шәһәргә күчеп йөри алса, моңа ирешә алсак, әйбәт булыр иде”, ди чарада катнашкан Башкорт комитеты әгъзасы, АКШта яшәүче активист Айгөл Лайон.

Аның фикерләре турында күбрәк👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5👎3🥱1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Киевка дрон һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, биш кеше яраланган дип хәбәр итә җирле хакимият.

🔸Ярославль өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта өлкә губернаторы хәбәр итә.

🔸Дроннар Сарыртау өлкәсенең Энгельс шәһәренә һөҗүм иткән. Дрон 25 катлы торак йортка бәрелгән. Бу хакта украин мониторинг каналлары яза. Йорт Энгельстагы хәрби аэродромнан ике чакрым ераклыкта урнашкан. Өлкә губернаторы һөҗүм булуын раслады, әмма аның аэродромга ясалганын әйтмәде. Бары "гражданнар инфраструктурасы"ның зыян күрүен һәм җәрәхәтләнүчеләр булмавын әйтте. Exilenova+ мәгълүматларынча, дрон аэродромга төшкәч очкычлар тора торган урында янгын чыккан булуы ихтимал.

🔸Русия Һиндстанның нефть эшкәртү ширкәтләреннән бензин җибәрү күләмен арттыруны сораган. Бу хакта Reuters агентлыгы яза.

🔸Греция Европа берлегенең 21нче санкцияләр пакетын томалаган. Әлеге санкцияләр Русиянең сыекландырылган табигый газын өченче илләргә ташуны тыюны да үз эченә ала. Financial Times басмасы чыганакларга сылтанып язуынча, моңа сәбәп булып "Ямал СПГ" Арктика заводыннан чимал ташуга махсуслашкан грекның Dynagas кораблар ширкәте мәнфәгатьләре тора.

🔸Укытучыларга тәртип бозган өчен укучыны дәрестән куып чыгару тыелачак. Әлеге карарны Русия мәгариф министрлыгы раслаган. Моның урынына тәртип бозган укучыларны мәктәптәге махсус белгеч белән сөйләшүгә җибәрәчәкләр, ә укытучы әти-әнисе белән сөйләшәчәк. Әлеге кагыйдәләр 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк.

@azatliqradiosi
❤1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
🏳️‍🌈 ТНВны ЛГБТ пропагандасында гаеплиләр

Татарстанның ТНВ телеканалына ясалма фәһем тудырган салават күпере төсендәге байрак күренгән видео өчен беркетмә төзелгән.

@azatliqradiosi
😁14🤡6❤2🤯1😢1
Лабытнанги мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховка карата җәзалау  турында җинаять эшен кузгатудан баш тартуны канунсыз дип тапкан

Бу хакта RusNews хәбәр итә.

Кичә мәхкәмә утырышы ябык ишекләр артында узды, чөнки Азат үзенә карата кулланылган җәзалаулар турында сөйләячәген әйтте, ә бу аның намусы һәм абруена бәйле мәсьәлә булып тора.  

 "Теләктәшлекне нык сизәм, барыгызга да зур рәхмәт. Бик күп кешеләрнең мондый ярдәмнең хәтта азы гына да юк. Монда никадәр кешенең җәзаланганын белсәгез. Бәлки, монда дистәләрчә, хәтта йөзләрчә кешене җәзаланнардыр", дигән Азат.

Ул бу хәлләрнең җәмәгатьчелеккә җиткерелүен аны яңа җәзалаулардан сакларга ярдәм итәчәк дип саный.

"Хәтта аларга шартлы җәза гына бирелсә дә, бу аларның бүтән әлеге системда эшли алмаячагын һәм кешеләрне җәзалый алмаячакларын аңлатачак", дигән Азат.

Элегрәк Лабытнанги шәһәр мәхкәмәсе колониядә Мифтаховка җәзалаудан соң дәүләт яклавы тәкъдим ителмәүне канунсыз дип тапкан иде.

@azatliqradiosi
👍3🔥2❤1🕊1
Уфада электросамокатта йөрүчеләр өчен башкорт телендә плакатлар чыкты
 
Mkset язуынча, аларны кикшеринг сервисларының берсе Уфа рәссамы Зилә Шинова белән берлектә әзерләгән.

Плакатлар башкорт һәм урыс телендә. Рәсемнәрдә Мостай Кәрим, Салават Юлаев, аю, милли киемдәге гашыйклар ясалган. Алар электросамокатта йөрү кагыйдәләренең берсен тасвирлый.

📷Mkset 

@azatliqradiosi
❤6🤩4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⛽️ Татарстанда – бензин кытлыгы

Русия башлаган сугыш нәтиҗәләре фронттан бик еракта яшәгән киң халыкка да килеп җитте. Хөкүмәтнең "Татмедиа" идарәсе исә бензин кытлыгы сәбәбен гади ажиотаж белән аңлата. Янәсе, кешеләр шашып, бензинны канистрларга ала башлаган.

@azatliqradiosi
👏5🥴2🤯1
Хәерле җомга иртәсе белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Кичә кич Русия армиясенең Одессага һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды. Берсе балалар белән паркта йөргән хатын-кыз. Бу хакта шәһәрнең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте.

🔸Россельхознадзор Төркиянең биш ширкәтенә Русиягә төшле җиләк-җимеш - чия, шәфталу, өрек һәм башка җимешләрне кертүне тыйды. Моңа кадәр берничә сәгать алдан Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан Украинага диңгездә иминлек гарантияләре бирергә вәгъдә иткән иде.

🔸Соңгы биш елда Татарстанда юл фаҗигасендә 69 бала һәлак булган. ЮХИДИ хәбәр итүенчә, быел юл һәлакәтендә барлыгы алты кеше үлгән.

🔸Ягулык белән туган кризис сәбәпле Русиядә ягулык салу станцияләрен сата башлаганнар. Соңгы айда мондый 150дән артык игълан чыккан.

🔸Бүген кабат Казан һава аланы ябылып торды, гәрчә республикада дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителмәсә дә.

@azatliqradiosi
👍3
Көн язмасы: Булат Сәйфетдинов: "Татар халкының язмышын татарлар үзләре хәл итәргә тиеш"

Химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов соңгы елларда татар милли хәрәкәте турында шактый чыгышлар ясый. 2022 елда мобилизация башлангач Русиядән китәргә мәҗбүр була. Бүген ул Франциядә сәяси сыену турында карар көтә.

"Минемчә, татарларның шактые милли горурлыгын югалткан. Чөнки сугышка (Русиянең Украинага каршы баскын сугышы - ред.) баралар. Әгәр дә кешеләр, Кремльнең татарларга карата мөнәсәбәтен күреп тә, аның өчен сугышырга бара икән, бу җитди уйланырга мәҗбүр итә.

Кремль безгә хәтта иң гади милли хокукларны — телне, мәдәниятне саклау мөмкинлекләрен дә чикли. Бу инде күзгә күренеп торган факт", ди ул.


Сәйфетдинов фикеренчә, Путин режимы Русия төбәкләрендә сугышка махсус рәвештә татарларны мобилизацияләде.

"Бу башкортларга да кагыла. Мисал итеп үземне китерә алам. 2022 елның октябрендә мин Русия Фәннәр академиясенең бер институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр булып эшли идем. Моннан тыш Мәскәү дәүләт университетының химия факультетында да фәнни хезмәткәр идем. Шуңа карамастан, миңа өйгә повестка килде.

Минемчә, Украинага каршы алып барылган сугыш — татарларның да, башкортларның да сугышы түгел, ә империалистик сугыш. Бүген Путин режимы Украинага каршы сугыш алып барган кебек, Русия хакимияте тарихта да еш кына асаба халыкларның мәнфәгатьләренә каршы сәясәт алып барды. Безгә үз халкыбызның генофондын һәм сәламәтлеген сакларга, үзебезне кол хәленә төшермәскә кирәк", ди ул.
 

Булат Сәйфетдинов хакимияткә Путин килгәч татарлар шактый зыян күрде дип саный.

Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍10🔥4
⚡️Европа Берлеге Shahed дроннары өчен алмаш өлешләр җитештерүче Русия ширкәтләрен санкцияләр кертте

Яңа чикләүләр Русиянең июль башында Киевка ясаган көчле һөҗүмнәренә җавап булып тора дип язылган Европа шурасы сәхифәсендә.

Санкцияләр "АБС Электро" мөдирләр шурасы башлыгы Ирина Харисовага һәм бу төркемгә караган биш ширкәткә каршы кертелгән.

«АБС Электро» «Шаһед» («Герань») тибындагы очкычларда кулланыла торган электрон һәм радиоэлектрон компонентларны эшләп чыгару һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

Моннан тыш, санкцияләр исемлегенә кертелгән кайбер ширкәтләр Русиянең энергетика тармагы өчен автоматлаштырылган идарә системнарын да җитештерә, дип белдергән Европа берлеге шурасы.

▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды.

@azatliqradiosi
👍2
Көн язмасы: Украинага каршы сугышның нәтиҗәсе: Русиядә ягулык кризисы тирәнәя

Татарстанда ягулык белән бәйле вазгыятьне контрольдә тоту өчен республика рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән штаб төзелде. Штабка ягулык салу станцияләрендә ягулык булуын контрольдә тоту, бәяләрнең нигезсез күтәрелү очракларын тикшерү, җәмәгать транспортының, ашыгыч хезмәтләрнең һәм коммуналь хезмәтләрнең өзлексез ягулык белән тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Әлеге хәбәрнең җомга кич барлык диярлек "Татмедиа" басмаларында таралуы ягулык өлкәсендә вазгыятьнең ни дәрәҗәдә кискен торуын күрсәтә.

Русиядә бензин кризисының төп сәбәбе — Украина дроннарының Русия нефть эшкәртү инфраструктурасына һөҗүмнәре. Русия Украинага каршы башлаган баскын сугышка җавап итеп дроннар белән һөҗүм итә.

Дистәләрчә процент эшкәртү куәтләренең вакытлыча сафтан чыгуы эчке базарда ягулык җитешмәүгә, бәяләр артуга һәм икътисадның төрле тармакларына басым көчәюгә китерә. Әгәр һөҗүмнәр дәвам итсә һәм яңадан төзекләндерү темпы җитәрлек булмаса, кризис нәтиҗәләре ел ахырына кадәр дә сакланырга мөмкин, ди белгечләр.

Узган ел 18 сентябрьдә Башкортстандагы "Газпром нефтехим Салават" ширкәтенә беренче һөҗүмнән соң Business Insider Украина иминлек хезмәтендәге (СБУ) чыганак сүзләрен китергән иде. Ул Русиянең нефть эшкәртү ширкәтләренә даими һөҗүмнәр ярдәмендә СБУ Русиянең хәрби бюджетына нефть керемнәре агымын киметергә омтыла дип белдергән. СБУдагы әлеге чыганак сүзләренчә, Русиянең һәр нефть эшкәртү корылмасына ясалган һөҗүм "агрессорның Украинага каршы сугыш алып бару мөмкинлеген киметә". Ягъни һәрбер һөҗүм Русиянең хәрби мөмкинлекләренә турыдан-туры тәэсир итә, ә эчке ягулык базарында киеренкелек тудыра.

Нефть-газ аналитигы Борис Аронштейн фикеренчә дә, хәзерге кризисның төп чыганагы — Украина дроннарының Русия ягулык инфраструктурасына системлы һөҗүмнәре.

"Элек һөҗүмнәр берничә корылмага гына кагыла иде. Хәзер исә алар дулкын-дулкын булып бара. Беренче һөҗүмнән соң төзекләндерергә өлгермәгән ширкәтләр яңадан һөҗүм астында кала. Шуңа күрә кризис системлы характер ала", ди ул.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍3❤1👏1🤔1