Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
20 августта Түбән Камага ясалган һөҗүмнең һәдәфе ТАНЕКО булган

Бу хакта Украина Баш штабы хәбәр итте.


Иртәнге һөҗүм турында шәһәр мэры Радмир Беляев "уңышлы кире кагылды" дисә дә, соңрак Казан Кирмәне яраланучылар һәм җимерекләр булуын таныды.
🔥1🤯1
Сәяси тоткын Азат Мифтахов төрмәдә утырып чираттагы фәнни эшен язган

Франциянең математика фәненә багышланган RMS (Revue de la filière mathématiques) журналында татар галиме Азат Мифтаховның фәнни эше басылып чыккан.

Журналның август санында чыккан мәкалә "Гильберт киңлегендә Чуи гипотезасы" дип аталган. Ул бу фәнни эшен Мәләкәс төрмәсендә утырган вакыттта язган. Бу хакта Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерүче төркем хәбәр итә.

Алар аңлатуынча, төрмәдә утырган Азат математика белән шөгыльләнергә тырыша. Шартлар уңай булмаса да, ул фәнне ташламый. Мәләкәс төрмәсендә утырган вакытта ул тикшеренүләр уздырган, шуларны мәкалә итеп туплап хат итеп якыннарына юллаган. Азатка теләкләшлек күрсәтүчеләр аны Франциягә юллаган.

Аны француз математигы, Solidarité FreeAzat әгъзасы Бернар Ранде укыган, тикшергән. Аның ярдәмендә Азат Мифтаховның бу фәнни эше журналда басылып чыккан.

Мифтахов моңа кадәр фәнни эшләр язды. Бу - аны беренче тапкыр кулга алынганнан соң өченче басылып чыккан фәнни хезмәте.

Хәзерге вакытта Азат Мифтахов Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясендә утыра. Аны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырырга тиеш. Төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
❤10👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Галимә, татар этнографиясе белгече Рәүфә Уразманова вафат. Аңа 91 яшь булган. Фән иясе белән хушлалу иртәгә булачак, дип хәбәр итә Мәрҗани исемендәге Тарих институты. Ул озак еллар буена шушы институтта эшләде, күп фәнни хезмәтләр чыгарды, китаплар язды.
Галимә Рәүфә Уразманова белән соңгы әңгмәне 2016 елда ясаганбыз.

Азатлык Радиосына ул татарларның башка дин бәйрәмнәрендә катнашуы, урыс исемнәре кушуына бәйле күзәтүләре турында сөйләгән иде.

2019 елда аны Казанда юл чыкканда машина бәрдерде. Аның берничә җирдән умырткасы сынган иде.

Рәуфа Уразманова 91 яшендә вафат булды.

Әңгәмәне 👉 монда укырга була.
❤3👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр:

🔷Украина дроннары Пермьдәге нефть эшкәртү заводына һөҗүм иткән — мониторинг каналлары

🔷Кичә Сембердә дрон һөҗүме вакытында яраланган кеше үлгән дип хәбәр итте рәсмиләр.

🔷Русия киңкүләм мобилизация үткәрергә җыенмый, дип белдерде Русиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя. Аның сүзләренчә, ул «планлаштырылмый һәм көтелми».

🔷Русия думасына кертелгән яңа канун өлгесе губернаторлар һәм оператив штаблар кабул иткән карарларны үтәмәгән өчен административ җаваплылык кертә. Аерым алганда әлеге карарлар арасында мобилизация үткәрү турындагысы да бар.

🔷Мәскәүдән соң Петербурда да бензин сатуны чикләгәннәр, дип хәбәр итә «Бумага».

🔷Украина «Маша һәм Аю» мультсериалы авторларына һәм аны таратучыларга каршы санкцияләр керткән. Сериал «Русия яклы нарративлар тарата» һәм бу Украина дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра диелә.

🔷Барнаулдан 14 яшьлек мәктәп укучысы Иван Мальцев Росфинмониторингның «террорчылар һәм экстремистлар» исемлегендәге иң яшь кеше. Аның әтисе «Медиазона»га яшүсмерне «полиция машинасына ут төртүдә гаеплиләр, әмма ул ут төртмәгән» дип сөйләгән.

🔷Алтайның Турочак районында аучылар ике көн эчендә 12 аюны аткан. 19 августка каршы төндә бер аю Артыбаш авылы янында куелган туристик чатырдан хатын-кызны урманга өстерәп алып киткән һәм үтергән иде.
👍2❤1
Башкортстанда мәктәпләрдә «батырлык дәресләре» үткәрү өчен Украинага каршы сугышта катнашучылардан төркем җыймакчылар

Бу мәсьәлә республика август педагоглар киңәшмәсендә тикшерелгән, дип яза «Башинформ».

Республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары Алексей Касьянов «ватанга тугрылык хисе булмыйча, һәрьяклап үскән шәхес була алмый», дигән.

Русиянең Украинага каршы сугышы башлаганнан соң, Русия хакимияте балалар һәм яшүсмерләр арасында идеологик пропаганданың ролен шактый көчәйтте.
🤮11💊2
🕌 Киләсе елда Рамазан ае 8 февральдә башлана

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, киләсе елда изге Рамазан ае 8 февральдән 9 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Ураза 29 көн булачак.

🌙 Ураза бәйрәме — 9 мартта. Бу көн һиҗри календарь буенча 1447 елның Шәүвәл аеның беренче көненә туры килә.

🐑 Корбан бәйрәме — 16 майда.

Рамазан, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре Татарстанда һәм Башкортстанда традицион рәвештә ял көннәре булачак.
👍7🥱3
Бүген зурлап Чаллының 400 еллыгын уздырдылар

Шәһәрдә бәйрәм чаралары узды, кичке концертка федераль дәрәҗәдә популяр артистлар да, татар җырчылары да катнаша.

Русия президенты Владимир Путин котлау җибәрде, Мәскәү мэры Сергей Собянин килде.

Трихчыларның Чаллы 400 ел элек кенә түгел, күпкә иртәрәк барлыкка килгән дип саный.

Чаллының 400-еллыгын бәйрәм итү һәм шул рәвешле шәһәргә Казан ханлыгы яулап алынганнан соң урыслар тарафыннан нигез салынуны күрсәтү — Мәскәү сәясәтенә бәйле, дип саный тарихчылар.

Әлеге юбилей тарихи бәхәсләр уятуына карамастан, бүген Путин режимы Чаллыны бәйсез татар дәүләтчелеге чорын искә төшергән дәвер белән бәйләргә рөхсәт итми, ди алар.

Азатлык Радиосы тарихчыларның Чаллының барлыкка килүенә бәйле карашларын туплады һәм бу уңайдан тарихчы Юлай Шамилоглу белән Камил Галиевның фикерен белеште.

Мәкаләне 👉 монда укыгыз.
🤔8👎5👍1💩1
Украина беренче тапкыр Русиядә Ozon маркетплейсына һөҗүм итте

Шимбәгә каршы төндә Украина дроннары Самардагы Ozon маркетплейсы келәтенә һөҗүм иткән. Бу хакта губернатор Вячеслав Федорищев һәм ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

500дән артык хезмәткәр эвакуацияләнгән, зыян күрүчеләр бар.

Радио Свобода һәм X социаль челтәре кулланучылары үткәргән геолокация анализы янгынның Чапаев шәһәрендә урнашкан тарату үзәгендә чыгуын күрсәтә.

Бу Идел буенда иң эре логистика үзәкләренең берсе. Аның беренче чиратының келәт мәйданы якынча 76 мең дүрткел метр тәшкил итә, анда 40 миллионнан артык товар сакларга мөмкин.

Ширкәт мондый куркынычларга алдан әзерләнгән. Июнь аенда ук ул сатучылар белән төзелгән килешүдән сугыш, атышлар һәм дроннар һөҗүме аркасында югалган тауарлар өчен компенсация түләү турындагы шартны алып ташлаган.

Шаһитлар төшергән видеолардан күренгәнчә, Новокуйбышевски нефть эшкәртү заводына да һөҗүм булган. Бу ширкәткә моңа кадәр дә Украина ягыннан берничә тапкыр һөҗүм булган иде инде.
⚡3🔥2🤬1🖕1💊1
Уфада башкорт телен укучыларның 85% өйрәнә – шәһәр мәгариф идарәсе

2025-2026 уку елында Уфада дәүләт теле буларак башкорт телен 119,4 мең укучы өйрәнгән. Бу барлык укучыларның 84,9%-ын тәшкил итә. Саннар Уфа мәгариф идарәсе сайтында күрсәтелгән.

Бу күрсәткеч арта бара, ди мәгариф идарәсе. 2024-2025 уку елында башкорт телен 118 426 (84,36%) укучы өйрәнсә, 2022-2023 уку елында – 106 617 (79,32%) укучы өйрәнгән иде.

Укучыларның нинди өлеше татар телен өйрәнүе турында мәгариф идарәсе мәгълүмат китерми. 2021 елгы җанисәп саннарына күрә, шәһәрдә яшәүчеләрнең 50,7% – урыслар, 28% – татарлар, 21,2% – башкортлар.

Шәһәрнең 125 мәктәбендә 40 милләт вәкиле укый. Укыту урыс, башкорт, татар телләрендә алып барыла. Моннан тыш 10 туган тел укытыла, диелә хисапта.

Шул ук вакытта, 204 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында – балалар бакчасында укыту һәм тәрбия туган (башкорт һәм татар) телләрендә алып барыла диелә. 14 балалар бакчасында тәрбия башкорт телендә барса, бары бер бакчада гына татар телендә алып барыла, диелә. Бу бакчада 154 бала тәрбияләнә.

Уфаның 32 балалар бакчасында татар теле аерым өйрәтелә. Узган уку елы белән чагыштырганда татарча белем алучылар саны 84 балага кимрәк (1 167 бала), ди мәгариф идарәсе.

🔹2017 елда Русия республикаларның милли телләрен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды.

Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.
👍4😢2🔥1🤬1😈1
Бу көннәрдә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте проекты "Idel.Реалии"га 10 ел тулды 🔥

Проектның әһәмияте турында җәмәгать эшлеклеләре, сәясәт белгечләре, журналистлар һәм активистлар сөйли ☝️

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥11👍4❤2
Йөзек салу, китап ачу, тастар тарту, ногыт салу - татарларда нинди ырым-шырымнар һәм багулар булган

Әйдә!Online татар телен өйрәтү проекты татарларда багучылык, күрәзәчәлек турында кызыклы текст әзерләгән.

Ислам күрәзәчәлекне катгый рәвештә тыйса да, татарлар тормышында багу төшенчәсе калган. Кайчак ул хәтта дин белән дә үрелеп китә.

Багучылык традицияләре турында 👉 биредә укый аласыз (мәкалә урыс телендә)

@azatliqradiosi
❤1👎1
Оренбурда дроннар Ozon келәтенә төшкән

Оренбурның сәнәгать оешмалары урнашкан махсус икътисад зонасы өстендә берничә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта шәһәр башлыгы Альберт Юмадилов хәбәр итте. Дрон калдыклары Ozon келәте җирлегенә төшкән һәм нәтиҗәдә янгын чыккан.

Ozon ширкәтендә келәткә зыян килүен расладылар. 300гә якын хезмәткәр эвакуацияләнгән.

Алдагы көнне Украина беренче тапкыр Русиядә Ozon маркетплейсына һөҗүм итте. Һөҗүм Самардагы келәткә ясалды. Моңа кадәр дроннар Wildberries келәтләренә генә һөҗүм итә иде.

▪️Кичә төнлә Идел буеның берничә төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда да дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде.

@azatliqradiosi
❤4🔥1
Телефонындагы "Крепость Мусульманина" электрон китбы өчен мәхкәмә русиялене "экстремистик материаллар эзләү" маддәсе нигезендә штрафка тарткан

Сарытау өлкәсендә яшәүче кешегә экстремистик материаллар эзләү һәм аларны карау маддәсе нигезендә өч мең сум штраф салганнар. "Верстка" язуынча, әлеге кешенең телефонында электрон китап сакланган.

Татулаштыру (мировой) мәхкәмәсе карарына күрә, "Э" үзәге хезмәткәре оператив-эзләү чаралары вакытында ирнең телефонын тикшергән.

Шул вакытта анда электрон китап рәвешендәге «Крепость Мусульманина. Из слов поминания Аллаха, встречающихся в Коране и сунне» дигән файл табылган. Әлеге китап 2014 елның июлендә экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертелгән.

Карарга күрә җирле яшәүче кеше моннан бер-ике ай элек әлеге китапның барлыгын белүен һәм аның эчтәлеге белән танышырга теләвен расланган.

"Үзенә караган кәрәзле телефон һәм "Google Play" кушымтасы ярдәмендә ул "Крепость" дип аталган кушымтаны урнаштырган. Аны ачканда, электрон форматтагы китап күрсәтелгән, диелә карарда.

Хөкемдар моның интернетта "экстремистик материалларны белә торып эзләгән" дигән нәтиҗәгә килгән, ә аның гаепсезлеген дәлилләүче "бернинди дәлилләр дә китерелмәгән", дип билгеләгән.

▪️Узган ел Русия Думасы интернетта “тыелган материаллар” эзләгән өчен административ җаваплылык кертте.

@azatliqradiosi
🤬4🤡3🔥1
Азатлык Радиосы сугышта үлүче Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләрен барлауны дәвам итә.

Бүгенге көндә безгә Татарстаннан – кимендә 9660 сугышчы үлеме, Башкортстаннан кимендә 10640 үлем турында билгеле.

Бу саннарны Азатлыкның "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Хисапны без сугыш башыннан бирле алып барабыз.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
💔3🔥2