Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казан федераль университеты профессоры Венера Хисамова вафат

Бу хакта "Вконтакте" битендә КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте.

Хушлашу иртәгә 13.30 сәгатьтә "Алтан" мәчетендә узачак.

Венера Хисамова 1957 елның 25 августында туган. Филология фәннәре докторы һәм профессор. Татар дәүләт һуманитар институты факультеты деканы һәм инглиз теле кафедрасы мөдире, аннары көнчыгыш телләре факультеты деканы, шулай ук инглиз теле теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире, соңрак Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының роман-герман телләре һәм халыкара коммуникацияләр кафедрасы мөдире булып эшли.

Венера Хисамова шулай ук туган тел аша инглиз телен өйрәтү методикасын үстерү белән танылган иде.

📷КФУ сайты

@azatliqraduosi
😢3🙏2😈2💔1😭1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Башкортстанның Нефтекама янындагы Әмзә авылында ике катлы агач йортның бер бүлмәсендә ут чыгып өч бала һәлак булган. Күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырган. Алар дүрт, алты һәм 13 яшьлек балаларның мәетләрен тапкан. Җинаять эше ачылган.

🔸Түбән Камага дроннар һөҗүм иткән. Шәһәр башлыгы Радмир Беляев белдерүенчә, аларны бәреп төшергәннәр. Татарстанда 01.57 сәгатьтән 07.27 сәгатькә кадәр дроннар һөҗүме куркынычы гамәлдә булды.

🔸Дрон Пермьнең Закамски микрорайонындагы торак йортка төшкән. Бу хакта «Пермь 36,6» Телеграм каналы хәбәр итә. Һәлак булучылар турында мәгълүмат юк. Элегрәк Пермьдә дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Пермь нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм ясалган булуы ихтимал.

🔸Майамида Amazonның йөк очкычы автомобильләр белән бәрелешү сәбәпле, биш кеше һәлак булган, тагын биш кеше яраланган. CNN хәбәр итүенчә, очкыч җиргә утырганда төшү юлыннан чыгып киткән.

🔸Саксония-Анхальт җирлегендәге парламентта "Германия өчен альтернатива" фиркасе җиңү казанган. Беренчел мәгълүматларга караганда, партия 43,8%, ә идарәдәге "Христиан-демократик берлеге" фиркасе 17,2% тавыш җыйган. "Германия өчен альтернатива" фиркасе евроскептицизм һәм мигрантларга каршы риторика белән танылган. Аның аерым әгъзаларын расизм, исламофобия, ксенофобиядә гаеплиләр.

@azatliqradiosi
👍1😨1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Башкортстанның Нефтекама янындагы Әмзә авылында ике катлы агач йортның бер бүлмәсендә ут чыгып өч бала һәлак булган. Күршеләре янгын сүндерүчеләрне…
Пермьдә дронның 16 катлы торак йортка эләгүн нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган.

Бу хакта өлкә губернаторы Дмитрий Махонин хәбәр итә.

Exilinova+ Телеграм каналы дронның йортка эләгүе турында фото һәм видеолар чыгарды.

Supernova+ украин Телеграм каналы язуынча, дроннар "Лукойл-Пермнефтеоргсинтез" ширкәтенә һөҗүм итәргә тырышкан.

@azatliqradiosi
😢2❤1🔥1
Әлмәттәге колониядә утыручы биология фәннәре кандидаты, Казан активисты Андрей Бояршинов инде бер айдан артык штраф изоляторында тотыла.

Бояршиновка теләктәшлек белдерүче «Свободу Андрею Бояршинову» Telegram-каналы хәбәр итүенчә, рәсми рәвештә аны эчке тәртипне бозуда гаепләгәннәр. Телеграм-канал мәгълүматынча, чын сәбәп исә, төрмәдәгеләр Бояршиновтан алынган шәхси көндәлектәге язуларга үпкәләгән.

Хәзер комиссия аны тәртип бозучы дип таныса, Бояршиновны кырысрак шартларга күчерергә мөмкиннәр.

Бояршиновның хокуклары беренче тапкыр гына бозылмый. Элегрәк Әлмәттәге колония аңа җибәрелгән хатларны тапшырмаган иде. Telegram-каналлар бу хакта язганнан соң гына аңа хатларны бирә башладылар.

▪️2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе Бояршиновка каршы җинаять эше ачты.

▪️Карарда әйтелгәнчә, Бояршинов «Андрей Ossian» тәхәллүсе белән «ПротестныйЧат | Казань» Telegram-чатында һәм «Протестная Казань — НетВойне» Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәрләр калдырган. Лингвистик экспертиза әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган.

▪️2024 елда мәхкәмә аны биш елга ирегеннән мәхрүм итте.

▪️«Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал» хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.

@azatliqradiosi
🤬3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Әлмәт бәйрәмендә татар теле яңгырамады диярлек

5 сентябрь Әлмәттә "Нефтьчеләр көне" узды. Тамашачылар иртән булган чарада татар теле берничә җырда гына чагылганын билгеләде.

"Татнефть" оештырган бәйрәм көн дәвамында барган. Кич тә концерт оештырылган, аны татар артислары татарча алып барган, дип әйтәләр.

@azatliqradiosi
🤬16😢3
Татарстанда яшүсмерләр өчен "Ну, Кәрим!" исемле яңа сериал төшерелде

Аны "ШАЯН ТВ" телеканалы әзерләде, беренче сериясе социаль челтәрләргә 7 сентябрьдә чыгачак дип көтелә.

ТНВ бу проектны татар телендә беренче "вертикаль сериал" дип атый. Сүз социаль челтәрләрнең (беренче чиратта, Instagram, TikTok, Youtube) вертикаль форматка яраклаштырылган видео рәвеше турында бара. Шул ук вакытта сериалның бу платформаларда чыгу-чыкмавы турында билгесез. Instagram Русиядә томаланган, ә Youtube эшчәнлеге чикләнгән.

Сериалның төп герое – сигезенче сыйныф укучысы Кәрим Галиев. Ул мәктәп тормышы, дуслык, беренче мәхәббәт кебек һәр яшүсмергә таныш хәлләр белән очрашачак.

Проектның төп максаты – татар телен һәм мәдәниятне заманча медиа мохиттә популярлаштыру, татар теленең дигитал дөньяда яңгырашын киңәйтү өчен яшьләргә кызыклы, көндәшлеккә сәләтле эчтәлек тудыру, ди оештыручылар.

Сериал Казанның "Адымнар" күптелле мәктәп комплексында төшерелде. Анда танылган татар җырчылары – Данир Сабиров, Раяз Фасыйхов, Нурминский – да катнаша.

@azatliqradiosi
👍9❤2
Башкортстанда ир-ат полиция машинасына ут төрткән
 
Октябрьский шәһәрендә билгесез ир-ат Эчке эшләр министрлыгының “Газель” машинасына килеп сыекча сибә һәм ут төртә. Машинага шунда ук ут кабына. Әлеге домофон камерасы яздырып алган видеоны RusNews Telegram каналы чыгарды.

 Ут төрткәннән соң ир-ат качып киткән, аны эзлиләр. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле җирле медиаларга белдерүләренчә, зыян күрүчеләр юк.

@azatliqradiosi
🔥8❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясе дроннарының Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, ун кеше җәрәхәтләнгән. Шәһәрнең хәрби хакимияте хәбәр итүенчә, барлыгы шәһәрнең биш районында торак йортларга, машиналарга, уку йортларына, келәтләргә зыян салынган.

🔸Украина дроннары Сарытауга һөҗүм иткән. ASTRAның OSINT-анализы күрсәтүенчә, һөҗүм максаты нефть эшкәртү ширкәте булган. Өлкә губернаторы Роман Бусаргин белдерүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә тыныч халык инфраструктурасына зыян салынган һәм җәрәхәтләнүчеләр бар.

🔸Финляндия Русия белән чиктә 200 чакрым озынлыктагы койманы төзеп бетергән. Бу хакта Yle хәбәр итә. Койма чикне канунсыз узуга каршы тору өчен төзелгән.

🔸Татарстанның Археология институты лабораторияләре киләчәктә Татарстан Милли китапханәсе бинасының буш торган өлешенә урнашачак. Татар-информ язуынча, институт лабораторияләрен урнаштыру өчен төзекләндерүнең икенче этабы проекты дәүләт экспертизасын узган. Археология институты урнашкан Галимнәр йорты күптән түгел "Ватанны саклаучылар" дип аталган махсус хәрби операциядә (Русия хакимияте үзенең Украинага каршы баскын сугышын шулай дип атый) катнашучыларга ярдәм итү фондына бирелде.

🔸Европа кеше хокуклары мәкхәмәсе фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның Швейцариягә каршы биргән ике шикаятен карый башлаган. Алар спортчының допинг аркасында дүрт елга халыкара ярышлардан читләштерелүенә бәйле. Пекин Олимпиадасы барышында килеп чыккан допинг җәнҗалыннан соң 2021 елның декабреннән башлап Вәлиеваның бөтен җиңүләре гамәлдән чыгарылган иде.

@azatliqradiosi
👍1
Башкортстаннан "Ватан" батальоны командиры өч хәрбинең үтерелүендә гаепләнгән, әмма җинаять эше ябылган

Тикшерү версиясенә күрә, ул акча түләргә баш тарткан Башкортстан хәрбиләрен шоферы белән бергә атып үтергән.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥1
Башкортстанда башкорт һәм урыс телләрендәге элмә такталарына яңа таләпләр расланды

Башкортстанда оешмаларның элмә такталарын, күрсәткечләрен һәм рәсми документларын ике дәүләт телендә – башкорт һәм урыс телләрендә рәсмиләштерү
тәртибен билгеләгән методик тәкъдимнәр эшләнде.

Документ "Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында"гы канунны тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән.

Оешма исемнәре, эш тәртибе кебек мәгълүмат башкорт һәм урыс телләрендә урнаштырылырга тиеш. Ике вариант эчтәлек һәм күләм ягыннан бер-берсенә туры килергә тиеш – башкортча вариантны кыскартырга яки гадиләштереп бирергә ярамый.

Тышкы бизәлешкә дә таләпләр бар: хәрефләрнең зурлыгы, төсе, шрифты һәм контрастлыгы ике тел өчен дә бертөрле булырга тиеш. Язу горизонталь урнашкан очракта башкортча текст сулда, урысча – уңда булырга тиеш; вертикаль урнашканда башкортча вариант өстә, урысчасы астарак языла.

Тәкъдимнәрдә башкорт теленә хас хәрефләр аерым күрсәтелгән, аларны дөрес язмау канун таләпләреннән читкә тайпылу дип каралачак. Шуңа күрә эшмәкәрләргә тәрҗемәне игътибар белән тикшерергә кушыла.

Методик киңәшләрдә электрон тәрҗемәчеләр ышанычлы чара түгел диелә, бәхәс туган очракларда телче белгечләргә мөрәҗәгать итү киңәш ителә. Башкортстан Фәннәр академиясенең Башкорт энциклопедиясе институты яки "БашПеревод" системыннан консультация алу мөмкин диелә.

@azatliqradiosi
🔥5❤2😐1