Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Европа Берлеге Рөстәм Миңнехановка чикләүләрне нигә хәзер кертте? Бу аңа ничек тәэсир итә ала?

"Idel.Реалии" сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләште. Төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍9
Пермьдәге колониядән «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән Идел Кәримов иреккә чыккан.

Ул җәзасын тулысынча үтәгән.

«Если б не было войны» активистлар проекты исәпләвенә караганда, Кәримовның төрмәдә тотылган вакытын да исәпкә алып, җәза срогы якынча 26 сентябрьдә тәмамланырга тиеш булган. «Поддержка политзеков. Мемориал» хокук яклау проекты сайтындагы аның эше турындагы белешмәдә азат ителү датасы 25 сентябрь дип күрсәтелгән.

2025 елның 21 октябрендә Тольяттидагы Автозавод районы мәхкәмәсе Идел Кәримовны «киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу» һәм «хакимият вәкиленә карата гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану» маддәләре нигезендә гаепле дип тапты һәм аны өч ел да сигез айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.

Кәримов 1988 елның 19 сентябрендә Башкортстанның Зианчура районы Байдәүләт авылында туган. Тоткарланганчы ул шул ук районның Новопавловка авылында яшәгән. Ир өйләнгән, аның балигъ булмаган баласы бар.

🔸 «Idel.Реалии» исәпләвенчә, мәхкәмәләр «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән кимендә 29 кешене колонияләрдән азат иткән. Моннан тыш, Идел Кәримовны да кертеп, биш хөкем ителүче мәхкәмә билгеләгән җәза мөддәтен тулысынча үтәп иреккә чыккан. Ике хөкем ителүчегә — Айрат Әхмәтов һәм Мөнир Исәнгилдинга — мәхкәмәләр җәзаны җиңеләйтүдән баш тарткан.
👍3
Русия Маҗарстан дипломатларын Казаннан һәм Мәскәү белән Петербурдан чыгара  

Русия Маҗарстанның Мәскәүдәге илчелеге, шулай ук Казан һәм Петербурдагы баш консуллык хезмәткәрләрен илдән чыгара. Бу Будапештның Русия дипломатларына Маҗарстаннан китү таләбенә җавап буларак эшләнә. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Министрлыкта бүген Русиядәге Маҗарстанның вакытлыча ышанычлы вәкиле Габор Герчичны министрлыкка чакыртуларын белдерделәр.

Дипломатлар илдән ике атна эчендә китәргә тиеш.

Сентябрьдә Маҗарстан хөкүмәте Будапешттагы Русия илчелегенең 10 хезмәткәрен илдән чыгару турында карар кабул итте. Хакимият аларның эшчәнлеген дипломат статусы белән туры килми дип саный.

Быел Маҗарстанда хакимият алышынды — Виктор Орбан урынына хөкүмәтне Петер Мадьяр җитәкли башлады. Аның Украинага карата позициясе дә башка. Ул Украинадагы маҗар азчылыгының хокуклары яхшыртылган очракта илнең Европа Берлегенә керүен хупларга вәгъдә итте.

Маҗарстанның саклану министры Ромулус Русин-Сенди яңа хөкүмәтнең «Русия алдында ишекне ябып куярга» җыенуын, шулай итеп НАТО һәм Европа Берлеге беректәшлеренең Маҗарстанга кабат ышана башлавын теләвен белдерде.
🤡2👍1
Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйәгәннәрен кыскартып бирәбез.

Тулырак монда укый аласыз: https://smarturl.click/L6ZQEO
👍4👎2
Германиядә сыену эзләүче татар активисты: "Русиядә мине төрмә көтә"

Татарстаннан Раушан Гыйззәтуллин Германия хакимиятеннән сәяси сыену сорый, әмма түрәләр аңа Русиягә кайту бернинди дә куркыныч тудырмый дигән нәтиҗә ясаган. Чит илдәге татар оешмалары аның өчен кайту хата булачак, аны куәт оешмалары кулга алачак дин саный һәм аны кайгыртып хатлар яза.

🔹Раушан Гыйззәтуллин чит илгә Татарстаннан 2021 елда киткән. Ул моны ФСБның басымы астында булды, дип аңлата. Сәбәбе - татар милли хәрәкәтендә катнашу, дип аңлата. Берничә ел дәвамында ул мөһаҗирлектә тормышын канунилаштырырга тырыша, әмма килеп чыкмый. Русиягә кайта алмыйм, анда мине зинданга утыртачаклар, дип аңлата үзенең торышын активист.

Азатлык аның белән сөйләште, илдән китү сәбәпләрен сорашты, Русиядәге тормыштан ни өчен канәгать булмавын һәм куәт структуралары белән мөнәсәбәтләрен белеште.

💬"Милли хәрәкәттә катнаша башлаган кеше белән, иртәме-соңмы, ФСБ кызыксына башлый, "кунакка килә" башлый. Башта күзәтәләр, сорашалар. Минем белән дә шулай булды. Мине дә чакырта башладылар. "Нигә кирәк бу сиңа?" дигән сораулар бирәләр иде башта. Ара-тирә кисәтәләр иде. Эшкә дә җитәкчелеккә шалтыраталар иде. Әмма 2021елд басым катырак була башланды. Мыскыл итүләр, янаулар китте, кыйнаулар. Бермәл башыма капчык кидереп җәфаладылар, алар белән хезмәттәшлек иттерергә кәгазьләр имзалаттырырга теләделәр. Мин моның ни белән тәмамланганын чамаладым, баш исән булганда чыгып ычкынырга кирәк, дигән фикергә килдем. Мин Европага виза алдым, ул вакытта юллар ачык иде бит. Тоттым да чыгып киттем", дип сөйләде ул.

👉Әңгәме тулысынча монда укыгыз. Русиядән VPN кирәкми.
❤3🙏3💯3
Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте

Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм тугыз физик затына карата санкцияләр кертте. Алар арасында Татарстаннан дүрт ширкәт бар.

Чикләүләр «Алабуга Девелопмент», «Алабуга Машинери», «Дрейк» һәм «Астейс» оешмаларына кертелгән.

🔸 «Алабуга Девелопмент» «Алабуга» махсус икътисади мәйданында төзелеш, инфраструктура үстерү һәм төрле объектлар төзү белән шөгыльләнә. Ширкәтнең бенефициары — «Алабуга» МИЗ. Ул 2023 елның 18 декабреннән санкцияләр астында.

🔸 «Алабуга Машинери» сәнәгать җиһазлары, шул исәптән җилләтү системнары һәм чиллерлар җитештерә.

🔸 «Дрейк» — «Алабуга» МИЗ резиденты. Төп эшчәнлеге — моторлар җитештерү.

🔸 «Астейс» махсус автомобиль техникасы, шул исәптән бронялы машиналар, куәт оешмалары өчен махсус машиналар һәм вахта автобуслары җитештерә.

Япония Русиягә Украинага һөҗүм итүе сәбәпле санкцияләр кертте һәм санкция исемлекләрен берничә тапкыр киңәйтте.

Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң, Татарстандагы «Алабуга» махсус икътисади зонасында Иранның «Шаһед» һөҗүм дроннарын җитештерү оештырылды. Русиядә алар «Герань-2» исеме белән кораллануга куелган. Пилотсыз очкычларны җыю эшенә «Алабуга Политех» көллияте студентларын да җәлеп итәләр.
👍4
Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән

Бу атнада Чаллы мәхкәмәсендә Түбән Кама шәһәренең элекке башлыгы Рамил Муллинга эш нигезендә утырышлар беренче тапкыр җәмәгатьчелек өчен ябык форматта узды. Моның белән бәйле үтенечне Татарстандагы Тикшерү комитеты тикшерүчесе Марат Һадиев белдергән. Имеш, эш материалларында хәрби серләргә бәйле мәгълүматлар бар. Алга таба барлык утырышлар да ябык форматта узачак.

«БИЗНЕС Online» ачыклаганча, утырыштан соң озак та үтми Муллинны гаепләүнең соңгы редакциясе белән таныштырганнар. Украинадагы сугышка контрактчылар җәлеп итүгә бәйле эпизод эчендә китерелгән зыян күләме ике тапкырга диярлек арткан — 36 миллионнан 65 миллион сумга кадәр.

Басма мәгълүматларынча, Муллин контрактчылар җәлеп итү өчен өстәмә керемнәр хисабына бюджеттан бүлеп бирелгән бөтен сумманы үзләштерүдә гаепләнә.

500 контрактчы туплау планлаштырылган, һәрберсе өчен 130 мең сум түләнергә тиеш булган. Нәтиҗәдә, Муллин мәхкәмәдә сөйләгәнчә, 318 контрактчы җәлеп ителгән, моның өчен 36 миллион сум тотылган. Башта ул нәкъ шул сумманы үзәләштерүдә гаепләнә иде.

Тикшерү комитеты исә чынлыкта бүлеп бирелгән акча ярдәмендә бер генә кеше дә контракт төземәгән, ә акча тулысынча үзләштерелгән дип саный.

Муллин үз гаебен танымый. Әмма элекке түрәне иң нык ачуын китергәне — бу эштә бердәнбер гаепләнүче булып калуы. Ул сорау алуларда эштә катнашкан, үзеннән югарырак вазифаларда торган һәм, имеш, аның эшләү схемаларын килештергән башка кешеләр турында да сөйләгәнен белдергән.

Әлегә Түбән Каманың элекке мэры 3 декабрьгә кадәр сак астында кала.
🤬4😁2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Баланың туган телен белмәве үскәч нәрсәгә китерә?

Кайберәүләр балага татар теле кирәк түгел, иң мөһиме — кирәгрәк телләрне белү дип саный.

Әмма балачакта өйрәнелмәгән телгә кеше еллар узгач кире әйләнеп кайтырга мөмкин.

Германиядә яшәүче филолог һәм психология студенты Ирма Туктар Керн татар телен үсеп җиткәч өйрәнә башлаган. Аның әнисе дә, әбисе дә татар, әмма гаиләдә татарча сөйләшмәгәннәр.

Ирма үзендә сагыну һәм үкенеч хисләре барлыгын әйтә.

Ә сезнеңчә, балага туган телен өйрәтү ни өчен мөһим? "Белү кирәк" дип кенә түгел, ничегрәк кызыктырып була?
🔥11❤4👍3
Казанда "Кызыклы шәкерт" спектакле премьерасы узды: туган телен белмәгән татарлар турында фарс

Спектакльне "Алтын битлек" лауреаты Тимур Кулов куйган. Рольләрдә Казан театрлары артистлары: Нурбәк Батулла, Минзәлә театры режиссеры Илнур Гарифуллин, Камал театры актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова һәм Тинчурин театры актеры Рөстәм Гайзуллин уйнады. Проект Татарстан президенты каршындагы телләр комиссиясе ярдәме белән эшләнгән диелде.

Тамаша жанры – абсурд элементлары булган фарс. Вакыйга идән астында бара, тамашачы да геройлар белән бер үк бүлмәдә утыра. Сюжет нигезендә, режиссер Артур Аяков радиода, туган телен белмәгән кеше буларак, "үз үзаңы идән астында" утырасы килмәвен әйтә. Шуннан соң аны чын подвалга ябып куялар. Аны анда тотучы Фәрит, аның әнисе Фирая һәм полиция хезмәткәре Фирзәр режиссерны "милли рух"сыз спектакльләр куюда гаепли. Алар аннан "Шүрәле"не "милли рух" белән сәхнәләштерүне таләп итә.

Тимур Кулов бу темага ни өчен алынуын болай аңлатты: "Глобаль дөньяда без үзебезне татар дип таныйбыз, әмма телне белмәсәк, күп яктан караганда татар түгелбез". Аның фикеренчә, үзбилгеләнү соравы һәр кешенең тормышында кайчан да булса барыбер туа.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4❤2👍1🤔1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3🔥1