Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сентябрь ахырында Австралиянең Аделаида шәһәрендә татарларның корылтае үтә. Оештыручыларның берсе – Австралиянең Перт шәһәрендә яшәүче медицина фәннәре кандидаты Марат Галләм. Аның белән әлеге чарага әзерлек, диаспораның бүгенге хәле, яшь буын турында сөйләштек.…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды
Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Аделаидада 26 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр барды.
Әлеге җыен турында тулырак монда укый аласыз

🔥18❤3
Дөнья татарлары Хәтер көне уңаеннан 1552 километр йөгерә
Германиядә яшәүче татарлар быел да #1552run акциясен игълан итте. 1–15 октябрь көннәрендә теләгән һәркем үз шәһәрендә яки авылында йөгереп, узган арасын уртак исәпкә өсти ала. Максат – бергәләп 1552 км җыю.
Акцияне "Алмания татарча" инициатив төркеме оештыра. Катнашу өчен 1552.tatar сайтында теркәлергә, үзең теләгән ераклыкны йөгерергә һәм нәтиҗәне шунда язып куярга кирәк. Кайда һәм күпме йөгерүне һәркем үзе хәл итә.
Акция сайтында китерелгән 2024-2025 ел нәтиҗәләренә караганда, йөгерүгә 27 илдән 117 кеше кушылган, алар бергә 1275 км узган.
Оештыручылар сүзләренчә, Германия татарлары бу акцияне 2024 елдан бирле үткәрә. Идея исә Казаннан килә: 2019 елда активист Наил Нәбиуллин 52 км йөгереп, "Хәтер марафоны" оештырган иде.
🔹1552 елның октябрендә Явыз Иван гаскәре Казанны яулап ала, татарлар үз дәүләтчелеген югалта. 1989 елдан башлап татар җәмәгатьчелеге октябрь аенда Казанны яклап һәлак булганнарны искә алу чарасы – Хәтер көне уздыра. Соңрак аңа чит илләрдәге татарлар да кушылды.
🔹Хәтер көне рәсми рәвештә Казанда 2022 елдан бирле уздырылмый, хәкимиятләр аны үткәрергә рөхсәт бирми.

🔥9❤4💔1
Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар?
Бу хакта 👉 без әзерләгән язмада укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта 👉 без әзерләгән язмада укыгыз.
@azatliqradiosi
👍3❤2
2026 ел химия өлкәсендә Нобель бүләге асимметрик органик синтезда сызыксыз күренешләрне һәм автокатализны ачу өчен бирелде.
Премия Франциядәге Париж-Жөнья университеты галиме Анри Каган белән Токио фән университеты галиме Кэнсо Соаига тапшырылды.
Кайбер молекулалар, мәсәлән, аминокислоталар, бер-берсенең көзгедәге чагылышы булган ике төрдә яши. Әмма тере организмнарда бу ике төрнең берсе генә очрый. Мондый химик асимметриянең ничек барлыкка килүе химиклар өчен озак вакыт сер булып калган иде.

🔥5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанда төзекләндерү эшләре барышында Сөембикә манарасыннан ярымайны алдылар.
Аны өч атнадан кире кайтарырга вәгъдә итәләр. Беренче тапкыр ярымай манарага 1918 елда куела.
Атеизм чорында ул алына. 1990 елда ярымай яңадан мендерелә.

🤔5🔥1🤡1
⚡️Салават шәһәренә дрон һөҗүме булган
Украинаннарның Exilenova+ һәм Supernova+ күзәтү Telegram-каналлары «Газпром нефтехим Салават» нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм турында хәбәр итә. Astra каналы ширкәттә янгын башланган булырга мөмкин дип яза.
Башкортстан рәсмиләре бу хакта әлегә берни дәшми. Русия саклану министрлыгы Башкортстан күгендә 399 дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте.
Башкортстанда мобиль интернет эшләми, Уфа һава аланы ябылды.
Бу — Русиядәге иң эре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе. Ул Салават шәһәрендә урнашкан. Шәһәр Украина чигеннән 1400 чакрым ераклыкта. ASTRA укучылары җибәргән фото һәм видеолардан күренгәнчә, янгын шәһәрдән берничә километр ераклыкта чыккан. OSINT-анализ янгынның нефть эшкәртү заводы тирәсендә булырга мөмкинлеген күрсәтә.
«Газпром нефтехим Салават» елына 10 миллион тоннага кадәр углеводород чималы эшкәртә. «Газпром» төркеменә кергән ширкәт 150дән артык төрле продукция җитештерә. Алар арасында бензин, дизель ягулыгы, мазут, битум, полиэтилен, стирол һәм аммиак бар.
Элегрәк тә бу ширкәткә дрон һөҗүмнәре ясалган иде. 2025 елның 24 сентябрендәге һөҗүмнән соң беренчел эшкәртүнең ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасы зыян күргән. 2026 елның 14 июлендәге һөҗүмнән соң нефть эшкәртү заводында янгын чыкты һәм нефть эшкәртү тулысынча туктатылды. 2026 елның 13 августындагы һөҗүмнән соң да янгын чыкты.

⚡️Салават шәһәренә дрон һөҗүме булган Украинаннарның Exilenova+ һәм Supernova+ күзәтү Telegram-каналлары «Газпром нефтехим Салават» нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм турында хәбәр итә. Astra каналы ширкәттә янгын башланган булырга мөмкин дип яза. Башкортстан…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Салават шәһәренә дрон һөҗүмен шәһәр мэры да раслады. Әмма ул, Русиядәге гадәтчә, сәнәгать мәйданына дроннар калдыгы төшүен генә белдерде. Кара төтен Газпром Нефтехим Салават ширкәте урнашкан урыннан күтәрелә. Зыян күрүчеләр юк диелә.
Әдәбияттан Нобель бүләген Канада язучысы Энн Карсон алды
2026 ел әдәбияттан Нобель премиясе Канада язучысы һәм шагыйрәсе Энн Карсонга бирелде. Бу хакта 8 октябрьдә Стокһольмда Швеция академиясе игълан итте.
Премия аңа «классик традиция белән үзенчәлекле һәм ирекле диалог корып, хәзерге әдәбиятта яңа формалар тудырган кыю һәм иҗади әсәрләре өчен» бирелде.

❤3🔥3
КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле курслары башланган.
Програм 4 декабрьгә кадәр исәпләнгән. Курсларны тәмамланганнан соң, тыңлаучыларга телне белү дәрәҗәсен раслый торган сертификат тапшырыла.
Бушлай курслар Татарстан дәүләт програмын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елдан башлап ел саен үткәрелә. Оештыруылар белдерүенчә, бу вакыт эчендә 10 меңнән артык тыңлаучы татар телен өйрәнгән.
Белем бирү программасы, телне белү дәрәҗәсенә карап, дүрт баскычка бүленгән.
Казандагы оффлайн курсларга эләгә алмаучылар өчен Азатлык татар телен "Әйдә! Online" проекты аша өйрәнергә киңәш итә.
🔸Бу проектка инде 8 ел.
🔸Безнең белән көн саен инде дистәләгән мең кеше татар телен өйрәнә.
🔸“Әйдә Online”да көн саен яңа дәрес, көн кадагына булган темалар.
🔸Биредә аудиокитаплар, кызыклы видеолар, тестлар чыга.
🔸Проект көндәлек аралашуга, сөйләшүгә юнәлтелгән.
🔸Telegram каналга язылыгыз, анда күңелле.

❤7🔥1
2026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды
Пермия аңа «Тынычлыкка һәм халыкара хокукны ныгытуга керткән өлеше өчен» бирелде.
Комитет Пиллэйның халыкара хокук тәртибен үстерүдәге ролен, шәхси кыюлыгын һәм хокук мәсьәләләрендә принципиальлеген билгеләде. Бүләк вәкилләре әйтүенчә, низаглар саны арткан шартларда аларны көч кулланмыйча хәл итү мөмкинлеге канун өстенлегенә бәйле.
Нави Пиллэй Руанда буенча халыкара трибуналда хөкемдар һәм рәис булып эшләгән. Ул анда җенси көч куллануны һәм нәфрәт таратучы пропаганданы кешелеккә каршы җинаятьләр һәм һеноцид гамәлләре дип тануда мөһим роль уйнаган.
2008–2014 елларда Пиллэй БМОның кеше хокуклары югары комиссары вазифасын башкарган. Ул шулай ук Халыкара җинаять судында һәм БМОның Халыкара мәхкәмәсендә эшләгән.

👍3🥱1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Франкфуртта Европа татарлары форумы узды
Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист, оештыручы, белгеч һәм артист җыелды.
@azatliqradiosi
Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист, оештыручы, белгеч һәм артист җыелды.
@azatliqradiosi
🔥16👍6
Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистларына куркыныч янамый дип саный
Азатлык Татарстаннан куәт структураларының басымы, янавы аркасында качып китәргә мәҗбүр булган активист Раушан Гыйззәтуллин тарихын язган иде. Ул Германия хакимиятеннән сәяси сыену сораган, әмма аның бу үтенечен кире какканнар. Аңа юлланган рәсми җавапта идарә Русиядә татарлар сан буенча икенче урында тора, алар күпсанлы, аларның диннәренә, телләренә басым ясалмый, хокуклары бозылмый, татарлар эзерләкләнми, активистка кире Русиягә кайту куркыныч тудырмый, дигән фикерләр бар.
Азатлык Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсенә берничә сорау юллаган иде.
Журналистлар идарәдән Русиядәге татар милли оешмаларының хәле ничек бәяләнүен, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең экстремистик оешма дип танылуы һәм аның активистларына карата җинаять эшләре кузгатылуы исәпкә алу-алынмавын сорады. Шулай ук татарларны этник азчылык буларак эзәрлекләү белән татар милли оешмаларының бәйсезлек яклы активистларын эзәрлекләү арасында аерма үткәреләме, дигән сорау да куелды.
Рәсми хатка караганда, идарә бу сорауларга турыдан-туры җавап бирмәгән. Түрәләр һәр эшнең индивидуаль каралуын, эзәрлекләү сәбәпләре буенча аерым статистика алып барылмавын белдерде.
Тулы җавапны безнең 👉сайтта укыгыз.

Азатлык Радиосы
Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарә татарларга куркыныч янамый дип саный
Азатлык оешмага Русиядән качып китәргә мәҗбүр булган Раушан Гыйззәтулинның очрагына нигезләнеп, Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәгә сораулар юллады. Татар сәяси активистларның күпмеләренә Германия сәяси сыену бирүен дә кызыксынды.
😢8🤬4🤔2🕊1
Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр?
Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә манарасына бару иде, аннары Камал театры каршында җыелу , аннары шәһәр читенә күчерү һәм соңгы елларда инде ачыктан-ачык тыю. Хәтер көнен тыюның хронологиясе турында.
Видеоны монда карагыз: https://youtu.be/89iNfT8_w74

YouTube
Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр?
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: https://www.instagram.com/azatliq/
Безнең Телеграмга язылыгыз: https://t.me/azatliqradiosi
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар"…

😢7🔥4🤬3❤1
Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы.
Римма һәм Айнур татарлар өчен бәрәңгенең мөһимлеге, бәрәңге белән бәйле сүзләр һәм төшенчәләр турында сөйләшә.

🔥6👍2