Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин аларга үз аңлатмасын биргән иде.

Ул чактагы язманы тулысынча 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍7❤‍🔥2🙏2❤1
💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә БАССР Югары шурасы дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итә.

36 ел эчендә Башкортстан суверенитетыннан әллә ни калмады: республиканың эре ширкәтләре күптән Мәскәү кулында, җитәкчеләр Мәскәүдән куела. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров санкцияләр исемлегендә, Украинадагы сугышта һәлак булучылар арасында Башкортстан Русиядә беренче бара, башкорт милли хәрәкәтләренә басым дәвам итә.

Берничә ел элек без "Башкортстан суверенитетыннан ниләр калды" дигән сорауны белгечләргә биргән идек. 👉 Аларның җаваплары бүген дә актуаль кала.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4😢2🙈2
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5🔥1
Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр туктармы?

Якшәмбе кичендә АКШ президенты Дональд Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" үз көченә кергәнен белдерде. Ул язганча, моңа "ике як та ризалык биргән".

Ул өстәмә аңлатмалар, аерым алганда, энергетика тынычлыгы дигәндә нәрсә күздә тотылуын язмады.

Украина президенты Владимир Зеленский Axios басмасына әйтүенчә, Трампның энергетика тынычлыгы турындагы хәбәре аның өчен яңалык булган, әмма ул ике яклы булса, Украина аны хуплаячак. "Без әзер һәм аны кабул итәчәкбез", – диде ул.

Мәскәү әлегә бу хакта фикер белдермәде.

Сентябрьдә Трамп белән очрашканнан соң, Зеленский Украинаның Русия энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне туктатырга әзер булуын белдергән иде. Моның шарты: Мәскәү дә Украина энергетикасына һөҗүм итүдән туктарга тиеш.

@azatliqradiosi
😁1
Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган

Казандагы полиция идарәсенең кисәтүләре берничә кешегә юлланган. Азатлык шундый рәсми кәгазьләренең кимендә өч кешегә килүен ачыклады. Хәтер көне уңаеннан урамга чыгу канунны боза дигән рәсми кисәтү татар милли хәрәкәте ветераны Галишан Нуриәхмәткә, элеккеге активист Радик Зиналовка, шагыйрь Фәнил Гыйлеҗевкә килгән.

Галишан Нуриәхмәт тә, башкалар да бу хакта социаль челтәрләрендә язды. "Кичә мин өйдә юк чагында бу кәгазьне калдырганнар", дип яза Галишан Нуриәхмәт. Мондый кисәтүләрне аңа 2024, 2025 елда да китергәннәр иде. Тулырак - түбәндәге язмада.

#Казан
#ХәтерКөне

https://www.azatliq.org/a/33874895.html
❤7👍2
Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. Аны якынча өч атна эчендә яңадан манара башына күтәрергә вәгъдә итәләр.

Ярымайның тарихы нинди? Бу хакта кызыклы язма укырга тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍2❤1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә?

Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кулына 1552нче елның 2 октябрендә төшә. Әмма бу иске көнисәп (календар) буенча. Ә хәзерге чорда бу кайсы көнгә туры килә? Шуны тикшердек.
❤9👍4👎1