Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкорт телендә яңа өч мобил уены тәкъдим ителде

21 октябрьдә "Башкорт теле саклау һәм үстерү оешмасы" башкорт телендә эшләнгән өч яңа мобил кушымтаны тәкъдим итте. Чара "Сәләтлеләр каласы" үсеш һәм иҗат үзәгендә узды.

Башкорт теле фонды "Әлләсе", "Зирәк" һәм "Вордли башҡортса" дип аталган мобил уеннарын ясаткан. Алар башкорт телен өйрәнү, сүз байлыгын арттыруга юнәлгән

📒"Әлләсе" уенында уйнаучыларга башкорт сүзен үзән әйтмичә аңлату кирәк. Уен сүз байлыгын арттыра, фикерне анык җиткерергә өйрәтә. Телне өйрәнүчеләр өчен сүзләрнең урысча тәрҗемәләре һәм башкортча аудиоязмалар да каралган.

📕"Вордли" уены исә, хәрефләр кертеп, уйланылган сүзне эзләп табарга тәкъдим итә. Бу кушымта фикерләү һәм тел белүне таләп итә.

📗"Зирәк" уены тиз фикерләүне һәм тапкырлыкны сыный. Аны башкорт һәм урыс телләрендә уйнап була, ди уен авторлары.

Мобил уеннарга финанслауны Башкортстан башлыгы грантлары фонды тәэмин итте диелә.

🔻Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде.

🔻Азатлык Радиосының Әйдә! Online проектында башкорт телен өйрәнү курсы чыккан иде. Ул телне башлангычтан өйрәнүчеләргә багышлана.

Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.
👍3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Алабуга" махсус икътисади зонасы тирәсендә һава һөҗүменнән саклану позицияләре саны 33кә җиткән 21 октябрьдә иярченнән төшерелгән һәм Азатлык Радиосының урыс хезмәте өйрәнгән сурәттән күренгәнчә, 2026 елның языннан бирле "Герань" тибындагы һөҗүм дроннары…
"Алабуга"да мәҗбүри хезмәткә өч төп төркемне җәлеп итәләр. Бу хакта Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәгенең (CSIS) Джордж Буш институты беләр берлектә ясалган хисабында әйтелә. Тулырак – без әзерләгән рәсемнәрдә.

Күбрәк 👉монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤬2🔥1😱1
Югары Радада кырымтатарлар, кырымчаклар һәм караимнарның вәкиллекле оешмалары турында канун өлгесе теркәлгән

 Бу хакта Украина Югары Радасы депутаты Тамила Ташева хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, канун өлгесе кырымтатар халкы Мәҗлесе башлангычы белән әзерләнгән. Документны эшләүдә Мәҗлес вәкилләре, шул исәптән аның рәисе Рефат Чубаров, халык депутатлары Мостафа Җәмилев һәм Әхтәм Чийгоз, шулай ук Украина Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашкан.

Ташева фикеренчә, канун өлгесен кабул итү Украинаның төп халыклар хокукларын яклау йөкләмәләрен үтәүдә тагын бер адым булачак.

"Кырым оккупациядән азат ителгәннән соң һәм ярымутрауны торгызу барышында мондый һәм башка кораллар аеруча мөһим булачак. Алар ярымутрауны яңадан берләштерүгә һәм халыкның үз туган, ирекле йортын торгызуда чынлап та катнашуына нигез булып хезмәт итәчәк", — диән ул.

📌2021 елның июлендә Украина Югары Радасы "Украинаның төп халыклары турында" канун кабул иткән иде. Ул кырымтатарларны, караимнарны һәм крымчакларны илнең төп халыклары дип таный. Канун аларның мәдәният, мәгариф һәм тел өлкәләрендәге төп хокукларын билгели, шулай ук төп халыкларның вәкиллекле органнарын төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру тәртибен күздә тота.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🔥3❤1
Истанбулда татар почмаклары 🌟

Бу урыннарның кайсыларын беләсез, кайларда булдыгыз?

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤11
Көзге шимбә кичендә "Галиябану" әсәрен тыңларга тәкъдим итәбез.

Аны Әйдә!Online проекты татар телен өйрәнүчеләр өчен махсус әзерләп яздырган.