Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Истанбулда татар почмаклары 🌟 Бу урыннарның кайсыларын беләсез, кайларда булдыгыз? #татарлар @azatliqradiosi
Истанбулда татар почмаклары турында язмабызның икенче өлеше 🌟
Тагын нинди шәһәрләр турында укырга теләр идегез?
#татарлар
@azatliqradiosi

🔥4👍2❤1
❗️️️️️️️Түбән Камага һөҗүм: әлеге сәгатькә ниләр билгеле
15 ноябрь, якшәмбегә каршы төндә Татарстанның Кама аръягына дроннар һөҗүм итте. Төп һөҗүм Түбән Камага туры килде. Рәсмиләр белдерүенчә, өч кеше яраланган, сәнәгать мәйданындагы объектлар һәм күпфатирлы торак йорт зарарланган. Бәйсез чыганаклар һәм Украинаның мониторинг каналлары Европадагы иң эре нефть химиясе ширкәтләренең берсендә янгын чыгуы турында хәбәр итә.
🔸️️️️️Хакимият белдерүе
Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итүенчә, дрон һөҗүме «озак дәвам иткән». Казан кирмәне рәсми мәгълүматына күрә, һәлак булучылар юк, әмма зыян күрүчеләр бар.
🔸️️️️️Кешеләрне эвакуацияләү һәм һөҗүм нәтиҗәләре
Күпфатирлы торак йортка зыян килү сәбәпле, анда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Алар өчен вакытлыча урнашуның ике пункты ачылган.
Һөҗүм шәһәрнең коммуналь инфраструктурасына да тәэсир иткән. «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте җылылык белән тәэмин итүнең иминлеген саклау өчен Түбән Камада кайнар су бирүне вакытлыча, 20:00 сәгатькә кадәр туктаткан.
🔸️️️️️Һөҗүмнең һәдәфләре
Төбәк хакимияте кайсы сәнәгать объектларының зыян күрүен әйтмәде.
Шул ук вакытта Astra, Supernova+, Exilenova+ мониторинг Telegram-каналлары һәм OSINT-аналитиклар һөҗүмнең Европадагы иң эре нефть химиясе предприятиеләренең берсе — «Нижнекамскнефтехим» ширкәтенә ясалуын хәбәр итә. Ул каучук, пластик һәм этилен җитештерә, СИБУР холдингына керә.
Телеграм каналаларында шәһәрдә зур янгын күренгән видеолар чыкты.
Түбән Каманың сәнәгать мәйданында шулай ук «Татнефть»кә караган «ТАНЕКО» нефть эшкәртү ширкәте һәм «ТАИФ-НК» комплексы урнашкан. Алардагы хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр.
Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Түбән Кама һәм Алабуга сәнәгать мәйданнарындагы объектлар дрон һөҗүмнәренә берничә тапкыр дучар булды.
🔸 Русия саклану министрлыгы Татарстан өстендә ничә дрон бәреп төшерелүен төгәл хәбәр итмәде. Шул ук вакытта министрлык хәбәр итүенчә, төн дәвамында Русиянең 12 төбәге, аннексияләнгән Кырым һәм диңгез акваторияләре өстендә һава һөҗүменнән саклану чаралары самолет тибындагы 533 пилотсыз очкычны юк иткән яки тоткарлаган.
🔸️️️️️Русиянең Украинадагы инфраструктура объектларына һөҗүм итүенә җавап итеп, Киев та Русиянең стратегик ширкәтләренә дроннар җибәреп тора.

Telegram
ASTRA
В Татарстане атакован ПАО «Нижнекамскнефтехим», — OSINT-аналитик ASTRA
На кадрах очевидцев виден масштабный пожар в результате удара.
Ранее в Татарстане был введен режим беспилотной опасности. При этом власти пока не сообщали, куда именно могли попасть…

🔥6❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️️️️️️️Түбән Камага һөҗүм: әлеге сәгатькә ниләр билгеле 15 ноябрь, якшәмбегә каршы төндә Татарстанның Кама аръягына дроннар һөҗүм итте. Төп һөҗүм Түбән Камага туры килде. Рәсмиләр белдерүенчә, өч кеше яраланган, сәнәгать мәйданындагы объектлар һәм күпфатирлы…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Түбән Камага бүген иртәнге һөҗүмдә яраланучылар саны алтыга җиткән. Рәсмиләр белдерүенчә, биш кешене табиблар карагач, кайтарып җибәргәннәр, бер кеше хастаханәдә. Ул Росгвардия хезмәткәре диелә.
🔥5😱3😢1
Түбән Камага дрон һөҗүмендә яраланучылар саны җидегә җиткән, шәһәрдә җылы су тәэминәте торгызылган
Түбән Камада дроннарның күпләп һөҗүм итүе нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте.
«Кызганыч, сәнәгать объектларына һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Бүгенге көндә бездә җиде кеше зыян күргән. Аларның алтысына үзәк район хастаханәсе тиз арада кирәкле медицина ярдәме күрсәтте. Росгвардиянең бер хезмәткәре операциядән соң хастаханәдә ята, аңына килде», — дип сөйләгән Беляев.
Шәһәрдә җылыту һәм кайнар су тәэминәтен дә яңадан торгызганнар. Кичә «Татэнерго» системның имин эшләвен тәэмин итү өчен шәһәрдә су бирүне вакытлыча туктаткан иде.
Кичә Татарстанның Кама аръягы төбәгенә дроннар һөҗүм итте. Түбән Камада дроннар торак йортка һәм Нижнекамскнефтехим ширкәтенә эләкте.
Беляев вакытында эвакуация үткәрелү сәбәпле, һәлак булучылар булмады дип белдерде.

🔥2
Бу көннәрдә танылган татар сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура тууына 150 ел тулды. Сембердә туган Акчура – хәзерге Төркиянең идеологларыннан берсе, ул Ататөрекнең киңәшчесе булган.
Тулырак без әзерләгән рәсемнәрдә укыгыз.
#тарих #шәхесләр
@azatliqradiosi
Тулырак без әзерләгән рәсемнәрдә укыгыз.
#тарих #шәхесләр
@azatliqradiosi
👍7❤3🙏2
Европа берлеге Татарстан һәм Башкортстан нефть эшкәртү ширкәтләренә санкцияләр кертте
Европа берлеге шурасы хәбәр итүенчә, санкцияләр исемлегенә барлыгы 12 физик зат һәм 101 юридик зат өстәлгән. Алар арасында Русиянең нефть эшкәртү тармагындагы ширкәтләр, банклар һәм нефть ташучы "күләгә флоты" белән бәйле оешмалар бар.
Яңа чикләүләр Татарстан һәм Башкортстандагы нефть эшкәртү ширкәтләренә дә кагыла. Татарстан белән бәйле исемлектә "ТАИФ-НК", шулай ук "Татнефть" белән бәйле өч ширкәт – "Калмтатнефть", "Татнефть-НАО" һәм "Ямбулойл" бар.
Башкортстаннан санкцияләр исемлегенә "Газпром нефтехим Салават" ширкәте кертелгән. Ул Салават шәһәрендә урнашкан нефть эшкәртү һәм нефть химиясе корылмаларын берләштерә.
Европа берлеге шурасы белдерүенчә, чикләүләр Русиянең сугышны финанслау мөмкинлеген киметү максатыннан кертелә. Брюссель нефть-газ тармагын Русия бюджеты өчен мөһим керем чыганагы дип саный.
Русия хакимияте Көнбатыш чикләүләрен легитим түгел дип атый, ил икътисады эшләвен дәвам итүен һәм чикләүләргә карата "билгеле бер иммунитет" булдыруын белдерә.
"Татнефть"кә бәйле ширкәтләр турында тулырак 👉 монда укый аласыз.

Азатлык Радиосы
Европа берлеге Татарстан һәм Башкортстан нефть эшкәртү ширкәтләренә санкцияләр кертте
Чикләүләр исемлегендә "Татнефть" белән бәйле өч ширкәт, Түбән Камадагы ТАИФ-НК һәм "Газпром нефтехим Салават" бар.
👏2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Франциянең Сен-Дени шәһәре Азат Мифтаховка мактаулы ватандаш исеме бирде 7 ноябрьдә Франциянең Сен-Дени шәһәрендә татар сәяси тоткыны, математик Азат Мифтаховны яклау чарасы узды. Шәһәр мэры аңа мактаулы ватандаш исемен бирде. Бу — Азатка теләктәшлек белдерүнең…
"Сезнең ярдәмегез белән диварлар җимереләчәк". Франциядә Азат Мифтаховны яклау кичәсе ничек узды
Русия сәяси тоткыны, бүген "Полярная сова" төрмәсендә утыручы математик Азат Мифтахов Франциядәге Сен-Дени шәһәренең хөрмәтле ватандашы исеменә лаек булуы турында язган идек. Ләкин Франциядәге чара моның белән генә чикләнмәде.
Кичә Виктор Гюго мәйданындагы ратушаның икенче катында урнашкан тантаналар залында узды. Кичке сигездә башланасы чарага халык сәгать 6да ук килә башлады.
Биредә француз фоторәссамы Ян Вернениның биредә Азат Мифтаховка багышланган "Украина – Русия: тынычлык эзләре, сугыш тамырлары" күргәзмәсе ачылды. Фоторәссам 25 ел дәвамында Русиядә һәм Украинада эшләгән.
Кичәгә хокук яклаучылар, танылган галимнәр килгән иде. Татарча чыгышлар да яңгырады.
Тулы репортажны Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. 👉Сылтама Русиядә VPN-сыз ачыла.

Русия сәяси тоткыны, бүген "Полярная сова" төрмәсендә утыручы математик Азат Мифтахов Франциядәге Сен-Дени шәһәренең хөрмәтле ватандашы исеменә лаек булды. Бу хакта 7 ноябрьдә Мифтаховны яклау тантанасында игълан ителде.
Азатлыкка билгеле булганча, Франция…
Азатлыкка билгеле булганча, Франция…
👍4🔥3❤2
⚡️Салават шәһәренә дрон һөҗүме булган
Украиннарның Exilenova+ һәм Supernova+ күзәтү Telegram-каналлары «Газпром нефтехим Салават» нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм турында хәбәр итә. Astra каналы анализы да моны раслады.
Башкортстан рәсмиләре республика күгендә 50 дрон бәреп төшерелде дип белдерде.
Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты хәбәренчә, дроннар Уфа һәм Салават шәһәрләрендәге сәнәгать мәйданнарына һөҗүм иткән.
Заводлар эшли диелә хәбәрдә.
«Газпром нефтехим Салават» — Русиядәге иң эре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе. Ул Салават шәһәрендә урнашкан. Шәһәр Украина чигеннән 1400 чакрым ераклыкта.
Ширкәт елына 10 миллион тоннага кадәр углеводород чималы эшкәртә. «Газпром» төркеменә кергән ширкәт 150дән артык төрле продукция җитештерә. Алар арасында бензин, дизель ягулыгы, мазут, битум, полиэтилен, стирол һәм аммиак бар.
Элегрәк тә бу ширкәткә дрон һөҗүмнәре ясалган иде. Соңгысы 8 октябрьдә булды.

❗️Мөселман адвокаты Марат Ашимовка ике ел мәҗбүри эш хөкеме чыкты Саранскидагы мәхкәмә аңа шулай ук хезмәт хакының 10 процентын дәүләткә тотып калуны да билгеләде. Моннан тыш, Ашимовка ике ел дәвамында адвокатлык белән шөгыльләнү тыелды. Бу хакта адвокат…
Адвокат Марат Ашимов мәҗбүри эш җәзасыннан азат ителгән
Мордовиянең Ромоданово районы мәхкәмәсе яклау ягының адвокат Марат Ашимовны мәҗбүри эшләр рәвешендә билгеләнгән җәзадан вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итү турындагы үтенечен канәгатьләндергән. Бу хакта адвокат Руслан Нәгаев үзенең телеграм каналында хәбәр итте.
Яклау ягы Ашимовны төп һәм өстәмә җәзаларны үтәүдән дә азат итүне сораган. Әмма мәхкәмә өстәмә җәзага кагылышлы үтенечне кире каккан. Шулай итеп, адвокатлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыю әлегә үз көчендә кала.
Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү нигезендә 2024 елның мартында тоткарланды. Башта өй сагында тотылды, аннары тикшерү изоляторына җибәрелде. Аннары СИЗО белән бәйле булмаган чикләү чарасы билгеләнде.
Былтыр декабрьдә мәхкәмә Ашимовны ике ел мәҗбүри эшләргә хөкем итте. Аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт кеременә тотып калынырга тиеш булды.
Моннан тыш, аңа ике елга адвокатлык эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә өстәмә җәза да билгеләнде.
👉Җинаять эшенең асылы нидән гыйбәрәт? Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.

👍3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Салават шәһәренә дрон һөҗүме булган Украиннарның Exilenova+ һәм Supernova+ күзәтү Telegram-каналлары «Газпром нефтехим Салават» нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм турында хәбәр итә. Astra каналы анализы да моны раслады. Башкортстан рәсмиләре республика күгендә…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Салаватка дрон һөҗүме турында ниләр билгеле.
Уфа депутатлары Рөстәм Шәриповны шәһәрнең яңа башлыгы итеп сайлады
Бүген, 17 ноябрьдә, Уфа шәһәр шурасы депутатлары чираттан тыш утырышта 44 яшьлек Рөстәм Шәриповны шәһәр хакимияте башлыгы итеп билгеләде. Ул быел июньнән бирле мэр вазифаларын вакытлыча башкарды.
Рөстәм Шәриповны 27 депутат хуплаган, икесе тавыш бирүдән тыелып калган. Калган намзәтләр өчен тавыш бирү үткәрелмәгән.
Уфаның элекке хакимият башлыгы Ратмир Мәүлиевне 28 апрельдә тоткарланды. Аны вазифаларыннан хәрәмләшүдә һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләделәр. Мәүлев гаебен танымый.
🔹️️Рөстәм Шәрипов 1982 елның 29 июлендә Башкортстан АССРның Бөрҗән районы Яңа Мөсәт авылында туган. Ул Башкортстан дәүләт университетының Сибай институтын һәм Башкортстан президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
Шәрипов 2009 елдан муниципаль хезмәттә. 2014–2019 елларда Башкортстанның Бөрҗән районы хакимиятен җитәкләгән. 2019–2026 елларда Хәйбулла районы хакимияте башлыгы булган.

❤1👍1🤡1
Русия саклану министрлыгы: 2026 елда контракт нигезендә хәрби хезмәткә җыю планы 89,3 процентка үтәлгән. Илнең иң ерак авыл-шәһәрләрендә дә агитация алып бару эше җәелдерелгән
Бу хакта Русия саклану министры урынбасары, армия генералы Виктор Горемыкин белдергән. Аның сүзләренчә, хәрби хезмәткә сайлап алу пунктлары системасы Русия кораллы көчләрен тулыландыруны тулысынча тәэмин итә.
«Бүгенге көнгә 2026 елда контракт нигезендә хәрби хезмәткә җыю планы 89,3 процентка, ә пилотсыз системнар гаскәрләренә җыю планы 98,7 процентка үтәлгән», — дигән Горемыкин.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта контрактчыларны 87 төбәкнең административ үзәкләрендә урнашкан 96 пунктта җыялар. Алар ерак авылларда яшәүчеләргә мәгълүмат бирү һәм агитация эшләре алып бару өчен кирәкле җиһазлар һәм күчмә комплекслар белән тәэмин ителгән.
Горемыкин әйтүенчә, пилотсыз системнар гаскәрләрен контракт нигезендә хезмәт итүчеләр белән туплыйлар. Кешеләрне башка гаскәр төрләрендә хезмәт итүче хәрбиләр арасыннан да, хәрби хезмәттә булмаган кешеләр арасыннан да сайлап алалар. Хәзер пилотсыз систем гаскәрләрендә 2,1 меңнән артык студент хезмәт итә.
Элегрәк билгеле булганча, быел Татарстан 10-12 мең контракт төзүче бирергә тиеш.
Шул ук вакытта быел аның үзенчәлеге дә бар диелә. Басымны пилотсыз системнар гаскәрләренә ясаячаклар. Һәм монда күбрәк яшьләрне, хәтта студентларны, бигрәк тә техник белемле яки компьютер уеннары белән мавыгучыларны җәлеп итмәкчеләр.
Төрле төбәкләрдән, шул исәптән Башкортстаннан да ирләрне контракт төзәргә мәҗбүр итү турында хәбәрләр килә. Шулай ук армиядә булган егетләргә дә басым ясап килешүгә кул куйдыртырга тырышулар турында билгеле.

Мәшһүр язучы Чыңгыз Айтматов турында Кыргызстан иҗат иткән фильм Русиядә цензурага дучар ителде: аннан Сталин чорында Айтматовның әтисен атып үтерү, күмәк каберләрдә кешеләрнең җәсадләре яткан кадрлары киселде.
Ни өчен Русия золым темасын күтәрмәскә тырыша? Бу хакта без әзерләгән рәсемнәрдә укыгыз 👆
Тулырак бу хакта текст әзерләдек.
#тарих

❤6🔥1