Гыйлем
635 subscribers
620 photos
9 videos
10 files
321 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Һиггс бозоны ничек ачылды

Һиггс бозоны ачылуы хакында 2012 елның 4 нче июлендә ЦЕРН оешмасының матбугат очрашуында игълан иткәннәр иде. Чарада физика галиме Питер Һиггс та катнашты. Ул, чиктән тыш дулкынланып, теориясенең тәҗрибәдә раслануын исән чакта көтмәгәнен, шуңа бик сөенгәнен белдерде. Бер елдан соң Һиггс белән бельгияле Франсуа Энглер 1964 елда ук кисәкчекне фаразлаганнары өчен физика өлкәсендә Нобель бүләген алдылар.

http://giylem.tatar/archives/2497
👍14
📚 Сугыш сәнгате - Сунь-цзы

Хәрби стратегия һәм сәясәткә багышланган борынгы кытай трактаты хәзер татар телендә. Сугыш-көрәшсез дә җиңәргә өйрәтә торган әсәр инде күптәннән үзеңне камилләштерү әдәбияты буларак та кулланыла. АКШ гаскәриләре исә аны мәҗбүри өйрәнә. 2500 ел элек язылган китапның сезгә дә файдасы тияр.

Китап 2018 елда нәшер ителде. Ниһаять, без аны ачык ресурсларга урнаштырырга булдык. Рәхәтләнеп укыгыз! 😉

Проект авторлары - Даниль Әхмәтшин һәм Айдар Шәйхин

Файллар түбәндә🔽
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤31🔥11
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Нәкъ шулай!

🌗төштән соң, 4-тә
💥 "Гыйлем илендә" - "САФ" татарча беренче балалар интернет-радиосы һәм "Гыйлем" үзәгенең уртак проекты
🪐тема - "Венера" планетасы
✨алып баручысы һәм мөхәррире - Айдар Шәйхин
✨монтажлаучы - Айгөл Саттарова

⭐️
saf-radio.ru ⭐️

#сафрадио
#сафбалаларрадиосы
#сафгыйлемилендә
❤17👍12
Тел галиме, татар теленең этимологик сүзлеген төзүче Рифкат Әхмәтьяновның тууына 90 ел. Ул 1933 елның 10 июлендә Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылында туган. 2018 елда вафат.

Галимнең татар этимологиясе турында фикерләрен бүлешәбез:

https://youtu.be/5j1ngQg4BvE
❤23👍4
«Гыйлем»гә, сүз уңаеннан, 9 ел тулды.

2014 елның августында Актанышта, «Бүләк» аланындагы төннәрнең берсендә Ленар абый Хөсәенов белән уйлап табып, башлап та җибәргән идек.

«Гыйлем»гә биниһая күп кешенең көче, тырышлыгы, каләме, малы керде. Азат һәм Ренат Миргаязовларга, Рәдиф абый Җамалетдиновка, Даниль Әхмәтшинга, Гүзәл Шәвәлиевага, Алинә Галиәхмәт-Петровскаяга, Эльвина Зиннәтуллина, Сәрбиназ Шәйхелова, Ләйлә Миңнуллина, Илназ Баһаветдинов, Татфорумга һәм башка бик күпләргә, бихисап изге җаннарга рәхмәтлемен. Кемнәр генә язмады, кемнәр генә тәрҗемә кылмады, катнашлык итмәде бу эшкә!

Аллаһның насыйбы белән, «Гыйлем»нең эше барыбер дәвам итәр, туктамас: Гыйлем чиксез һәм чикләрсез.
❤26👍6🔥1
"Pragyan" Һиндстан айгизәре камерасыннан яңа фотосурәтләре.

Беренче сурәт: 27 аугустта табылган дүрт метр диаметрлы кратер.

Икенче сурәт: Ай йөзендәге ровер эзләре.
❤22👍4
Мөгаен, пессимистлар оптимистларга караганда хаклырактыр. Кешеләр «стакан яртылаш буш» дигәндә, гадәттә, стаканда тигез өлештә су һәм һава барлыгын күз алдында тоталар.

http://giylem.tatar/archives/2571
👍5🔥1
Һади Максудиның тууына 155 ел (1868-1941).
❤30👍8
ТАТАРЧА ЛЕКЦИЯ
"Фатих Әмирхан турында"
Якшәмбе 29.10, 15:00
Ләйсән Медведева, Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре.
Теркәлү: https://yummy-music.timepad.ru/event/2618412/

ЛЕКЦИЯ НА РУССКОМ
«О Фатихе Амирхане»
Суббота 28.10, 13:00
Лена Тябина, старший научный сотрудник литературного музея Габдуллы Тукая.
Регистрация: https://yummy-music.timepad.ru/event/2618042/
❤12😱1
⚡️⚡️⚡️ 4 ноябрь, 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортында «Һарри Поттер һәм Фәлсәфәче ташы» китабыннан Унбишенче бүлекне укыйбыз. Тылсымлы укуга килегез!

Алар караңгы бакча аша уздылар. Невилл һаман шыңшып барды. Һарри нинди җәза булыр икән дип уйлады. Бу ниндидер коточкыч әйбер булыр ахры, Филч аның хәтле сөенмәс иде.

Ай якты булса да, аны болытлар каплап алып, бөтен җирне караңгылыкка күмә барды. Алда Һагридның алачыгы тәрәзәсеннән утлар күренде. Аннары еракта кычкырган тавыш ишетелде.

— Синме ул, Филч? Әйдәгез тизрәк, башларга кирәк.

Һарриның күңеле күтәрелде; аларга Һагрид белән эшләргә туры килсә, бик начар булмаячак. Һарриның җиңел сулап куюы йөзенә чыккандыр, күрәсең, чөнки Филч болай диде:

— Син ул ахмак белән монда уйнап ятырбыз дип уйлыйсыңмы әллә? Ялгышасың, малай, сез хәзер урманга керәчәксез, һәм аннан барыгызның да исән-сау чыгуы икеле.
🔥15🎉2❤1
Һәр елның 10 ноябрендә халыкара оешмалар тынычлык һәм үсеш өчен булган Фән көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең максаты - фән-гыйлемнең җәмгыять тормышында мөһим ролен ассызыклау.

«Әмма башка кыйммәтләр дә бар. Без галимнәр генә түгел, без шулай ук кешеләр дә әле. Без үзебез кебек кешеләргә бәйле булуыбызны оныта алмыйбыз… Бу бәйләнеш — дөньядагы иң көчле бәйләнеш, ул хәтта безне бер-беребез белән бәйләп торучы элемтәләрдән дә көчлерәк. Иң тирән элемтәләр — безне үзебез кебек кешеләр белән бәйләп торучы элемтәләр».
Роберт Оппенһаймер


Котлы булсын!
👍15❤6
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
IPHONE 15 уйнатабыз! 💥

Tatsoft тәрҗемә сервисы, сөйләмне аңлап, тәрҗемә итсен өчен мөмкин кадәр күбрәк сөйләм үрнәкләре тупларга ярдәм ит һәм IPHONE 15 от! 🔥

Конкурста катнашу өчен нибары:

✅ Telegram-ботка сыйфатлы 1000 сөйләм үрнәге җибәрергә
✅ 500 язманы бәяләргә
✅ башка кулланучылар бәяләве буенча югары рейтингка ия булырга
✅ Гамәли семиотика институтының
Telegram-каналына язылырга гына кирәк

Бу шартларны 1 тапкыр үтәү = уенда катнашу өчен 1 билет

Билетлар саны никадәр күбрәк, Сез җиңүгә шулкадәр якынрак 😍

Татар телен үстерүгә үз өлешеңне керт һәм өр-яңа IPHONE от! ❤️‍🔥

Нәтиҗәләр 15 гыйнвар көнне ясалачак ☺️
❤10
Яшүсмер булу –тирә-юньдәге әйберләрне «законлы рәвештә» җимерү генә түгел, ә берникадәр дәрәҗәдә авыр дип саналган биологик үзгәрешләрне дә тою. Әгәр элегрәк үз-үзеңне тиешенчә тоту проблемасы «тәрбия җитмәү», «җәмгыятьтә урын тапмау» яки «психологик яра» белән аңлатылса, соңгы нейробиологик мәгълүматлар буенча, бөтен эш баш миенең үсешендә икән. Яшьләрнең юкка борчылулары һәм билгесезлектә калулары турында The New York Times мәкаләсендә сөйлиләр.


Укырга: http://giylem.tatar/?p=586
🔥10❤3
Forwarded from ТАТФОРУМ
❗️Дуслар, игътибар ❗️

Татар теле Duolingo платформасында! Duolingo кушымтасында көндәлек рәвештә 25 млн артык кеше төрле телләр өйрәнә, гомум укучылар саны 500 миллион! Инглиз телен 100 миллион, Гавайи телен 800 мең, Суахили телен 600 мең, Навахо телен 300 мең кеше өйрәнә.

Татар телен дә бу рәткә өстәп, аны дөньяга җиткерик! Онлайн тавыш бирүдә катнашып, бу мәгълүматны таратыйк! Рәхмәт!

https://www.change.org/p/tatar-language-in-duolingo
🔥26
📖 В фантастическом рассказе «Радио с Памира» (1925 год) Шамиль Усманов описывает в том числе и будущее Казани.

Вот каким он представлял столицу Татарстана в 1937 году:

🔸Она является частью Федерации Советских республик Старого Света (объединяет Европу, Азию и большую часть Африки).
🔸Казань — центр химической промышленности.
🔸Город находится в центре Трансарктического воздушного пути, соединяющего бывшую Британию с бывшей Японией.
🔸Из Казани легко добраться до Стамбула, Индии, Пекина.
🔸На месте Арского поля построен большой центральный аэровокзал.

Вот такой вот татарский ретрофутуризм! О рассказе Ш. Усманова можно узнать подробнее на выставке в Доме татарской книги - филиале Национального музея РТ.

@tatbookhouse
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥15❤3
Аскультура (cубкультура, асмәдәният) төшенчәсе өстенлек итүче мәдәният белән элемтәне өзмәгән, ләкин кайбер мөһим нокталарда аңардан аерылып үсеш алган мәдәният төрен белдерә. Аскультураның чыганагы әгъзаларының яшенә, килеп чыгышына, расасына, икътисади яктан биләгән сыйныфына, җенесенә нигезләнә ала, ә аскультураны билгеләгән элементлар гадәттә шул кешеләрнең эстетик, дини, һөнәри, сәяси һәм җенси карашларын чагылдыра.

http://giylem.tatar/archives/1474
🔥9👍1