Узып баручы атнада чыккан кайбер мәкаләләрне барлыйк. Укырга өлгермәгән булсагыз, ял көннәрендә укый аласыз. Барлык сылтамалар да VPN-сыз ачыла.
🔺"Украинадагы сугышта Русиянең аз санлы халыклары чамасыз күп үлә"
🔺"Бер улыбызны булса да калдырсыннар иде". Себердәге татар авылларына сугыштан табутлар кайта
🔺М-12 юлы: Татарстан отамы, оттырамы?
🔺Байрас Азаматов: "Сугыш бетмичә кайтырга җыенмыйм"
🔺Миңнеханов юлламасы: 1/15 өлеше татарча һәм Путинга тугрылык анты

❤1
Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәнгә бер ел була. Ул вакытта күченгәннәрнең күпмеседер кире кайтырга мәҗбүр булды, ә зур бер өлеше чит илдә яңа тормышка өйрәнергә тырыша.
Шушы бер ел эчендә биш илдә яшәп караган башкорт егете Байрас Азаматов, мәсәлән, хәзер үзе яшәгән Казакъстанда мәктәп балалары өчен өстәмә белем үзәген үстерә.
Интервьюны тулысы белән Азатлык сайтына укыгыз:
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

❤4🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 17 сентябрь, якшәмбе. Әлеге сәгатькә булган хәбәрләрне барлыйк.
🔺Якшәмбе иртән Русия армиясе Украинага ракет һәм дроннар белән һөҗүм иткән. Нигездә һөҗүмнәр Одесса өлкәсенә ясалган. 12 дрон бәреп төшерелгән. Һөҗүм вакытында Одесса өлкәсенең бер авыл хуҗалыгы ширкәтенә зыян килгән. Хәзер анда коткаручылар эшли.
🔺Төнлә Мәскәүгә дә дроннар һөҗүме булган. Шәһәр мэры Сергей Собянин хәбәр итүенчә, дроннарның берсе Мәскәү өлкәсе Раменскоеда, тагын берсе Истра шәһәр бүлгесендә Русиянең һава һөҗүменнән саклану көчләре (ПВО) белән бәреп төшерелгән. Зыян күрүчеләр юк диелә.
🔺Шулай ук сәгать 3.50дә Орел шәһәренә дә дрон төшкән. Бу хакта өлкә губернаторы хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дрон Железнодорожный районда кешеләр яшәми торган җирдә төшкән. Русия ягы дроннарны Украина җибәрә дип белдерә, Киев бу һөҗүмнәр турында аңлатма бирми.
🔺Мәскәүнең Внуково, Домодедово һәм Шереметьево һава аланнары очышлар өчен ябылган. “Келәм” (“Ковер”) планы игълан ителгән. Утыздан артык рейс тоткарланган.
🔺Кичә Воронеж өлкәсе Россоши шәһәрендә гранат шартлап өч хәрби һәлак булган. "Осторожно новости" язуынча, шартлау биш хәрби яшәгән шәхси йортта була. Беренчел мәгълүматларга караганда, хәрбиләр үзара ызгышканда аларның берсе гранат шартлаткан. Ике хәрби хастаханәгә салынган.
🔺94 яшендә СССРның дәүләт бүләге лауреаты, шагыйрь Николай Добронравов вафат булган. Добронравов "Надежда", "Птица счастья", "Трус не играет в хоккей" һәм башка бик күп җырларның сүзләрен язган. Аларның күбесен ул тормыш иптәше, композитор Александра Пахмутова белән иҗат итте.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белә калыгыз.
@azatliqradiosi

👍2🔥2✍1
Бурят активисты Мария Вьюшкова Украина сугышында Русиянең этник төркемнәренең чамадан күбрәк үлүен өйрәнә.
Берничә ай элек Кэмбридж университеты чыгарган "Inner Asia" журналында Вьюшкова һәм Евгений Шерхонов авторлыгында "Русиянең 2022 елда Украинага һөҗүмендә этник азчылыклар югалтулары" дип аталган мәкаләсе басылды.
Галимә этник төркемнәр югалтуларын ничек саный һәм милли азчылыклар сугышта чыннан да урысларга караганда күбрәк үләме? Бу хакта тулырак монда укый аласыз.

👍1🤔1
Кырымда кырымтатар атамаларын читтәге урамнарга бирү, һәйкәлләрне почмакларга урнаштыру дәвам итә
🔸Танылган шагыйрь һәм галим Бекир Чобан-заде исеме Акмәчет читендә урнашкан Петровские скалы бистәсенең читтәге бер урамына бирелде.
🔸Заманында Карасубазар шәһәре башлыгы булган, II Дәүләт думасы депутаты, мөселман фракциясе сәркатибе Абдурешит Медиев һәйкәлен дә Луначарский урамындагы бер абзар эченә урнаштырырга мәҗбүр иткәннәр.
🔸Ике тапкыр совет каһарманы Аметхан Солтан һәйкәле урынын 2009 елда Акмәчет шәһәр хакимияте үзе билгелгән мәйдан үзәгеннән 2020 елда Пионерский урамы почмагына күчерделәр. Каршы язылган хатлар да ярдәм итмәде.
🔸Дини гыйбадәтханәләр дә Кырымда шул принцип нигезендә төзелә. Акмәчеттә төзелеше тәмамланып килгән Кырымның иң зур мәчете шәһәр читендә салынса, Александр Невский чиркәве иң үзәктә, Кырым Дәүләт шурасы каршында инде күптән төзелде.
Кырымтатар җәмәгатьчелеге гәдәткә әверелеп барган мондый хәлләр белән риза түгел. Кырымда мондый карарлар артында кем һәм нәрсә тора?
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Кырымда кырымтатар атамаларын читтәге урамнарга бирү, һәйкәлләрне почмакларга урнаштыру дәвам итә
Танылган шагыйрь һәм галим Бекир Чобан-заде исеме Акмәчет читендә урнашкан Петровские скалы бистәсенең читтәге бер урамына бирелде. Кырымтатар җәмәгатьчелеге гәдәткә әверелеп барган мондый хәлләр белән риза түгел. Кырымда мондый карарлар артында кем һәм нәрсә…
😱6👍1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырымда кырымтатар атамаларын читтәге урамнарга бирү, һәйкәлләрне почмакларга урнаштыру дәвам итә 🔸Танылган шагыйрь һәм галим Бекир Чобан-заде исеме Акмәчет читендә урнашкан Петровские скалы бистәсенең читтәге бер урамына бирелде. 🔸Заманында Карасубазар…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
👆Казанның үзендә дә татар оешмаларыннан биналарын тартып алу, татар үзәкләре булып эшләгән җәмәгать урыннарын юкка чыгарып барулары ачык күренә.
Азатлык бу хакта видео әзерләгән иде.
@azatliqradiosi
Азатлык бу хакта видео әзерләгән иде.
@azatliqradiosi
🤬7😢5🤔1
Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын Русиягә сәфәрен тәмамлады
Аның поезды Төньяк Кореяга Артом-Приморский-1 станциясеннән китте, дип хәбәр итә Русиянең дәүләт мәгълүмат чаралары.
Төньяк Корея лидерының Русиягә алты көнлек сәфәре кысаларында ике ил арасында рәсми килешүләр төзелмәде. Һәрхәлдә ике яклы документларны имзалау турында хәбәр ителмәде.
▪️Көнбатыш күзләүләре берничә тапкыр җиткерүенчә, Русия Украинага каршы сугышында корея сугыш кораллары һәм снарядлары запасларын кулланырга исәп тота.

🔥2🤡2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанның Учалы районында Украинадагы сугышка киткән ирнең туганнары аның җәсәден кайтара алмауга зарлана. 32 яшьлек Айрат Махиянов сугышка Салават шәһәрендәге төзәтү колониясеннән киткән булган, дип җиткерә "Пруфы". Хәрбинең апасы әйтүенчә, инвалидлыгы…
Башкортстаннан Украина сугышында һәлак булган 32 яшьлек Айрат Махиянов Учалы районы Чураман авылында җирләнгән.
Элегрәк ирнең туганнары аның җәсәден кайтара алмауга зарланган иде.
Махиянов сугышка Салават шәһәрендәге төзәтү колониясеннән киткән булган, дип язды "Пруфы". Быел апрель аенда ул саклану министрлыгы белән контракт төзегән.
Хәрбинең апасы әйтүенчә, Айратның инвалидлыгы булган. Соңгы тапкыр 23 августта элемтәгә чыккан һәм "өч көнгә куркыныч сугышка китәм" дип әйткән.
Безнең хисапларга күрә Русия башлаган сугышта Учалы районыннын 41 кеше һәлак булган.
Бүген сугышның 571нче көне.
#Башкортстан

VK
Учалинская газета
В Сураманово простились с Айратом Агламовичем Махияновым, погибшим в ходе специальной военной операции.
Айрат Махиянов родился Сураманово в 1991 году. Школу окончил в родной деревне, затем учился в СПТУ. В апреле 2023 года заключил контракт с Министерством…

🔥1🎉1🕊1
Русиянең Nordwind һава ширкәте юлчыларны татарча да сәламли, ишеткәнегез булдымы?
"Безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт. Очыш сезнең күңелләрегезгә хуш килсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт", ди алар юлчыларга.
Узган ел Nordwind һава ширкәте Казан рейсларында 500 мең юлчыга хезмәт күрсәткән.
Элек "ЮВТ-Аэро" һава ширкәте дә татарча сәламли иде, хәзер ничек икән? Гомумән тагын кайсы һава ширкәтләре татарча сәламли яки хезмәт күрсәтә, беләсезме?
#Татарстан

Telegram
Казань с огоньком
Вот так авиакомпания Nordwind теперь приветствует пассажиров на татарском языке
👍27❤5❤🔥2🔥1🤗1
Татарстанның Тукай, Зәй, Сарман, Мамадыш һәм Саба районнарында соңгы елларда тискәре демография күзәтелә.
Хәтта Чаллы шәһәрен "чолгап алган" Тукай районында да үлемнәр, туучыларга караганда, 55 процентка күбрәк. Зәй, Сарман, Мамадыш районнарында хәлләр күпкә фаҗигалерәк кебек күренә. Туучылар, үлүчеләргә караганда, ике тапкырга азрак. Азатлык татарлар күпләп яшәгән районнарга күзәтү ясаган иде.
Тулырак ➡️монда укый аласыз.

😢6👍1
👆Халык санына күзәтү ясаганда, шунысы ачык күренә: татар районнарында татарлар өлеше елдан-ел кими, урыслар саны исә, тизрәк арта яисә акрынрак кими.
Әйтик, соңгы ярты гасыр эчендә Тукай районында татарлар өлеше 81дән 67,9 процентка төшкән, урыслар 18дән 28,2 процентка арткан. Сарман районында татарлар 6,6 процентка кимесә, урыслар 3,5 процентка арткан. Шундый ук хәл Сабада да күзәтелә: татарларның гомум саны кимегән вакытта, урыс милләте вәкилләре 16 процентка үскән. Бары Зәй районында гына урысларның саны кимүе теркәлгән.

😢7🤬4
Быел Татарстанда ачылган 11 яңа мәктәптә дә татар сыйныфлары булдырылган.
Шул ук вакытта соңгы биш елда төзелгән мәктәпләрнең өчтән берендә генә милли сыйныфлар ачылган.
"2019-2023 елларда төзелгән 45 мәктәпнең 16сында туган телдә белем бирүче сыйныфлар ачылды. Агымдагы елда туган телдә белем бирүче сыйныфлар Арча, Биектау, Әлки районнарында һәм Казанның 2 мәктәбендә оештырылды", диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Һадиуллин: "Быел төзелгән һәр мәктәптә дә татар сыйныфлары ачылды"
Шул ук вакытта соңгы биш елда төзелгән 45 мәктәпнең 16сында гына туган телдә белем бирүче сыйныфлары ачылган.
👍6❤1🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 18 сентябрь, дүшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.
🔸Русия армиясе Украинаның Одесса һәм Николаев өлкәләренә һөҗүм иткән. Бу хакта Украина һава көчләре хәбәр итә. 24 дронның 18ен һава һөҗүменнән саклану көчләре бәреп төшергән.
🔸Украина хәрбиләре якшәмбе көнне Донецки өлкәсе Клещеевка авылын азат итү турында белдергән иде, әмма бүген Украина кораллы көчләре баш штабы авыл өчен көрәш әле дәвам итә дип әйтте. Әлеге авыл Русия басып алган Бахмутның көньягында урнашкан. Клещеевка өчен көрәш берничә ай бара. Авыл тулысынча җимерелгән.
🔸Русиянең Украинага каршы сугышы якын арада гына бетмәячәк. Бу турыда Германиянең Welt басмасына биргән интервьюсында НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг әйтте. Аның сүзләренчә, хәрби берлек илләренең барысы да тизрәк тынычлык урнашуын тели, әмма Украина сугышны туктатса, ул ил буларак юкка чыгачак.
🔸Одесса өлкәсе Черноморски портына Кара диңгезнең коридоры аша ашлык алу өчен ике кораб килгән. Палау байрагы астындагы Resilient Africa һәм Aroyat кораблары Африка һәм Азия илләре өчен 20 мең тоннага якын ашлык алып чыгарга тиеш. Кайту юлында кораблар Украина ярлары, аннары Румыния һәм Болгарстан аша узачак. Гомумән алганда, июль урталарында Русия ашлык килешүеннән чыкканнан соң, әлеге юлдан биш кораб ашлык алып чыккан.
🔸2024 ел азагында Казанның Кабан арты мәчете өч елга реконструкциягә ябылачак. Бу хакта мәчетнең яңа имамы Равил Зөфәровка сылтанып "БИЗНЕС Online» яза. Төзекләндерү барган чорда намазлар мәчет янындагы мәдрәсә бинасында укылачак.
Әлегә шулар. Көн дәвамында бергә булыйк! Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

👍2✍1