Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Киров өлкәсе мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховның апелляциясен кире какты. Мифтаховны 3 ноябрьгә кадәр сак астына калу карары шикаять ителгән иде. Азатны 4 сентябрьдә колониядә утыру мөддәтен тутырып иреккә чыгу белән тоткарладылар. Яңа җинаять эшен …
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Азат Мифтаховка 26 мең евролык компенсация түләнергә тиеш дигән карар чыгарды.
Мәхкәмә математик 2019 елның февралендә тоткарлангач та полиция тарафыннан җәзаланган дип саный.
Мифтахов сүзләренчә, аны кыйнаганнар, шөреп боргыч белән җәзалаганнар, шулай ук, бу корал белән сине мыскыл итәбез дип куркытканнар. Шул рәвешле полиция хезмәткәрләре Мифтаховтан шартлаткыч ясаганын тануын таләп иткәннәр.
Шуннан соң бер атна узгач, Азат Мифтаховны "Бердәм Русия" фиркасе офисында тәрәзә ватуда гаепләделәр. Нәтиҗәдә Татарстанда туып үскән егет 6 ел колониягә хөкем ителде.
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе фикеренчә, Русия хакимиятләре Мифтаховның гадел мәхкәмәгә булган хокукын бозган.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🔥3👍2🤬1🌚1
Думада мобилизацияләнгәннәр өйләренә сугыш бетмичә кайтмаячак дип белдерделәр.
“Бернинди ротация дә каралмаган. Аларга һәр алты ай хезмәттән соң ял каралган, хәзер алар шул ялларына кайта да”, дип белдергән Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов (фотода).
Шул ук вакытта депутат юлга киткән вакыт ялга керми дип искәрткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤬4😢2😱1🤮1
Киевта Халыкара җинаять мәхкәмәсенең кыр офисы эшли башлаган.
Ул Украинада кылынган хәрби җинаятьләрне шушында ук карый торган булачак. Мәхкәмәнең штаб-фатиры Һаагада урнашкан. Офис Украина прокуратурасы белән бергә эшлиячәк.
Илнең баш прокуроры Андрей Костин Халыкара җинаять мәхкәмәсенең эшчәнлеген югары бәяли. Әлеге мәхкәмә, мәсәлән, Русия президенты Владимир Путин һәм Русиянең бала хокуклары буенча вәкиле Мария Львова-Белованы кулга алу ордерын чыгарган: Путин белән Львова-Белова украин балаларын көчләп Русиягә алып китү эшен оештыру һәм бу эштә катнашуда шикләнелә.
"Безне бер максат берләштерә: агрессорның кылган җинаятьләре өчен гадел җәза алуын телибез", ди Костин.
Украинаның Баш прокуратурасы инде 104 меңнән артык хәрби җинаять теркәгән, аларның саны көн саен арта.
Русия Украинаның басып алган җирләренә Халыкара җинаять мәхкәмәсе вәкилләрен кертми.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 569нчы көне.

👍2✍1🔥1
Русиянең Украинага каршы сугышында милли азчылык вәкилләренең катнашуын өйрәнүче Мария Вьюшкова белән әңгәмәнең икенче өлешен тәкъдим итәбез.
Этник азчылыкларның сугышта диспропорциональ рәвештә күпләп үлүе – Путин режимының чираттагы җинаяте, дип саный ул.
Әңгәмәне тулысынча монда укып була, ачылмаса, монда басыгыз.

🔥4👍3😢2✍1
Сахалиндагы мәхкәмә Украинада сугышудан баш тарткан хәрбине 13 ел колониягә хөкем итте.
Элегрәк аны Луһански “халык республикасы”ндагы сугышудан бар тартучылар өчен лагерьдә тоткан булганнар диелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Элегрәк аны Луһански “халык республикасы”ндагы сугышудан бар тартучылар өчен лагерьдә тоткан булганнар диелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🔥2🤬1
📚Бүген — җомга бит әле, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!
Бүген ул — шура сүзе. Мәсәлән, Татарстан Дәүләтсоветы шурасы, диләр.
Бу сүзне кулланасызмы?
@azatliqradiosi
#азатлыксүзлеге
Бүген ул — шура сүзе. Мәсәлән, Татарстан Дәүләт
Бу сүзне кулланасызмы?
@azatliqradiosi
#азатлыксүзлеге
👍8🔥2❤1🤗1
❗️"Ят агентлар" исемлегендә яңа шәхесләр:
🔸 Илья Шепелин, журналист
🔸 Станислав Белковский, публицист
🔸 Кирилл Седов, журналист
🔸 Евгений Кочегин, активист
🔸Юрий Федоров, хәрби белгеч
🔸 Илья Шепелин, журналист
🔸 Станислав Белковский, публицист
🔸 Кирилл Седов, журналист
🔸 Евгений Кочегин, активист
🔸Юрий Федоров, хәрби белгеч
👎2🔥1🤬1
Бүген Татар Википедиясенә 20 ел тулды.
Википедиядә татар телендә иң беренче мәкалә нәкъ менә 15 сентябрьдә — 2003 елда — басылган. Хәзер Татарча Википедиядә 500 648 мәкалә бар.
Чагыштыру өчен: Урысча Википедиядә — 2 миллионга якын, Инглизчәсендә — 6,7 млн, Чех Википедиясендә 530 мең мәкалә бар.
Шунысы кызык: Татарча Википедия латин язуында эшли башлый, соңыннан гына кириллчага да күчә. Бүген Татар Википедиясендә латин һәм кирилл язулы мәкаләләр — тигезхокуклы.
Ә сез Википедияне татар телендә укыйсызмы?

👍31🔥10❤1🤗1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 16 сентябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын Владивостокның Кневичи аэродромына килгән. Анда аны Русия саклану министры Сергей Шойгу каршы алган. Аерым алганда, Ким Чен Ынга "Кинжал" ракет комплексын, Казанда җитешетерлгән Ту-214 очкычын күрсәткәннәр.
🔸15 сентябрьдә актер Вячеслав Гришечкин вафат булган. Аңа 62 яшь иде. Актер 170ләп фильмда төште, алар арасында "Солдаты", "Счастливы вместе", "Бригада" сериаллары бар.
🔸Калуга һәм Тверь өлкәләре күгендә ике дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте Русия саклану министрлыгы.
🔸Нобель премиясе күләме 1 млн швед кронасына арта (84 мең евро тирәсе). Шулай итеп, бүләкнең бәясе быел 11 млн крона (922 мең евродан артыграк) торачак. Лауреатларны 2 октябрьдә игълан итә башлаячаклар. Нобель атнасы Стокһольм һәм Ослода октябрь башында узачак.
🔸Казанда 17 сентябрьдә исерткеч эчемлекләр сату чикләнә. Бу Казанның "Рубин" һәм Петербургның "Зенит" такымнары арасында футбол ярышы уздыру белән бәйле. Исерткеч эчемлекләр "Ак барс арена" стадионы тирәсендә, шәһәр үзәгендә һәм Университетская урамында урнашкан кибетләрдә сатылмаячак.
🔸Башкортстанның вице-премьеры Илшат Таҗетитдинов вазифасыннан китә. 4 октябрьдән соң Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтайга даими нигездә эшләүче депутат булып китәчәк дип яза РБК.

👍4✍2❤2
Мәскәү көймәләрендә татар көйләре. 70 яшьлек музыкант Нәгыйм Миңтаһиров круизларда уйнап акча эшли
Тумышы белән Пермьнән булган Нәгыйм Миңтаһиров җәйләрен круиз көймәләрдә йөреп акча эшли, ә сезон ябылгач, кафе-рестораннарда, төрле чараларда катнашып гомер кичерә.
Азатлыкка ул башка милләт кешеләре татар мәдәниятен ничек кабул итүен, татарлыкны саклау турында сөйләде.
— Пенсия аз: уртача унөч мең сум. Эшләргә туры килә. Мине шул коткара – минем Пермьдә популярлыгым зур, минем музыкага ихтыяҗ бар. Бәлки, минем репертуар татарча-русча-көнбатыш популяр музыка булганга, моның өстенә уйныймын да, жырлыймын да. Пермь каласы – зур кала, эш табылып тора. Мәдәният йортларына, кафе-рестораннарга, курортларга, юбилей-туйларда, корпоративларга мине һәрдаим чакырып торалар. Үземнң диджей-аппаратурам бар. Җылы көннәрдә урам музыканты булып та эшләүдән дә тартынып тормыйм. Бер айга уртача 30-60 мең сум эшләп алам. Миңа яшәргә җитә.
Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
Мәскәү көймәләрендә татар көйләре. 70 яшьлек музыкант Нәгыйм Миңтаһиров круизларда уйнап акча эшли
Нәгыйм Миңтаһиров җәйләрен круиз көймәләрдә йөреп акча эшли, ә сезон ябылгач, кафе-рестораннарда, төрле чараларда катнашып гомер кичерә. Азатлыкка ул башка милләт кешеләре татар мәдәниятен ничек кабул итүен, татарлыкны саклау турында сөйләде. Урыс телле мохиттә…
❤9🔥5👍1
"Бердәм Русия" Башкортстан парламенты рәислегенә янә Константин Толкачевны тәкълим итә.
Фирканең Башкортстан бүлеге конференциясендә Толкачевны яклап күпчелек делегат тавыш биргән.
Толкачев намзәтен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән.
▪️Русия Украинага каршы сугыш алып бару шартларында илдә 10 сентябрьдә сайлаулар узды. Бу көнне Башкортстан парламентына депутатлар да сайланды.
▪️Хокук яклаучылар һәм сәясәт белгечләре бу сайлауларны "чистартылган басуда" альтернативасыз узган сайлаулар дип атады. Бәйсез күзәтүчеләр илдә калмады диярлек, аларга җинаять эшләре ачылды, күпләре чит илләргә китте.
▪️Константин Толкачев Башкортстан парламентын 1999 елдан бирле җитәкли. Аңа 70 яшь.

👎5👏1🤡1
"Балалар" башкорт мультфильмының яңа серияләрен чыгару һәм татарчага тәрҗемә итү өчен акчаны краудфандинг ярдәмендә җыймакчылар
Әлеге проектның идея авторы Илдар Киньябулатов Азатлыкка сөйләвенчә, бу кампания кысаларында авторлар, ким дигәндә, 2-3 яңа серия җитәрлек акча җәлеп итәргә планлаштыра.
Әлеге серияләрне татар телендә дә чыгарырга телиләр, ә соңрак кайбер башка телләргә дә тәрҗемә итү уйлары бар.
"Балалар" – 5 минутлык кыска мультфильмнар, аларның һәр сериясе балалар өчен төрле кызыклы һәм файдалы темаларга багышланган.
▪️Дәүләттән милли проектларга ярдәм әз булганлыктан, тел активистлары үз проектлары өчен акчаның бер өлешен краудфандинг ысулы белән, яки халыктан җыя. "Яшел китап" басмасы, "Микулай" фильмы һәм башка кайбер проектлар өчен шул исәптән краудфандинг кулланылды.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

❤11👍1
Malsi Music һәм MOÑ такымы әзерләгән "Чисто Чиста" дип аталган клипны күрдегезме әле? Кичә музыкаль платформаларда чыкты.
Видео Буа районының Яна Чәкчап авылында төшерелгән. Видеода Яна Чәкчап һәм Тәүгелде авылы үсмерләре.
Быел җәй башында музыкант Ислам Вәлиев (Malsi Music), биюче Нурбәк Батулла һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина "Видимо-невидимо" театр лабораториясе кысаларында ике атна дәвамында әлеге балаларга остаханәләр уздырган. Укучылар үзләре турында спектакль куйган, шул арада диктофонга семпллар яздырган һәм клипта төшкән.
Видео ошадымы?

YouTube
Malsi Music - Чисто Чиста // премьера клипа
Оператор / монтаж - Кирилл Янковский.
Ссылка на трек: https://band.link/chisto_chista
В начале лета мы с Нурбеком Батуллой и Йолдыз Миннуллиной почти две недели провели в татарской деревне "Новые Чечкабы" в Татарстане. Там мы с местными школьниками создали…

❤7👍1🔥1🤔1🌚1