Олы террор һәм язмышлар. Татарны яклаучы, "әтисе һәм әнисе өчен" утырып чыккан Лев Гумилев
Тарихчы, географ һәм этнолог Лев Николай улы Гумилев -үзен "гомер буе татарларны яклаган" кеше дип атаган. Гумилев пассионарлык теориясен булдыра. Бу теория аерым кешеләрне яки тулы бер халыкны рухландыручы иррациональ көч турында. Һәм кайчакта әлеге көч аларга зыянга да эшләргә мөмкин.
Аны дүрт тапкыр кулга алалар. Кимендә ике тапкыр ул чак кына үлми кала. Берсендә сәке астында яткан килеш, иптәшләренең шул сәкедән асылынып төшкән аякларына карый да, "Ни өчен Александр Македонский Үзәк Азиягә яуга барган?" дигән сорауга җавап эзли башлый. Ул чакта, нинди хәлдә булуын исәпкә алганда, аның мондый сорауга бирелүе бик сәер була...
Азатлыкта Лев Гумилев турында зур материал чыкты:
👉Төп сайтта укыгыз.
👉Көзге сылтама, VPN кирәкми.

Азатлык Радиосы
Олы террор һәм язмышлар. Татарны яклаучы, "әтисе һәм әнисе өчен" утырып чыккан Лев Гумилев
Аны дүрт тапкыр кулга алалар. Кимендә ике тапкыр ул чак кына үлми кала. Берсендә сәке астында яткан килеш, иптәшләренең шул сәкедән асылынып төшкән аякларына карый да, "Ни өчен Александр Македонский Үзәк Азиягә яуга барган?" дигән сорауга җавап эзли башлый.…
❤🔥8🔥2👍1🤡1
Европа берлеге Грузия интеграциясе процессын туктатып тора
Бу хакта Европа берлегенең Грузиядәге илчесе Павел Герчинский әйтте.
Аның сүзләренчә, Европа берлеге лидерлары Грузиянең хәзерге хөкүмәтенең ниятләрен аңламый. Герчинский Грузиядә кабул ителгән "Чит ил йогынтысының үтәкүренмәлеге турындагы" канунны искә алды. Ул Европа берлегенә керү юлында Грузиянең башка казанышлары булса да, бу канун - артка таба бер адым диде.
Европа берлеге Грузиянең саклануы өчен дип бүленгән 30 миллион евроны туңдырган. "Бу - беренче адым гына", ди Герчинский.
🔺Грузия Европа берлегенә намзәт статусын 2023 елның декабрендә алды. Әмма "ят агентлар" канунын кабул итү зур каршылыклар тудырды. Тәнкыйтьчеләр моны Русиядәге "ят агентлар" кануны белән тиңләштерә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

✍5❤1
Җир шарындагы иң зур сазлык яна, меңләгән хайван үлә
Көньяк Америкада урнашкан Пантанал сазлыгы ут эчендә. Меңләгән хайван үлә, хастаханәләр тын юлы авырулары белән килгән хасталар белән тулган. Сазлыкның күп өлеше Бразилиядә урнашкан.
Пантаналда ике мең төрдән артык үсемлек үсә, хайваннарның дистә меңнән артык төре яши. Шулар арасында үлеп баручылар рәтенә керә торган гигант кама (выдра), сазлык боланнары да бар.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
#дөнья
@azatliqradiosi

😭3🤯1😱1
Украина рәсмиләре әйтүенчә, 8 июльдә Русия хәрбиләре Украина шәһәрләренә 40лап ракет җибәргән, нәтиҗәдә 30лап кеше һәлак булган, Киевта балалар хастаханәсе җимерелгән.
Киев мэры Виталий Кличко бу һөҗүм 28 айлык сугышта шәһәргә "иң каты һөҗүмнәрнең берсе" дип белдерде.
Русия Саклану министрлыгы Киевның сивил инфраструктурасына ясалган һөҗүмнәрне "уйдырма" дип атады.
Безнең сайтта бу һөҗүм нәтиҗәләрен күрә аласыз.
#сугыш

😢5❤2👍1
Татарстан мөфтие дини киемнән йөрүне тыючы канунга каршы чыкты
Бу хактагы белдерүен Камил Сәмигуллин үзенең Telegram-каналында чыгарды. Ул "мөселманнарга каршы канун өлгесен ачыктан-ачык алга сөрүче" депутатка фронтка, солдатлар янына барып кайтырга тәкъдим итә.
— Яки [аңа] Мәскәүдән читкә чыгып, Русиянең төрле төбәкләрендәге күп милләтләр һәм дини традицияләр белән булса да танышыргадыр? — ди мөфти.
2 июльдә Русия Думасы депутаты Владислав Даванков җәмәгать урыннарында һәм белем йортларында дини кием киюгә чикләүләр кертү турындагы федераль канун өлгесен тәкъдим итте.
Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

💯8👍4👎1😁1
Русия Украинага басып кергәннән бирле журналист Фәридә Корбангалиева Путин режимы кылган җинаятьләр турында курыкмыйча яза. Бу җавапсыз калмады, Русия хакимияте аннан дошман ясады, террорчы һәм экстремист дип атады. Ул моны ничек кабул итте, тормышы ничек үзгәрде?
"Idel.Реалии" әзерләгән әңгәмәнең мөһим өлешләрен тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi
"Idel.Реалии" әзерләгән әңгәмәнең мөһим өлешләрен тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi
👍6❤2
Опозиция сәясәтче Юлия Навальнаяны читтән торып кулга алу карары чыгарылды
Карарны Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе чыгарды. Навальная экстремистик оешмада катнашуда гаепләнә. Ул эзләүгә бирелгән диелә.
Хәзерге вакытта Навальная Русиядән читтә яши. Алексей Навальный һәм аның тарафдарларына каршы экстремистик оешма төзү гаепләве белән җинаять эшләре 2021 елның сентябреннән бирле ачыла.

😢4🤮4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украина рәсмиләре әйтүенчә, 8 июльдә Русия хәрбиләре Украина шәһәрләренә 40лап ракет җибәргән, нәтиҗәдә 30лап кеше һәлак булган, Киевта балалар хастаханәсе җимерелгән. Киев мэры Виталий Кличко бу һөҗүм 28 айлык сугышта шәһәргә "иң каты һөҗүмнәрнең берсе"…
БМО Киевтагы хастаханәгә Русия гаскәре ракеты төшкән булу ихтималы зур диде
БМОның мониторинг миссиясе белдерүенчә, видеоязмалар һәм урынга бирелгән бәяләмәләр хастаханәгә Украинаның һава һөҗүменнән саклану ракеты түгел, ә Русия хәрбиләре очырткан ракет килеп эләккән дип күрсәтә.
Элегрәк Русия хакимиятләре моны Украина ракеты дип ышандырырга тырышты.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
@azatliqradiosi
БМОның мониторинг миссиясе белдерүенчә, видеоязмалар һәм урынга бирелгән бәяләмәләр хастаханәгә Украинаның һава һөҗүменнән саклану ракеты түгел, ә Русия хәрбиләре очырткан ракет килеп эләккән дип күрсәтә.
Элегрәк Русия хакимиятләре моны Украина ракеты дип ышандырырга тырышты.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
@azatliqradiosi
👍1
Татарстанда батып үлүчеләр саны арткан
Бу ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 39 кеше батып үлгән. Былтыргы шушы ук чор белән чагыштырганда бу 20 кешегә күбрәк.
Үлемнәрнең яртысы – исерек килеш су коену аркасында.
Шул ук вакытта батып үлүчеләрнең артуына эссе һава торышы да сәбәпче – кешеләр яр буйларына барырга мәҗбүр.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.
#Татарстан

😢6