Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Европа футбол беренчелегендә бу атнада чирек финал уеннары узды.

Чемпионат башындагы 24 илдән иң көчле 4 ил калды. Киләсе атна ярым финал уеннарында Испания белән Франция һәм Англия белән Нидерланд уйнаячак. Төп игътибар әлбәттә уеннарга, ләкин җанатарлар арасындагы бәйрәм рухы, аларның үз такымнары өчен бар көчен биреп җан атуы онытылмас мизгелләр бүләк итә. Бүген сезгә шул рухны чагылдырган сурәтләр тәкъдим итәбез.

Башка фотогалереяларны безнең архивта карый аласыз.

@azatliqradiosi
👍2🔥2🫡1
Франция парламент сайлавында беренчел нәтиҗәләр: үтә уңчылар җиңү яулый алмаган

Иң күп тавышны сулчыларның коалициясе, "Яңа халык фронты" алган. Алар парламентта 175тән 205 урынга кадәр дәгъва кыла. Икенче урында Франция президенты Эммануэль Макрон яклы коалиция бара, аларга 150-175 урын фаразлыйлар.

Беренче турда беренче булып барган үтә уңчыларның "Милли бердәмлек" фиркасе сайлауны өченче урында тәмамлый. Алар 115-150 урынга дәгъва итә, дип яза BFMTV каналы. Франция парламентында барлыгы 577 депутат утыра.

Шулай итеп, бер фирка дә күпчелекне яулый алмаган һәм үзе генә хөкүмәт оештыра алмый.

"Милли бердәмлек"нең рәсми булмаган җитәкчесе Марин Ле Пен элегрәк фирканең җиңү яулау һәм хөкүмәт оештыру очрагында Украинага француз кораллары белән Русия территориясенә һөҗүм итәргә рөхсәт бирмәячәген белдергән иде.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.
👍3😁3🤔3😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Азатлык үз эшен дәвам иттерә. Бүген 8 июль, дүшәмбе иртәсенә булган хәбәрләрне барладык.

🔸Франция парламентына сайлауның икенче турында иң күп тавышны сулчыларның коалициясе, "Яңа халык фронты" казанды. Икенче урында Франция президенты Эммануэль Макрон яклы "Бергә" коалициясе бара. Марин Ле Пенның "Милли бердәмлек" үтә уңчылар фиркасе өченче урында. Сулчылар күпчелек тавышны казану сәбәпле, ил премьеры Габриэль Атталь отставкага китәчәген әйтте.

🔸Кытай башлыгы Си Цзиньпин Маҗарстан премьеры Виктор Орбан белән очрашкан. Бу хакта Пекинның үзәк телевидениесы хәбәр итте. Орбан Киев белән Мәскәүдән соң кичә Пекинга киткән иде. Ул үзе сәфәрен "солых миссиясе"нең дәвамы белән аңлата.

🔸Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән 133 шикаять итүчегә өч мең евро ярымнан алты мең еврога кадәр компенсация билгеләде. Әлеге кешеләр сугышка каршы җыеннар уздырудан соң эзәрлекләнүләрен шикаять иткән иде.

🔸ФСБ Русиянең Ту-22М3 хәрби очкычын урлап Украинага алып китүне булдырмый калулары турында хисап тотты. Бу хакта нечкәлекләр китерелми. Хәбәрнең дөреслеген тикшерү мөмкин түгел.

🔸Кичә Чиләбедән Шүлгән таш тыюлыгына барганда автобуста янгын чыккан. Автобуста барлыгы 43 кеше булган, корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

🔸Бүгеннән Казанда автобус маршрутлары үзгәрде. Соңгы тапкыр мондый үзгәрешләр 2006 елда кертелгән булган.

@azatliqradiosi
✍2👍1🔥1
Көн язмасы: Тулай торактан куылучы студентлар: "Әлегә эзәрлекләү юк, әмма басым бар"

Татарстанда студентлар протесты оешып килә. БРИКС җыенында җәмәгать тәртибен саклаячак куәт оешмасы вәкилләре хакына КФУ студентларын тулай тораклардан чыгаралар. Бу аларда зур ризасызлык уятты. Студентлар үз хокуклары бозыла дип саный һәм күпләп прокуратурага мөрәҗәгать итә. Уку йорты басым ясый, кайбер студентларны "сөйләшергә" чакыралар дип сөйләде алар Азатлыкка.

💬Без саммит (БРИКС) уздыруга каршы түгел, ләкин ни өчен ул шәһәр хакимиятенә түгел, ә университет һәм студентлар җилкәсенә төшәргә тиеш икәнен аңлый алмыйбыз, — диелә студентлар булдырган петициядә.

Кайбер студентлар КФУ тулай торактан килешүне бер яклы өзеп чыгарырга булган дип сөйли. Моны уку йорты "сайтта очраклы рәвештә башка төймәгә бастык" дип аңлаткан, ләкин инде бернишләтеп булмый, бүлмәне бушатырга кирәк дигәннәр. Мондый "очраклы хәлләр" берьюлы берничә студент белән булган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤯4👍2🤬2🔥1
Якташлары Башкортстан мөфтие Айнур Биргалиннан зарланып Русия баш прокурорына, Русия тикшерү комитеты рәисенә һәм Башкортстан башлыгына мөрәҗәгать иткән.

Учалы районының Озерный авылында яшәүчеләр аңлатуынча, Биргалинга Озынкүл күле ярында 30 һектарлап җирне арендага биргәннәр. Бу - авыл кешеләренең хокукларын кыса, ди алар.

"Җир бүлеп бирелгәндә һәм аны юридик яктан рәсмиләштергәндә җирле халыкның фикерен исәпкә алмадылар. Җирле үзидарә оешмалары җәмәгать тыңлаулары үткәрмәде, ә соңгы елларда Биргалин файдасына бу җир кишәрлегенең чикләрен арттырдылар гына", дип белдерә авыл кешеләре.

Шулай ук хәзерге вакытта арендага алучы монда бернинди эшчәнлек тә алып бармый, дип искәртелә.

"Пруфы" мәгълүматынча, Биргалинга арендага бирелгән җирдә балык үрчетелергә тиеш булган. Тик хәзерге вакытта биредә бернинди эш алып барылмый, дип искәртелә.

Басма бу уңайдан мөфтинең үзе белән дә сөйләшкән.

Аның җавабын монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6😁3✍1🤣1
Киевка ясалган ракет һөҗүмендә биш кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган

Бу хакта җирле хакимият җитәкчелеге хәбәр итә.

Моннан тыш һөҗүм аркасында "Охматдет" балалар хастаханәсенә зыян килгән. Бу иң зур хастаханәләрнең берсе.

Бүген иртәдән үк Украинага көчле һөҗүмнәр башланды. Днепр мэры Борис Филатов хәбәр итүенчә, шәһәргә ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә торак йортка зыян салынган.

Украина президенты Владимир Зеленский сүзләренчә, Русия һөҗүмдә төрле төрдәге 40 ракет кулланган.

“Күбрәк кешеләрне коткару өчен барлык хезмәтләр дә җәлеп ителде.

Русия һөҗүмнәрен туктатыр өчен бөтен дөнья бар тәвәккәллеген кулланырга тиеш. Путин үлемнәр генә алып килә. Бары тик бергә генә без чын тынычлык һәм иминлек урнаштыра алабыз”, дип язды ул.

@azatliqradiosi
🤬9😢4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Киевка ясалган ракет һөҗүмендә биш кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган Бу хакта җирле хакимият җитәкчелеге хәбәр итә. Моннан тыш һөҗүм аркасында "Охматдет" балалар хастаханәсенә зыян килгән. Бу иң зур хастаханәләрнең берсе. Бүген иртәдән үк Украинага көчле…
Киевта Русия һөҗүме аркасында һәлак булганнар саны җидегә җитте.

Моннан тыш Кривой Рогта ун кеше һәлак булган, 30 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Аларның унысының хәле авыр.

Барлыгы бүгенге һөҗүмдә Украинада ким дигәндә 20 кеше үлгән, 50 кеше җәрәхәтләнгән.

@azatliqradiosi
🤬8😢3👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Франция парламент сайлавында беренчел нәтиҗәләр: үтә уңчылар җиңү яулый алмаган Иң күп тавышны сулчыларның коалициясе, "Яңа халык фронты" алган. Алар парламентта 175тән 205 урынга кадәр дәгъва кыла. Икенче урында Франция президенты Эммануэль Макрон яклы коалиция…
Франциядә көтмәгәндә парламент сайлауларында сулчы фиркаләр коалициясе җиңде

Шул ук вакытта бер генә сәяси көч тә парламентта күпчелекне ала алмады. Франция Дәүләт җыенында 577 депутат бар, күпчелекне алу өчен 289 урын кирәк.

Тавыш бирүләрнең беренчел нәтиҗәләре чыкканнан соң француз шәһәрләрендә урамнарга шатланган кешеләр төркемнәре чыкты.

Париждагы Республика мәйданына меңләгән кеше җыелды. Башта бу тыныч чара иде, әмма соңрак билгесез затлар файерлар яндыра, чүп савытларына, велосипедларга ут төртә башлады, автобус тукталышларының пыялаларын койды.

Нантта тәртипсезлекләр башланып, полициягә күз яше агыза торган газ кулланырга туры килде, дип җиткерә ВВС-ның урыс хезмәте. Le Figaro Нантта бер полиция хезмәткәренең җәрәхәтләнүен җиткерә. Журналистлар әйтүенчә, сулчы коалициянең җиңүен бәйрәм итүчеләр аңа яна торган сыекча тутырылган шешә аткан.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2👎2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азнакай районы мәхкәмәсе Тамытык авылында яшәүче Рүзилә Шәрәфетдинованы Telegram каналда калдырган аудио язмасы өчен 80 мең сумга штрафка тартты.

Бер эксперт-лингвист ясаган нәтиҗәләргә таянып аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар.
Татарстан югары мәхкәмәсе Азнакай районы мәхкәмәсе Тамытык авылында яшәүче Рүзилә Шәрәфетдинованы Telegram каналда калдырган аудио язмасы өчен 80 мең сумга штрафка тарту карарын үзгәрешсез калдырган.

Эксперт-лингвист ясаган нәтиҗәләргә таянып аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип тапканнар иде.

Шәрәфетдинова карарны Самардагы апелляция мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.

▪️Рүзилә Шәрәфетдинова — Азнакай районының Тамытык авылында яши. Бу бер меңнән артык кеше яшәгән авыл. Элек ул сәүдә өлкәсендә эшләгән. Соңгы елларда урын өстендә ятучы 92 яшьлек әнисен карый, дип сөйләде аның танышлары. Шулай ук Шәрәфетдинованың бары 12 мең сум пенсиягә яшәве һәм 80 мең сумлык штрафны түләргә авыр булын да әйттеләр.

▪️Рүзилә Шәрәфетдинова 90нчы еллардан башлап Чаллы милли хәрәкәтендә актив катнашкан. 2017 елда Татарстанда татар телен укыту ихтыярига күчерелгәннән соң телне сакларга өндәп урам җыеннарында катнашкан.

@azatliqradiosi
🤬8❤3
Башкортстанда бәхәсләр уяткан Евразия музееның визит үзәге ачылган

Ачылышта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башкорт милләте күчмә цивилизациясе нәтиҗәсендә оешкан дип белдерде.

— Урта гасырдагы Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләре борыңгы цивилизацияләрнең бер үзәге булган. Монда Идел буе Болгарыннан Урта Азиягә һәм Себергә сәүдә юллары узган. Чикесез киңлекләрдә йөреп күчмә халыклар кабиләләрне һәм җирләрне берләштерүдә, башкорт милләтен оештыруда тарихи максат үтәгән, — диде ул.

Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы Евразия музеенда "башкорт, татар, якут яки казакъ турында сүз бармый, сүз күчмә цивилизация турында бара", дип өстәгән.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Фото: Башинформ

@azatliqradiosi
😁5🤡2✍1
Русиядә мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннарыннан оешкан "Путь домой" хәрәкәте "Гаиләсез көн" чарасы үткәрә

Бүген, 8 июльдә Русиядә Гаилә көне. Бу уңайдан мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарыннан оешкан "Путь домой" хәрәкәте кабат хәрбиләрне сугыштан кайтаруны таләп итә һәм "Гаиләсез көн" дигән чара үткәрә. Флешмобта катнашучылар әтиләренең, ирләренең хәзерге вакытта гаиләләре белән түгел, ә сугышта булуын искәрткән плакатлар белән фотога төшә.

"Гаилә елы, гаилә көне, гаилә парады, традицион гаилә кыйммәтләре. Нинди матур, купшы һәм ясалма сүзләр. Безнең хакимиятләрнең чын гаилә кыйммәтләре шундый: үз балалары иң яхшы тормышта яши, ә безнекеләр әтисез үсә", дип яза хәрәкәт әгъзалары.

Тулырак👉 монда, ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💔12👍2😢1
❗️Бүген Русия Украинага көчле ракет һөҗүме ясады: кимендә 20 кеше үлгән, Киевта балалар хастаханәсенә зарар килгән, үлүчеләр бар

Бу минутка билгеле булганнарны бер урынга тупладык:

▪️Украина эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, барлыгы 20дән артык кеше үлгән, 50дән артык кеше яраланган. Иң күп корбаннар — Киевта һәм Кривой Рог шәһәрендә.

▪️Украина президенты Владимир Зеленский Русия хәрбиләре 40тан артык ракет очыртып җибәргән диде.

▪️Ракетлар Каспий диңгезе акваториясеннән җибәрелгән диелә.

▪️Соңгы хәбәрләргә күрә, Киевта 9 кеше үлгән, 30дан артык кеше җәрәхәтләнгән.

▪️Киевта балалар хастаханәсенең бер бинасы һәм күпфатирлы йорт җимерелгән.

▪️Киев мэры Виталий Кличко балалар медицина оешмасының бинасы зыян күрде диде. Аның Европадагы иң зур балалар хастаханәсе — "Охматдет"ның токсикология корпусы булуы ачыкланды.

▪️Кривой Рогта исә 10 кеше үлгән. Моны шәһәр хакимияте башлыгы Александр Вилкул әйтте. Хакимият бинасы һөҗүмгә эләккән, 30дан артык кеше яраланган.

▪️Донецки өлкә хакимияте хәбәрләренә күрә, Покровски шәһәренә һөҗүмдә өч кеше үлгән. Днепр шәһәрендә бер кешенең һәлак булуы билгеле.

Белешмәләр яңартылып тора, корбаннар саны артырга мөмкин. Кайбер хәбәрләргә күрә, кешеләр җимереклекләр астында калырга мөмкин.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.


@azatliqradiosi
😢6🤬3👍2❤1
Башкортстанда түрәләргә айга кимендә бер тапкыр халык белән очрашу бурычы куелды

Башкортстан премьер-министры, аның урынбасарлары һәм хөкүмәтнең башка җитәкчеләре хәзер аена кимендә бер тапкыр халыкны үзләрендә кабул итәргә, шулай ук алар белән урыннарга барып очрашырга тиеш булачак. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шундый фәрман имзалаган.

Башкортстан хөкүмәте әгъзалары бу очрашулар турындагы хисапларны һәр ай саен республика башлыгы хакимиятенә җибәреп торырга тиеш.

Шул ук вакытта ачык чыганаклардагы белешмәләргә күрә, Хәбиров үзе халыкны кабул итүне соңгы тапкыр ярты ел элек — 31 гыйнварда, Учалы районында үткәргән булган, дип искәртә "Однажды в Башкирии" Telegram-каналы.

▪️Быел апрельдә Хәбиров Путин белән очрашкан иде. Ул Путиннан республика башлыгы вазифасында калырга рөхсәт сорады. Путин хуплаячагын әйтте, тик "Аеруча бу чорда кешеләр белән турыдан-туры эшләргә, ешрак һәм күбрәк очрашырга, тыңларга кирәк, чөнки эш бүлмәләреннән торып кына барысын да күреп тә, ишетеп тә булмый", диде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2😁2🫡1
Кинорежиссер Денис Красильников вафат булган

Ул журналист Фәридә Корбангалиеваның ире иде.

Үлем хәбәрен Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягафаров та раслады. Узган ел режиссер үзенең 50 еллыгын билгеләгән иде. Үлем сәбәпләре әлегә билгесез.

Денис Красильников —  "Идел-Урал" легионы турында сөйләүче "Кичерелмәгәннәр сугышы" фильмы авторы. 2015 елда бу фильм Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә иң яхшы документаль фильм булып танылды.

Соңгы елларда Денис гаиләсе белән Чехиядә яшәде. Фәридә белән алар ике кыз тәрбияләде.

▪️Узган атна Азатлыкта Фәридә Корбангалиева белән әңгәмә дөнья күрде. Аны монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢11
Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары саклану министрлыгы бинасы янына җыелган

Алар үзләре янына саклану министры Андрей Белоусов чыгуын таләп итә, кунып калачакбыз дип әйтә дип җиткерә Activatica.

Шул ук вакытта полиция чарага килгән журналистларны куып тарата башлаган. SOTAvision басмасының ике журналистын тоткарлаганнар, ахырдан берсен җибәргәннәр. Калган журналистларга китәргә кушылган.

Полиция протест белдерүчеләр янына да килгән. Алар арасында полковник Александр Махонин да булган. Ул хатыннар янына саклану министрлыгы вәкилләре чыгачак дип сүз биргән.

Чарада катнашучыларның берсе Паулина Сафронова үзләре янына хакимиятне хуплаучы активистлар килүен, туңдырма белән су таратуын сөйләгән. Шулай ук Сафронова министрлыкның кабул итү бүлмәсенә кергән, анда генерал-полковник Борисенко протест белдерүчеләргә ташламалар вәгъдә иткән, тик алар баш тартканнар диелә.

Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары бөтен битараф булмаучыларны бу чарага кушылырга чакыра. "Без түзеп ардык. Беренче митингта безне ишетмәделәр, ә бүген — Гаилә көнендә нәтиҗәгә ирешергә тырышачакбыз. Белоусов чыкмаса, монда төн куначакбыз. Мондый хезмәт кирәкми, ирләрне өйгә кайтарыгыз. Өйгә, сугышка түгел", ди алар.

Шул ук вакытта мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарыннан оешкан "Путь домой" хәрәкәте бу чарага катнашыбыз юк дип җиткерә. Бу чарада хәрәкәтнең активистлары да юк, диелә.

▪️Соңгы тапкыр саклану министрлыгы бинасы янына 3 июнь көнне 12 хатын-кыз килгән булган. Чарада катнашучыларның паспорт белешмәләрен, нәрсә борчуын язып алганнар, беркемне тоткарламаганнар диелә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤣3👍2😢1💔1
Мәхкәмә Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белыхны аклады

Киров өлкә мәхкәмәсе Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белыхны вәкаләтләрдән явызларча файдалану турындагы җинаять эшендә аклаган.

Элегрәк бу җинаять эше нигезендә губернаторны гаепле дип тапканнар иде, тик җәза бирү вакыты чыкканга аны җәзадан азат иттеләр. Адвокаты апелляция тапшырды һәм мәхкәмә аны гаепсез дип тапты.

Вәкаләтләрдән явызларча файдалану турындагы җинаять эшен 2021 елда, Белых ришвәтчелек турындагы эш нигезендә утырган чакта ачтылар. Тикшерү фаразынча, губернатор "үзе кызыксынганга күрә" Киров төбәге ипотека корпорациясенә бер шәхси ширкәткә 320 миллион сум бурыч бирергә рөхсәт иткән. Тикшерү әйтүенчә, бу акчалар кире кайтмаган.

Белых беренче җинаять эшендә дә, икенчесендә дә гаебен танымады.

▪️21 июньдә ришвәт алуда гаепләнеп сигез елга хөкем ителгән Никита Белых җәза вакыты чыгу сәбәпле иреккә чыкты.

▪️2005-2008 елларда Никита Белых "Уң көчләр берлеге" ("Союз правых сил") оппозицион фиркасен җитәкләде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
✍1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 июль, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төнлә Русиянең биш төбәге күгендә 38 дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте Русия саклану министрлыгы. Белгород өлкәсенә һөҗүмдә 4 кеше һәлак булган. Дроннар Белгород, Курски, Воронеж, Ростов, Әстерхан өлкәләренә җибәрелгән.

🔸Дрон һөҗүме сәбәпле, Әстерхан һәм Волгоград һава аланнары очкычларны җибәрми һәм утыртмый тора.

🔸Киевта 8 июльдә булган һөҗүм корбаннары 27гә җиткән. Аларның дүртесе - балалар. 117 кеше яраланган. Җимерекләр арасыннан җиде кеше исән килеш табылган.

🔸Актаныш районында М7 трассасында Kia Rio машинасы МАН йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә 9 яшьлек кыз һәм аның әтисе һәлак булган. Җиңел машинадагы тагын өч кеше, шул исәптән ике бала яраланган.
😢3🔥1
Русиягә бүгенге һөҗүмнәр турында ниләр билгеле:

▪️Белгород өлкәсенә атыш һәм дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә 4 кеше үлгән, 20 кеше җәрәхәтләнгән.

▪️Ростов өлкәсе Родионо-Несветайски районында электр подстанциясендә ике трансформатор янган.

▪️Волгоград өлкәсендә берничә пилотсыз очкыч Дондагы Калач шәһәренә һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә нефтебаза белән подстанция яна башлаган. Mash Telegram-каналы мәгълүматынча, нефтебазага кимендә биш пилотсыз очкыч һөҗүм иткән.

▪️Волгоград белән Әстерхан һава аланнарында пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң очкычларны кабул итеп алуга һәм очыртып җибәрүгә чикләүләр кертелгән.

▪️Русиянең барлыгы 5 төбәгенә һөҗүм булган.

Украина ягы бу һөҗүмнәргә аңлатма бирмәде, Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны оператив рәвештә тикшерә алмый.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4❤1🔥1
Казанда Һиндстанның консуллыгы ачылачак

Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Казанда һәм Екатеринбурда илнең ике яңа консуллыгын ачу турында игълан итте.

Хәзерге вакытта алар бары тик Мәскәүдә һәм Петербурда гына бар.

Татарстан белән Һиндстанның сәүдә әйләнеше - 168 миллион доллар. Элегрәк Миңнеханов сәүдә әйләнешенең кимүен әйтте, ләкин республика Татарстан оешмалары җитештергән продукцияне Һиндстан базарына чыгару белән кызыксына диде. Аеруча фармацевтика һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә, дип искәртте.

Кичә, 8 июльдә Һиндстан премьеры ике көнлек эш сәфәре белән Русиягә килде. Соңгы биш елда бу аның Русиягә беренче тапкыр килүе.


👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍5👎2❤1❤‍🔥1✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Лобио" салаты белән агуланганнан соң Татарстан инфекция хастаханәсенә 18 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта республика Роспотребнадзоры җиткерә. 17сен хастаханәгә яткырганнар. 18 июньгә Татарстанда ботулизмның 15 очрагы теркәлгән иде. Мәскәүнең "Локалкитчен"…
Казанда ботулизм белән авыручы өч кеше әле дә хастаханәдә дәвалана

Ике кеше реанимациядә тәүлек буе табиблар күзәтүендә, аларның берсе үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) җиһазына тоташтырылган.

Мәскәүнең "Локалкитчен" оешмасының салатын ашап Казанда агуланучылар саны 20 кешегә җиткән иде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢3