Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Түбән Камага дроннар һөҗүм итүе нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган

Бүген таң белән Түбән Камага һөҗүм ясалуы турында шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ике кеше һәлак булган, шулай ук җәрәхәтләнүчеләр дә бар.

"Торак йортка һөҗүм нәтиҗәсендә дүрт кеше җәрәхәтләнде. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Тагын бер дрон агачка төшеп, яндагы машинага зыян килгән. Машинада дүрт кеше булган. Аларның икесе үлгән. Тагын икесе авыр хәлдә хастаханәдә", дип яза Беляев үз каналында.

Моннан тыш, ул сәнәгать һәм сивиль корылмаларга зыян килүен әйтте. Аның сүзләренчә, бер ширкәттә янгын чыккан. Ләкин мэр кайсы ширкәт турында сүз барганын ачыкламады.

Татарстан рәисе матбугат үзәгендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә барлыгы 12 кеше җәрәхәтләнүе турында белдерделәр.

Беляев һөҗүмнән соң бер зыян килгән йортта яшәүчеләр белән очрашкан. Андагы кешеләр вакытлыча тору урыны - мәктәпкә күчерелгән.

Кайбер торак йортларның шулай ук тәрәзәләре һәм тәрәзә рамнары ватылган.

"Күпләрнең сирена яңгыраганнан соң беренче минутларда ук яшеренү урыннарына төшүе кешеләрнең күпләп үлеменнән саклап калды", ди Беляев.

▪️Түбән Камага моңа кадәр соңгы көчле дрон һөҗүме 10 августта ясалды. Нәтиҗәдә 13 кеше һәлак булды.

@azatliqradiosi
😢4🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда җиңел моторлы очкыч авылдагы йорт бакчасына төшкән, ике кеше һәлак булган Саба районы Шәмәрдән авылында Cessna-172 очкычы төшеп, андагы ике кеше һәлак булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, җирдә беркемгә дә зыян килмәгән. Вакыйганың…
Саба районы Шәмәрдән авылында Cessna-172 очкычы төшү нәтиҗәсендә һәлак булган курсант Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин белән эшләгән.
 
 “Baza” язуынча, 39 яшьлек Владимир Ж «Авиатор» авиация хосусый мәктәбенең икенче курсында укыган һәм 12 сентябрьдә беренче тапкыр очкан. Аның белән бергә дистә елга якын бу өлкәдә эшләгән тәҗрибәле инструктор Олег Г булган.

Очыш вакытында очкыч телевидение каланчасына тиеп киткән һәм җиргә төшеп, икесе дә һәлак булган.

@azatliqradiosi
🎉4😢2❤1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2🔥2👍1
Русиянең Украинага каршы баскын сугышыннан Башкортстанга инде хатын-кызлар мәетләре дә кайта башлады
 
Башкортстанның Кушнаренко районында сугышта һәлак булган Алинә Волкованы җирләгәннәр. Бу хакта район башлыгы Марат Латыйповка сылтама белән UFA1 сәхифәсе хәбәр итә.

Басма язуынча, Волкова сержант дәрәҗәсендә булган һәм яраланучыларны эвакуацияләү өчен җавап тоткан.

“Алинә Рамил кызы фронтка ихтыяри буларак китте”, дигән район башлыгы.

Бүгенге көндә сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 10700 кеше һәлак булды. Моңа кадәр Азатлык Радиосы исемлегендә һәлак булучыларның барысы да ирләр иде.
 
▪️Русиядә сугышка хатын-кызларны да җәлеп итүләре турында хәбәрләр 2023 елда күренә башлады.

▪️Север.Реалии сугышта контракт белән хезмәт итәргә булган кайбер хатын-кызларның язмышы турында тикшеренү чыгарган иде. Алар офицерларның медицина роталарындагы хатын-кызларны үзләре белән бергә яшәргә мәҗбүр итүен сөйли. Кайберләре өчен бу фронтта исән калу өчен бердәнбер мөмкинлек булган.

▪️2023 елның август аенда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың хәрби комиссариаты белгечләре катнашында ашыгыч киңәшмә үткән иде. Анда республикада табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны Украинадагы сугышка җибәрү турында сөйләшүләре хәбәр ителде.

▪️Шул ук вакытта Украинадагы сугышка фельдшер һәм пешекче булып киткәннәрне саперлар һәм штурмчылар булырга мәҗбүр итүләре билгеле булды. Елена исемле хатынның иптәш кызы сугышка пешекче булып киткән, ул фронттагы улы янәшәсендә булырга теләгән. Әмма сугышка киткәч бер атнадан соң ук аны машина йөртүче итеп куйганнар. "Ботка пешерергә киткән иде, УАЗга утырттылар. Машина йөртүче булачаксың, каядыр әйберләр илтәчәксең дигәннәр. Алгы сафкамы- төгәл белмим, аның белән элемтә инде юк", дип сөйләгән "Можем объяснить"ка Елена.

@azatliqradiosi
🤯5🎉3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Ростов өлкәсенә 50дән артык дрон һөҗүм итүе нәтиҗәсендә торак йортларга зыян килгән, шулай ук электр тәэминаты өзелгән. Төбәк губернаторы Юрий Слюсарь белдерүенчә, зыян күрүчеләр юк.

🔸Швециядә парламент сайлавында сул фиркаләр альянсы җиңеп бара. Ләкин сулчылар һәм уңчылар арасында аерма зур түгел. Ахыргы нәтиҗәләр чәршәмбе яки пәнҗешәмбе көнне билгеле булачак.

🔸Русия чигендә Эбола чиреннән саклану өчен санитар контролне көчәйткәннәр. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдерде. Оешма белгечләре чик сакчылары белән берлектә эпидемиологик яктан имин булмаган илләрдән транзит белән килүче юлчыларны тикшерә

🔸Татарстандагы фиркаләр бүлекчәләре сайлауга 93,5 миллион сум сарыф иткән. Бизнес Онлайн язуынча, барлыгы алар сайлау фондына 106,8 миллион сум алган. Акчаның иң күбе "Бердәм Русия" фиркасенең бүлекчәсе фондында, барлыгы - 55 миллион сум.

🔸Технологияләр үсешен акрынайтырга чакырудан соң, Азия биржаларында ясалма фәһем белән бәйле ширкәтләрнең хиссәләре төшкән. SoftBank хиссәләре 13, SK Hynix хиссәләре 5 проценттан артыкка кимегән.

@azatliqradiosi
❗️Татарстаннан Украинадагы сугышта кимендә 10 мең кеше үлгән

Бу санны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Бу хакта 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.

@azatliqradiosi
😱5💔2🎉1
Айрат Дилмөхәммәтов төрмәдән чыкты: сәясәтче узган юл

11 сентябрьдә башкорт публицисты һәм сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтов төрмәдән азат ителде. 60 яшьлек Дилмөзәммәтов туган ягы Уфага кайтты. Ул җиде елдан артык төрмәдә утырды.

"Мин өченче мәртәбә сәяси маддәләр нигезендә төрмәдә утырам. Русиядә өч кат сәяси тоткын булган бердәнбер кеше, моның белән горурланам", дигән иде элек Дилмөхәммәтов.

Дилмөхәммәтов ни өчен өч тапкыр төрмәдә утырган, хакимият аны ни өчен эзәрлекләгән. Бу хакта тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥7🤔1
🕌Пенза шәһәрендә Җәмигъ мәчете ачылды

Аны төзүгә 15 елдан артык вакыт китте.

11 сентябрьдә узган тантаналы ачылышка Русиянең төрле төбәкләреннән мөселман дин әһелләре җыелды.

Быел июньдә төзелеп килүче Җәмигъ мәчете диварына мөселманнарга каршы эчтәлектәге язулар язылган иде. Ул чакта мәчетне мәсхәрәләгән видеолар социаль челтәрләрдә таралды.

🟢Җәмигъ мәчете төзелеше 2010 елда башланган иде. Ул нигездә сәдака акчасына төзелде.

@azatliqradiosi▪️
🔥10❤5👍5🥱1
Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта һәлак булган кимендә 20 796 хәрбинең исеме билгеле

Русия Украинага каршы алып барган сугышта Татарстаннан кимендә 10 096  хәрби һәлак булган. Бу санны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә.

Күрше Башкортстанда да үлгән хәрбиләр саны май ахырында 10 меңнән арткан иде. Бүгенгә республикадан без 10 700 һәлак булган хәрби турында мәгълүмат таптык. Ике республикада бергә кимендә 20 796 кеше һәлак булган.

Бер ел элек, 2025 елның 10 сентябрендә безнең исемлектә Татарстаннан һәлак булган 6012 хәрбинең исеме бар иде. Ягъни соңгы елда гына исемлеккә 4 мең хәрби исеме өстәлде. Сүз соңгы елда гына үлгән кешеләр турында бармый, исемлеккә 2025, 2024 елда һәлак булучылар да өстәлеп килә. Әмма соңгы елда аеруча күп кешенең үлеме күренә.

Иң күп үлүчеләрнең Татарстанның кайсы районнарыннан булуы турында мәкаләдә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3💔3❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган дип белдерде шәһәр мэры Виталий Кличко. Дарницкий районында дроннар бензин салу станциясенә һөҗүм иткән, нәтиҗәдә бер кеше җәрәхәтләнгән.

🔸Литвада НАТО хәрби очкычлары илнең һава киңлегенә кергән дронны бәреп төшергән дип хәбәр итте Литва хакимиятләре. Президент Гитанас Науседа дронның кайсы илдән җибәрелүен ачыкламады.

🔸Дроннарның Таганрогка һөҗүме нәтиҗәсендә Ozon маркетплейсының келәтенә зыян килгән. Бу хакта Ростов өлкәсе губернаторы хәбәр итте.

🔸Самар өлкәсенә дроннар һөҗүменнән соң сәнәгать ширкәтендә янгын чыккан. Өлкә губернаторы кайсы ширкәткә һөҗүм ясалуын ачыкламады. Astraның OSINT-анализына күрә, дроннар Сызраньдагы нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм иткән.

🔸Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, төнлә Татарстан күгендә бер дронны бәреп төшергәннәр. Республикада дрон һөҗүме куркынычы гамәлдә булды, Казан, Түбән Кама һава аланнары вакытлыча эшләмәде.

🔸Уэльс, Шотландия һәм Төньяк Ирландия башлыклары Британиядән аерылып чыгу хокукы турында меморандум имзалаган. Документта әйтелгәнчә, төбәкләр үз киләчәген Европа берлегендә күрә.

@azatliqradiosi
❤7
Азатлык Радиосы хисабында Татарстаннан Украинадагы сугышка китеп һәлак булган кешеләр саны 10 меңнән артып китте

Татарстанда иң күп кешесен югалткан шәһәр-районнар:

▪️Казан – кимендә 1758 кеше.
▪️Чаллы – кимендә 1102 кеше.
▪️Түбән Кама районы – кимендә 682 кеше.
▪️Әлмәт районы – кимендә 477 кеше.
▪️Яшел Үзән районы – кимендә 443 кеше.
▪️Бөгелмә районы – кимендә 367 кеше.

Татарстаннан иң зур югалтулар эре шәһәрләргә туры килә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән.

Иң аз үлем хәбәрләре – Әтнә (35), Теләче (53), Саба (72) районнарыннан. Бу районнарда халык саны болай да аз, уртача 12-14 мең кеше.

Тулырак 👉монда

@azatliqradiosi
❤1🤬1😢1
Татарстан Русия төбәкләре арасында иң күп хәмер эчүчеләр рәтенә кергән

Соңгы бер елда республикада бер кешегә уртача 9,81 литр хәмер эчемлек туры килгән. Бу күрсәткечтә Татарстанны бары Свердлау өлкәсе генә уздыра. Анда ул 9,85 литр тәшкил иткән, дип яза Kazved.

Шул ук вакытта Русиядә хәмер куллану 1996 елдан бирле иң түбән дәрәҗәгә төшкән диелә. Соңгы ел нәтиҗәләренә күрә, бу күрсәткеч кеше башына 7,52 литр тәшкил иткән.

Чагыштыру өчен Мәскәүдә бер кешегә уртача 4,45 литр, Петербурда 5,94 литр хәмер туры килә.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Бу хакта Азатлык Радиосы язды. Сугышта иң күп үлүчеләр дә Башкортстан белән Татарстаннан.

@azatliqradiosi
😢9🤯4😱3👎2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Айрат Дилмөхәммәтов төрмәдән чыкты: сәясәтче узган юл 11 сентябрьдә башкорт публицисты һәм сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтов төрмәдән азат ителде. 60 яшьлек Дилмөзәммәтов туган ягы Уфага кайтты. Ул җиде елдан артык төрмәдә утырды. "Мин өченче мәртәбә сәяси…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
11 сентябрьдә башкорт публицисты һәм сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтов төрмәдән азат ителде һәм туган ягы Уфага кайтты. Ул төрмәдә җиде елдан артык утырды. Дилмөхәммәтов экстремистик маддәләр нигезендә гаепләнде, шуңа да соңрак сәяси тоткын дип танылган иде.
🙏8👍2