Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.1K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
8 сентябрьдә язучы, мөгаллим, нәшир Мәхмүт Галәүнең тууына 140 ел булды.

Бүген дә аның тормышын өйрәнүдә ак таплар күп.

Язуычыны ныклап өйрәнгән Флера Ганиева үзе дә 2025 елда вафат булды.

Әлеге карточкаларда галимәнең Мәхмүт Галәү турында Азатлыкка элегрәк сөйләгәннәрнең искә алдык.

@azatliqradiosi
👍6😭4😢2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Воронеж өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган - губернатор.

🔸Дагыстанда һөҗүм нәтиҗәсендә дроннар Махачкаладагы порт һәм Авар театры бинасына төшкән, нәтиҗәдә янгын чыккан. Республика җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фёдор Щукин белдерүенчә, зыян күрүчеләр юк.

🔸Техаста Республикан фиркасе корылтаенда чыгыш ясаганда, АКШ президенты Доналд Трамп, республиканнар быел ноябрьдә узачак сайлауда Конгрессның ике пулатында да җиңгән очракта, АКШның һәр балигъ булган ватандашына биш мең доллар түләргә вәгъдә итте.

🔸Кичә Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителгәннән соң, Казан һава аланы 15 сәгать ябылып торды. Күп кенә очышлар тоткарланды.

🔸Башкортстан Абхазиядә шифаханә төзәячәк. Бу хакта 9 сентябрьдә Башкортстан башлыгы һәм Абхазия президенты килешкән. Анда Башкортстан кешеләре ял итәчәк һәм тернәкләнәчәк диелә.

@azatliqradiosi
👍3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Татар шагыйре Путин сугышын данлаган урын ачкан

Мөслим районының Метрәй авылында «Егет без!» дип аталган блиндажлы һәм окоплы чишмә ачылган. Аны оештыручы — шагыйрь Рүзәл Минһаҗев.

Биредә «сугыш тәмен татып карарга» тәкъдим итәләр: блиндаж һәм кыр мунчасы төзелгән. Намаз уку өчен мәчет тә ясап куйганнар.

Чишмә янында Путин башлаган сугышта һәлак булучылар истәлегенә мемориаль комплекс та бар.

Анда былтыр 19 гыйнварда һөҗүмнән чыга алмаган 430нчы полк хәрбиләренең кушаматлары язылган.

Украинадагы бу сугышны 2022 ел башында бар килешүләрне бозып Путин хакимияте башлады.

«Азатлык» мәгълүматларынча, Украинадагы сугышта 18 мең кеше яшәгән Мөслим районыннан инде 92 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
👎4🤮4😱3❤2💊2🤔1
Пермьдәге мәхкәмә «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән тагын бер кеше - Айсуак Яугастинга җәзаны йомшарткан
 
Пермьнең Мотовилихин район мәхкәмәсенең 48 яшьлек Айсуак Яугастинга билгеләнгән җәзаны йомшартуы турында "Idel.Реалии" хәбәр итә. Яугастинга нинди җәза билгеләнүе турында билгеле түгел.

▪️"Баймак протестлары" вакытында тоткарланган алты бала атасы Айсуак Яугастин турында элек Youtube-та фильм чыккан иде. Анда Яугастинның гаилә тарихы, хезмәте, тикшерү изоляторыннан килгән хатларның эчтәлеге бирелә.

▪️2024 елдв әтисе тоткарланганнан соң Яугастинның 20 яшьлек кызы Алита Русия президентына видеомөрәҗәгать белән чыккан иде. Ул әлеге хәлләр турында Азатлык Радиосына да сөйләде.  
 
▪️"Баймак эше"ндә хөкем ителүчеләргә җәзаларның ни сәбәпле йомшартылуы турында монда укырга була.

@azatliqradiosi
🙏1😨1
Бүген, 10 сентябрь, ана теле хакына үз-үзен ут төртеп үтергән удмурт галиме Альберт Разинны искә алдылар

Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев үз ана теленә битараф булмаганнарны Разинны искә алып, аның портреты белән фотога төшәргә чакырды.

"2016 елдан 2019 елга кадәр ул бары Удмуртия Дәүләт Шурасында удмурт теленең аяныч хәле турында, удмуртларның югала баруы хакында удмурт телендә чыгыш ясарга тырышкан, әмма парламент җитәкчелеге аның үтенеченә битараф калган", ди Зәкиев үз Facebоok битендә.

Үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип танытучы төркем Алберт Разинны искә алып басып алынган халыкларга мөрәҗәгать белән чыкты.

"Аның исеме Русия империясе хакимияте астында калган барлык халыкларның милли хәтерен, телен һәм мәдәниятен юк итүгә каршы тору символына әверелде. Аның батырлыгы удмурт халкына караса да, әмма әһәмияте киңрәк. Ул татарларга, башкортларга, мариларга, эрзәннәргә, мокшаларга, карелларга, бурятларга, калмыкларга һәм бүген дә үз тарихын, телен, мәдәниятен һәм милли үзенчәлеген саклап калу хокукы өчен көрәшүче барлык башка халыкларга мөрәҗәгать итә", диелә анда.

Мөрәҗәгатьтә алар ана телен, тарихи хәтер, мәдәни мирасны яклап төрле конференцияләр, пикетлар, тыныч чаралар уздырырга чакыра.

▪️Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

▪️2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янган. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

▪️Русиянең рәсми мәгълүматларына күрә, 2010-2021 еллардагы соңгы җанисәпләр арасында удмурт телен белүче кешеләр саны якынча 21 процентка кимегән.

@azatliqradiosi
😢7🕊4🔥2🙏2❤1
❗️Татарстанда ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде

Росавиация хәбәр итүенчә, Казан һәм Түбән Кама һава аланнары очкычларны кабул итми һәм җибәрми.

116 Telegram каналы язуынча, Казанда хәфеф сиреналары яңгырый.

@azatliqradiosi
🔥1😱1👀1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 сентябрь, иртәнге сәгатьләргә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸 Сарытауда Ozon келәтләренә дроннар һөҗүм итте, дип белдерде ширкәтнең матбугат хезмәте. Келәттә янгын чыккан. Ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр, зыян күрүчеләр юк.

🔸 Киевта атыш нәтиҗәсендә тугыз катлы торак йорт зыян күргән, сигез кеше яраланган дип хәбәр итте Украина коткаручылары.

🔸 Волгоградка ракета һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше яраланган. Төбәк губернаторы Андрей Бочаров хәбәр итүенчә, күпфатирлы йорт зыян күргән. Моннан тыш, шәһәрнең көньягында «сәнәгать ширкәте» җирендә дрон калдыклары төшкән. Украинаның Supernova+ мониторинг каналы нефть эшкәртү заводына һөҗүм ясалуын яза.

🔸 Тула өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, диде губернатор Дмитрий Миляев. Өч кеше яраланган.

🔸 Anthropic биологик корал ясау өлкәсендә тикшеренүләр өчен Claude ясалма интеллектының саклану механизмнарын урап уза алган галимнәр өчен Claude моделен куллану мөмкинлеген япкан. Бу хакта The New York Times яза.
👍3
Сәясәт белгече, "Нерусский" телеграм каналын алып баручы Ринат (Абдулла) Мөхәммәтов Русиядә "ят агентлар" реестрына кертелде

Юстиция министрлыгы карточкасында язылуынча, имеш, ул Русия хакимиятләре кабул иткән карарлар һәм алып барган сәясәт турында дөрес булмаган мәгълүмат тараткан, "махсус хәрбия операциягә" каршы чыгыш ясаган. Шул ук аңа "ят агент" һәм "теләнмәгән" лдип танылган оешмаларның хәбәрләрен тараткан диелә.

Ринат Мөхәммәтов ислам темасына күп яза, элек ул Islam.ru порталын җитәкләде, Азатлы Радиосы колумнисты булды.

Бүген ул чит илдә яши, "Нерусский" телеграм каналын алып бара, бәйсез журналист буларак яза.

11 сентябрьдә "ят агентлар" исемлегенә шулай ук "Пермь-36" хокук яклау проектын, "Канал визионера" телеграм каналын, журналист Екатерина Мереминская, Елена Матвееваны керткән.

Евгений Понасенковны
исемлектән чыгарган.
🔥5👏1🕊1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
10 сентябрьдә, удмурт галиме һәм милли хәрәкәт активисты Альберт Разинны искә алдылар

2019 елның 10 сентябрендә Разин Удмуртия Дәүләт Шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртә. Берничә көннән ул хастаханәдә вафат булды.

Разин гомерен удмурт телен һәм мәдәниятен яклауга багышлады. Ул балаларның удмурт телен өйрәнүен һәм телнең җәмгыятьтә киңрәк кулланылуын таләп итеп килде.

Үз-үзенә ут төрткәндә ул кулында удмурт халкын һәм телен саклауны таләп иткән плакатлар тотып торды.

Русиянең рәсми җанисәпләренә күрә, 2010–2021 елларда удмурт телен белүчеләр саны 324 меңнән 255 меңгә кадәр кимегән.
😭10😢5🔥1
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Тинчурин театрының иске бинасына күченәчәк. Медиа аны Илфир Якупов җитәкләячәк дип яза

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казандагы Горький урамында урнашкан яңа бинага күченергә мөмкин. Бу хакта «БИЗНЕС Online» хәбәр итә.

Басма мәгълүматына караганда, ансамбль Горький урамындагы 13нче йортта урнашачак. Элек биредә Кәрим Тинчурин исемендәге театр эшләде, ул Камал театрының иске бинасына күчте.

Ансамбльдә җитәкче дә алышыначак. 2004 елдан бирле административ җитәкче вазифасын башкарган Юрий Жуков урынына 12 ел Камал театрының мөдире булган Илфир Якупов килергә мөмкин.

Ансамбль җитәкчелеге үзгәрешләрне уңай бәяли һәм яңа мәйданда беренче тамаша 30 октябрьдә булачак дип белдерә. Бу көнне “Шүрәле. Кырлай кайтавазы” премьерасы узачак. Әмма коллективта борчылу да бар. Хезмәткәрләр фикеренчә, үзгәрешләр нәтиҗәсендә ансамбль хәзерге рәвешендә эшләүдән туктарга мөмкин.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле — республикадагы төп профессиональ сәнгать коллективларының берсе. Аның репертуарында татар халык җырлары һәм биюләре, шулай ук башка халыкларның музыкаль әсәрләре бар.

Илфир Якупов Камал театрына яңа бина төзелгәч, урынбасар вазифасына калдырылды. Хәзер анда Илгиз Зәйниев җитәкчелек итә.

Якупов әлеге хәбәр турында журналистлар белән сөйләшергә теләмәгән.
🔥2
Татарстанда җиңел моторлы очкыч авылдагы йорт бакчасына төшкән, ике кеше һәлак булган

Саба районы Шәмәрдән авылында Cessna-172 очкычы төшеп, андагы ике кеше һәлак булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, җирдә беркемгә дә зыян килмәгән.

Вакыйганың сәбәбе ачыклана ди рәсмиләр.

«База» мәгълүматларына караганда, курсант һәм инструктор күнегү очышы башкарган. Очыш вакытында очкы телевидение каланчасына тиеп киткән һәм җиргә төшкән. Һәлак булучыларның икесе дә Татарстан үзәк аэроклубы әгъзалары булган.

Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы / Max
😢5👏2
Шимбә кич Кәрим Тинчуринның "Американ" пьесасын тыңларга тәкъдим итәбез

Әсәр 1923 елда язылган, шул ук елны аны Казанда куялар. Төп рольне Тинчурин үзе башкара.

Әлеге сатирик әсәрне "Әйдә!Online проекты кыскартып һәм татар телен өйрәнүчеләргә яраклаштырып әзерләгән.
❤3