Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ирландия белән Норвегия БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итүче агентлыкны финанслауны дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез: UNRWA агентлыгын финанслауны 9 ил туктатты. Беренче бу карарны кабул иткән АКШка Британия, Германия, Италия, Нидерланд, Швейцария, Финляндия…
БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итүче агентлыкны финанслауны Ирландия белән Норвегия генә түгел, шулай ук Испания, Словения һәм Шотландия дә дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: UNRWA агентлыгын финанслауны берничә ил туктатты. Беренче бу карарны кабул иткән АКШка Британия, Германия, Италия, Нидерланд, Швейцария, Финляндия, Австралия һәм Канада кушылды.
Акча бирү агентлыктагы 12 хезмәткәрнең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләрдән соң туктатылды. Бу хактагы документлар пакетын узган атнада Израил тапшырды.
Ирландия белән Норвегия исә бу хәлләрне һичшиксез тикшерергә кирәк, әмма Газзә халкына ярдәмне туктатырга ярамый дип карар кылган иде. Ирландия белән Норвегия позициясенә хәзер Испания, Словения һәм Шотландия дә кушылган.
Шунысы кызык: Шотландия — бәйсез дәүләт түгел, әмма бу очракта Лондонның рәсми позициясенә каршы чыга. Шотландия хөкүмәте рәисе (беренче министры) Хәмзә Йосыф "Без Газзә халкына кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез, башкаларны да шуңа өндибез" диде.
Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны 26 меңнән артып китте. Шуларның 11 меңнән артыгы — балалар. Хәзер Израил блокадасы аркасында Газзә халкына ачлыктан үлү яный.
@azatliqradiosi

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 26 меңнән артып китте, аларның 11 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
@azatliqradiosi
👍9👎1🥰1🤔1
Кичә, 1 февраль көнне, Казанның вакытлыча тоту изоляторыннан азат ителгән мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәковка тәртип саклау оешмалары вәкилләренең бернинди дәгъвалары да юк.
Тикшерү Тәүдирәковның Русиядә тыелган оешмаларны иганә итүгә бернинди катнашы булмавына инанган. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

😁4👍1👏1🤡1
🥚 Русиягә чит илләрдән кертелгән йомыркалар кибетләргә барып җитмәгән
Төркиядән, Азәрбайҗаннан һәм Беларустан кертелгән йомыркаларны нигездә кондитер эшләнмәләре һәм башка тауарлар өчен эшкәртүгә җибәргәннәр.
Сүз 78 млн данә йомырка турында бара.
Русиядә йомырка бәясен тотрыкландыруга башка илләрдән йомыркалар сатып алу түгел, ә эчке базарда күрелгән чаралар ярдәм иткән, диде "Руспродсоюз" түрәсе.
➡️ Тулырак монда укый аласыз.
Ә сез йомырка бәясе төшүен сиздегезме? Сезнең кибетләрдә бер дистә йомырка күпме тора?

😁10👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәү тарихи мәчете янында полиция хезмәткәрләре җыелган, автозаклар китертелгән Элегрәк социаль челтәрләрдә җомга намазыннан соң Башкортстан халкын яклап чара узу нияте турында хәбәрләр таралган иде. "Ихтимал провокацияләр" турында хәбәрләр кайбер Мәскәү…
Мәскәүнең тарихи мәчетенә җомга намазына килгән халыкка мәчет имамы мөрәҗәгать иткән.
Шушы мөрәҗәгатендә ул Башкортстан халкына теләктәшлек белдереп протестларга чакырулар турында да сөйләгән:
Безнең мәгълүматларга караганда, бу сүзләрне Мәскәү Тарихи мәчете имамнарының берсе: Рамил Садыйков яки Руфат Әхмәтҗанов әйткән.
Исегезгә төшерәбез: соцчелтәрләрдә бүген җомга намазыннан соң Башкортстан халкына теләктәшлек акциясе узачак дигән хәбәрләр таралды. Акция Мәскәүнең Тарихи мәчетендә узачак дип хәбәр ителде. Нәтиҗәдә РФ башкаласының Зур Татар урамында урнашкан әлеге мәчет янына полиция вәкилләре, автозаклар килде.
Башкортстандагы протестлар башкорт активисты Фаил Алсынов 4 елга хөкем ителгәннән соң башланды.
@azatliqradiosi
Шушы мөрәҗәгатендә ул Башкортстан халкына теләктәшлек белдереп протестларга чакырулар турында да сөйләгән:
"Намазны, безнең мәйданчыкны кулланырга теләгән төркемнәр бар. Ачыктан-ачык әйтәм: мөселманнар аша бөтенебезне дә дошманлаштырып бетерергә телиләр — бу "махсус операция", билгеле көчләрнең социаль янаулары белән бәйле. Моны эшләргә маташкан бер бик зур төркем булды — аларның барысын да тоткарладылар, алар җәза алды... Мөселманнар, сезгә беркем дә мөрәҗәгать итми! Имам мөрәҗәгать итми! Алар шәригать кануннарын боза! Хәзер хәлләр шундый. Үтенеп сорыйм! Фетнәгә бирешмәгез! Килгәнсез икән — намазыгызны укыгыз. Калган бөтен гамәлләр дә туктатылачак. Мөселман кардәшләр, шушы аңлашылмый торган хәрәкәтләргә ярдәм итмәгез".
Безнең мәгълүматларга караганда, бу сүзләрне Мәскәү Тарихи мәчете имамнарының берсе: Рамил Садыйков яки Руфат Әхмәтҗанов әйткән.
Исегезгә төшерәбез: соцчелтәрләрдә бүген җомга намазыннан соң Башкортстан халкына теләктәшлек акциясе узачак дигән хәбәрләр таралды. Акция Мәскәүнең Тарихи мәчетендә узачак дип хәбәр ителде. Нәтиҗәдә РФ башкаласының Зур Татар урамында урнашкан әлеге мәчет янына полиция вәкилләре, автозаклар килде.
Башкортстандагы протестлар башкорт активисты Фаил Алсынов 4 елга хөкем ителгәннән соң башланды.
@azatliqradiosi
🤡2😁1🤔1
2023 елда Татарстанда бөлгенлеккә төшү турында гаризалар 19 процентка арткан.
Аеруча юридик затлар арасында бөлгенлеккә төшүчеләр арткан.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аеруча юридик затлар арасында бөлгенлеккә төшүчеләр арткан.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢1
Бүген безнең "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә хәрәмләшү дигән сүзгә күз салыйк.
Бу сүзне куллану мисалын безнең элекке хәбәрдә күреп була.
Ә сез хәрәмләшү сүзен кулланасызмы, моңарчы ишеткәнегез булдымы?
#Азатлыксүзлеге

❤6💘1
БМОның Халыкара мәхкәмәсе Украинаның Русиягә карата белдерелгән дәгъвасын караячак.
Мәхкәмә Украина эшен карарга кирәк дигән карар чыгарды. Украина Русия геноцид төшенчәсен бозган дип белдерә. Русия ягы исә Халыкара мәхкәмә бу дәгъваны карарга тиеш түгел дип саный.
Украина мәхкәмәгә 2022 елның 26 февралендә (Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң ике көн узгач) мөрәҗәгать иткән иде. Украиннар фикеренчә, Русия — Украинага башлаган һөҗүмен аклар өчен — геноцидны булдырмау Конвенциясен бозган: Путин "махсус хәрби операция"не башлыйбыз дип сөйләгәндә, моңа сылтау итеп Донбасстагы урыс телле халыкның геноцидын туктатабыз дигән булган.
Украина бу гаепләүләрне ялгыш дип саный. Мәхкәмә геноцид чыннан да булганмы дигән сорауга җавап бирергә тиеш. Шулай да, БМОның Халыкара мәхкәмәсе чыгарган карарларны үтәү — мәҗбүри түгел.
Кайбер белгечләр — Русия бу мәхкәмәдә оттырган очракта — Киевның Мәскәүдән репарацияләр алырга бөтен хокуклары булачак дип саный.
Бүген — Русия Украинага каршы башлаган сугышның 709нчы көне.

🤡1
Әсгать Сәфәров Татарстан журналистларын “фейк”лар белән көрәшергә чакырды.
Аныңча, Русия президенты сайлавы алдыннан мәгълүмати һөҗүм артачак.
диде ул.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан матбугаты сугыш пропагандасы алып бара. Бу район газетларында ныграк сизелә. Район журналистларының фронт кырына тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куюы күзәтелә.
ТНВ да федераль каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш кулланып килде, "сигез ел кайда идегез" дигән сафсатаны кабатлап торды, контракт нигезендә сугышка барырга өндәде. Русия-Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде. Ә күптән түгел ТНВ хәтта Украинаның басып алынган җирләрендә үз вәкиллеген ачуы турында хәбәр итте.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аныңча, Русия президенты сайлавы алдыннан мәгълүмати һөҗүм артачак.
"Безнең уртак бурыч — "фейк"ларның таралуына юл куймау, халыкны ялган мәгълүматтан саклау һәм шул рәвешле аларны тынычландыру. Безгә оперативрак эшләргә кирәк. Бу хәбәрләрне аңлаешсыз итеп кире кагу гына җитми, аларны дәлилле эчтәлек белән эшләргә һәм күмәк көнбатыш омтылган киеренкелекне киметергә кирәк"
диде ул.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан матбугаты сугыш пропагандасы алып бара. Бу район газетларында ныграк сизелә. Район журналистларының фронт кырына тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куюы күзәтелә.
ТНВ да федераль каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш кулланып килде, "сигез ел кайда идегез" дигән сафсатаны кабатлап торды, контракт нигезендә сугышка барырга өндәде. Русия-Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде. Ә күптән түгел ТНВ хәтта Украинаның басып алынган җирләрендә үз вәкиллеген ачуы турында хәбәр итте.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮9😁2
🔖 Азатлык архивыннан уникаль язма: Гаяз Исхакый мирасы.
1989 елда яңгыраган тапшыруда Исхакый шәхесе һәм иҗаты турында ниһаять сөйләшүләр башланды диелә. Язучы иҗатында үз халкының милли иреккә, гаделлеккә омтылышы ничек сурәтләнгән?
Азатлык архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#Азатлыкка70 #архив

👍10❤6
РФ юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты.
Бүген шушы исемлеккә түбәндәгеләр өстәлде:
🔸Олег Орлов,"Мемориал" үзәгенең хокук яклаучысы;
🔸Антон Картавин, Новосибирски шәһәр шурасының бәйсез депутаты;
🔸Михаил Чимәров, активист;
🔸Станислав Козловский, "Викимедиа Ру" мөдире;
🔸Никита Соколов, "Ельцин-үзәк" мөдире урынбасары;
🔸Сергей Степанов, журналист

🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 3 февраль, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Мәскәү терапевте Надежда Буяновага Русия армиясе турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Имеш, Буянова авыруларны кабул иткәндә саклану министрлыгы мәгълүматларыннан аерылып торган хәбәр тараткан. Аннан бүген төне буена сорау алганнар дип яза Astra.
🔸3 февральгә каршы төндә Воронеж һәм Белгород өстендә дроннар бәреп төшерлгән. Вологоградта нефть саклагычында янгын чыккан. Бу хакта Русия рәсмиләре хәбәр итә. Яраланучылар һәм һәлак булучылар юк диелә.
🔸Бүген иртән Казан-Малмыж юлында ВАЗ-2113 һәм Scania йөк машинасы бәрелешкән. Йөк машинасы янып киткән, җиңел машинаны йөртүче шунда ук һәлак булган.
🔸2 февраль кичендә АКШ Сүрия һәм Гыйрактагы Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы белән бәйле объектларга һөҗүм ясаган.
Әлегә шулар, ялларда да Азатлыкны укып барыгыз.

🔥5✍1
Татар телендә өстәл уеннары: ун елда нәрсәләр эшләнде
Ун ел элек татарча өстәл уеннарын табу мөмкин түгел иде. Хәзер алар елдан ел күбәя һәм сыйфат ягыннан да яхшыра бара. Авторлар классик өстәл уеннарын татарчага тәрҗемә итеп кенә калмый, аларны милли эчтәлек белән дә баета. Ун елда эчендә "сүрелгән" проектлар да бар. Азатлык өстәл уеннары ясаучылар белән сөйләшеп, татарча уеннарга күзәтү ясады.
"Милли Хәзинә", "Тәти киемнәр", "Күңелле лото", "Казан хәзинәсе", "Туган як", "Сабантуй", "Күңелле домино" , "Өчпочмак", татарча "Мафия", "Имаджинариум" турында ишеткәнегез, уйнагаганыз бар идеме? Булмаса, бу мәкаләне укып, уеннар белән танышып чыгыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
Татар телендә өстәл уеннары: ун елда нәрсәләр эшләнде
Ун ел элек татарча өстәл уеннарын табу мөмкин түгел иде. Хәзер алар елдан ел күбәя һәм сыйфат ягыннан да яхшыра бара. Авторлар классик өстәл уеннарын татарчага тәрҗемә итеп кенә калмый, аларны милли эчтәлек белән дә баета. Азатлык өстәл уеннары ясаучылар…
👍13🥰1
Мәскәүдә мобилизациянең 500 көненә "Путь домой" чарасы узды, 20дән артык журналист тоткарланган
Мәскәүнең Александр бакчасына 100ләп кеше килгән, алар Билгесез солдат каберенә, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салган.
"Сирена" язуынча, Мәңгелек ут янына чәчәк салучыларны видео һәм фотога төшерүчеләрне полиция тоткарлаган. ОВД-Инфо мәгълүматынча, 20ләп кеше автозакка утыртылган. Алар арасында чарада катнашучы бер кеше, калганнары - журналистлар, хокук яклаучылар.
"Осторожно новости" телеграм каналы Sota.Vision, "Коммерсантъ", France Press, Spiegel, "Осторожно новости" журналистлары, "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте хокук яклаучылары тоткарланган дип яза.
Тоткарланучылар утыртылган автозовак "Китай-город" эчке эшләр бүлеге янында тора диелә.

👍2🙏2💔1
"Алия" татарча акыллы колонканы ясау туктатылган
"Алия" татарча акыллы динамигын ясау туктатылып тора. Бу хакта акыллы колонканы ясаучыларның берсе, КФУ студенты Артем Аксинин "Реальное время"га сөйләгән.
"Без Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты белән элемтәгә кердек. Анда татар теленең көчле дигитал базасы тупланган. Монда татар телен белешмә базасына системлаштыра алганнар. Әмма бу гына җитми. Җиһаз өчен программ язарга "баш мие" кирәк. Без русия IT ширкәтенә мөрәҗәгать иттек, ләкин фикер алышканнан соң алар баш тартты", дип сөйләгән Аксинин.
"Алия" акыллы динамик ясау идеясе 2023 елның язында КФУ карамагындагы Югары журналистика мәктәбенең бер төркем студентларында туган иде.
2023 ел ахырында Башкортстанда "Һомай" акыллы динамигы ясалды. Хәзер аны мари телендә дә эшләмәкчеләр.
👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Моны IT ширкәтләрнең хезмәттәшлек итүдән баш тартуы белән аңлаталар.
🤬13🔥3😢3👍1
2023 елда Татарстанда 18 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыкланган
Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов моны "тарихи максимум, моңарчы болай булмады", дип белдерде.
18 меңнән артык авыруларның йөзгә якыны 14 яше тулмаган балалар.
2023 елда онкологиянең иң еш очрый торган төрләре - юан һәм туры эчәк шешләре (13,8%), тире меланомасы (13,5%), күкрәк бизе шеше (12,8%), үпкәләр (8,1%), хатын-кызларның җенси органнары (8,8%) һәм башкалар.
Бүгенгә Татарстанда яман шеш белән авыручылар исәбендә 121 меңнән артык кеше тора.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍2💔1
Пакъстанның элекке премьер-министры һәм аның хатынын җиде елга утыртканнар. Бик тиз өйләнешеп, туй уздырганнары өчен.
Илнең элекке премьеры Имран Хан 2018 елның февралендә Бушра Биби исемле хатынга өйләнә. Ә Биби әле 2017 елның декабрендә генә беренче иреннән аерылган була. Мәхкәмә хатын исламда каралган аерылганнан соң 3 ай көтү кагыйдәсен, ягъгни гаыйддәне үтәмәгән дип саный.
Имран Ханга бу атнада инде өченче хөкем карары чыгарылды. Аңа карата барлыгы 50ләп җинаять эше ачылган. 30 гыйнварда ул һәм Пакъстанның элекке тышкы эшләр министры Шаһ Мәхмүт дәүләт сере канунын бозу өчен 10 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Ә 31 гыйнварда Имран Хан һәм аның хатыны коррупциядә гаепләнеп, 14 ел төрмәгә хөкем ителде.
Имран Хан премьер булып 2018-2022 елларда эшләде. Аны вазифасыннан алганнан соң протестлар башланды.
Пакъстанда берничә көннән парламент сайлаулары була. Анда Ханның "Гаделлек өчен хәрәкәт" фиркасе катнаша.

🤯4🤷♀1👍1🔥1🤬1
Easy Tatarдан яңа видео апкилделәр🔥
Сөйләмдә еш кына кайбер сүзләр тулысынча түгел, кыскартылып әйтелә. Татар телендә мондый иң кызыклы мисалларны Әйдә!Online проекты Easy Tatar тапшыруында җыйган. Хә шушы видеоны карап алыгыз әле!
Лайк куегыз, яме?
https://youtu.be/JBwBjNXnAN0

YouTube
Easy Tatar: Татар сөйләмендә кыскартулар (Сокращения в татарской речи)
Сөйләмдә еш кына кайбер сүзләр тулысынча түгел, кыскартылып әйтелә. Татар телендә мондый иң кызыклы мисалларны Easy Tatar тапшыруында җыйдык. Лайк куегыз, яме?
Носители татарского языка часто сокращают некоторые слова и фразы в речи. Разберём самые интересные…

❤17🔥5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 4 февраль, якшәмбе. Кыскача хәбәрләр мондый:
🔺Русия басып алган Луһански өлкәсе Лисичански шәһәрендә икмәк пешерү комбинаты бинасына һөҗүмдә ким дигәндә 28 кеше һәлак булган, унга якыны яраланган. Бу хакта Мәскәү билгеләгән төбәк хакимияте һәм Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә. Хәзерге вазгыятьтә Азатлык радиосы бу мәгълүматны тикшерә алмый.
🔺АКШ, Германия һәм Франциядә Башкортстанда 4 елга хөкем ителгән активист Фаил Алсыновны яклап һәм республикадагы репрессияләргә каршы чаралар узды.
🔺Сәясәтче Юлия Галәмина җинаять җаваплылыгы куркынычы сәбәпле иҗтимагый эшчәнлеген вакытлыча туктатып тора. "Команда белән киңәшләшкәннән соң, мин үзем өчен бик катлаулы, ләкин, минемчә, акыллы карар кабул иттем. Берникадәр вакыт дәшми торам: социаль челтәрләрдә язмыйм һәм әңгәмәләр бирмим", диде ул.
🔺Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядә 236 мең сайт томаланган. Роскомнадзор хәбәр итүенчә, алар "махсус хәрби операция" (Русия хакимиятләре сугышны шулай атый) турында "фейклар" тараткан.
🔺60тан артык типография Русия президентлыгына намзәт Борис Надеждинның сайлау алды газетын бастырудан баш тарткан.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

✍1
Европа һәм АКШта Башкортстанда эзәрлекләнүче активистларны яклау чаралары узды.
Шимбә көнне Берлиндагы Русия илчелеге каршына дистәләрчә кеше чыкты. Алар барысы да диярлек йөзләрен битлек белән каплаган иде. Кайберәүләр Германия ватандашлыгы булуга карамастан, илдә калган туганнарына басым булудан куркып йөзләрен яшерүен әйтте.
Шулай ук чаралар Һамбург (Германия), Нант (Франция), Сакраменто (АКШ) һәм Сиэтлда (АКШ) да узды. Бу хакта Тот самый из Башкорт телеграм каналы яза.
Катнашучылар "Who killed Rifat Dautov?" (Рифат Даутовны кем үтергән?), "Stop repressions in Bashkortostan" (Башкортстанда репрессияләрне туктатыгыз), "Freedom for Alsynov" (Алсыновка - ирек), "Без - кара халык" шигарләр тотып торды.
📷Берлин (беренче фото), Нант (икенче), Сакраменто (өченче), Сиэтл (дүртенче).

🔥7❤1