Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфа белән Казан арасында юлчылар поездын киләсе елда ук җибәрә башларга вәгъдә итәләр Бу хакта Башкорт төбәгенең Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Дмитрий Новиков әйтте, дип җиткерә РБК. "Бу поезд белән хәзердән үк кызыксыну бар. Бу — өметле проект. Аны 2025…
Геосәяси вазгыять аркасында Русия тимер юллары (РЖД) Уфа-Казан поезды проектын 2027 елга кичектереп тора.
Хәзерге вакытта вагоннарның төп өлешен "дәүләт бурычлары кысаларында" төньяк һәм көньяк юнәлешләргә йөк ташуда кулланалар.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi

💩9😁2😐2❤1
“Баймак эше” нигезендә эзәрлекләнүче активист Ильяс Байгускаровны сак астында калдыруны 17 сентябрьгә кадәр озайтканнар.
Соңгы вакыйгаларга кадәр Ильяс Байгускаров блогер, активист һәм Уфадагы "Карасакал" дигән этник чәчтарашханәгә нигез салучы буларак кына билгеле иде.
2024 елның гыйнварында Байгускаров Башкортстанның көньяк-көнчыгышындагы Баймак районы үзәгендә протест чараларында катнашты.
Азатлык сезне Ильяс белән якыннанрак таныштырган иде.

Азатлык Радиосы
Кем ул Ильяс Байгускаров? "Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүче блогер һәм активист тарихы
Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзеде. Алар арасында блогер, активист Ильяс Байгускаров та бар. Бүген сезне аның белән…
🤬8👍1🙏1
Татарстанда беренче тапкыр "Сабантуй сылуы - 2024" дигән матурлык һәм талант бәйгесе үтәчәк.
Бәйге ике этапта каралган: сайлап алу туры 12 июньгә билгеләнгән, йомгаклавы 23 июньдә булачак. Бәйгедә катнашучыларны сайлап алганнан соң, әзерли башлаячаклар. Остазлар аларга иҗади номерлар әзерләүдә булышачак, дефиле һәм ораторлык осталыгына өйрәтәчәк диелә.
Бәйге милли традицияләрне саклау һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан уздырыла, диелә. Анда 18 яшьтән зуррак кызлар катнаша алачак. Бәйгедә катнашу бушлай.
Бәйгенең финалы Сабантуйны бәйрәм иткән көнне, 23 июньдә, Дәрвишләр бистәсенең Каенлык аланында булачак дип җиткерә мэрия матбугат хезмәте.

👍6😁1🤔1🥱1
Украинага каршы сугыш башлганнан бирле Русия армиясе Одесса шәһәренә һөҗүм итеп килә, әмма соңгы айларда һөҗүмнән килгән зыян артты. Одессада казан, кырым, әстерхан татарлары яши.
Азатлык анда гомер итүче бер татар гаиләсе белән һөҗүмнәр арту вазгыятендә тормыш итүләре турында сөйләште.
Язманы безнең сайтта укый аласыз, төп фикерләрне исә рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

💔5😢2🤬1
Татарстанда хәмер сату 5 процентка арткан
Иң күп сату Югары Ослан районында 6,2 литр күләмендә теркәлгән.
▪️Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек үсеше 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлыкка фаразын җиткергән иде.
▪️Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде. 2022 елда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар. Табиблар күзәтүе астында торучы алкоголизм авырулы кешеләр аеруча Уфада күп. Икенче урында – Стәрлетамак, өченчедә – Бәләбәй диелде.

🤬3👀3👎2
Солдат хатыннары тезләнеп басты.
Мобилизациягә эләккән ирләрнең хатыннары һәм әниләре Мәскәүдә протест акциясенә чыкты — алар Русия саклану министрлыгы бинасы янында җыелды. Бу хатын-кызлар туганнарын өйгә кайтаруны, яңа министр Андрей Белоусов белән очрашуны таләп итә. Кайбер хатын-кызлар каршылык чарасына балаларын да алып килгән иде. Полиция хезмәткәрләре һәм автозак килгәч, хатын-кызлар тезләренә баса башлады.
Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады, шул ук елның сентябрендә Путин илдә мобилизация игълан итте. Татарстаннан бу сугышта инде — кимендә 1869, ә Башкортстаннан кимендә 2167 ир-ат һәлак булган. Бу саннар күпкә зуррак та була ала — РФ хакимиятләре үлемнәрнең чын санын яшерә, сугышны "сугыш" дип түгел, ә "махсус хәрби операция" дип йөртергә куша.

YouTube
Солдат хатыннары тезләнеп басты
Мобилизациягә эләккән ирләрнең хатыннары һәм әниләре Мәскәүдә протест акциясенә чыкты — алар Русия саклану министрлыгы бинасы янында җыелды. Бу хатын-кызлар туганнарын өйгә кайтаруны, яңа министр Андрей Белоусов белән очрашуны таләп итә. Кайбер хатын-кызлар…
😁5🤯5🤣3👍2💩2💔2😢1🙏1🤡1👀1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 6нчы июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Кемерово шәһәрендә ике трамвай бәрелешү аркасында 90 кеше, шул исәптән 5 бала яраланган. 78 кешене хастаханәләргә илткәннәр.
🔹Франция полициясе Киев өчен әзерләнгән хәрби ярдәмне шартлатырга җыенган ир-атны тоткарлаган. 26 яшьлек ир тумышы белән Донбасстан диелә, ул Украина өчен әзерләнгән хәрби техниканы юк итәргә теләгән дип хәбәр итә француз медиасы.
🔹Төнлә Русия — Украинага, ә Украина Русиягә һөҗүм иткән. Русия Украинага 18 дрон белән аткан, аларның 17се бәреп төшерелгән дип белдерә украин ягы. Русия ягы украиннар Ростов өлкәсендә урнашкан нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм иткән ди. Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 834нче көне.
🔹Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бер ир-ат A(H5N2) кош гриппын йоктырып һәлак булган дип хәбәр итә. Иргә 59 яшь булган, ул Мексикада яшәгән.
🔹Ел азагына кадәр Казанда 508 яңа түләүле парковка барлыкка киләчәк. Акча түләп машина кую урыннары шәһәрнең Фатих Кәрим, Подлужная, Батурин, Чернышевский, Некрасов, Щапов, Адоратский, Козин урамнарында оештырылачак.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

🔥2
❗️Думага Бердәм дәүләт имтиханын бетерү турында канун өлгесе кертәчәкләр.
Депутатлар БДИ кертелгәннән соң мәгарифтә башланган үзгәрешләр көтелгән нәтиҗәләргә китермәде, ди.
Шулай ук БДИны бетерү укучыларның физик һәм психик сәламәтлеген дә сакларга булышачак, ди алар.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

👀5
— Милләтчеләргә генә түгел, бер үк вакытта республика хакимиятенә якын торган затларны да кулга алулар артты. Татарстанны ни өчен чистарталар, нәрсәгә әзерлиләр?
— Миндә андый хис бар. Мәсәлән, Конституцияне үзгәртеп республиканы юк итәргә мөмкиннәр. Хәзер барысын да көтәргә була. Гомумән, зур конституция реформасы булуы ихтимал. Төп кануннан "федерация" төшенчәсен алып ташлаулары бар. Энгель Фәттахов, Раил Садриевка бәйләнүләре бик үк дөрес түгел. Алар беркайчан да республиканы бетерү сәясәтенә каршы чыкмаячак, юкса аларны да оппозициядә дип саныйлармы — белмим. Чаллыда Рәфис Кашаповка каршы җинаять эше ачылды һәм аңа бәйле кешеләргә басым башланды — анысы аңлашыла.
— Бу шартларда ТИҮ нинди эшчәнлек алып бара?
— Әлбәттә, без эшләмәсәк җинаять эше ачылмас иде. Мөрәҗәгатьләр дә кабул итәбез, урамга да чыгабыз. Гәрчә үзем дә качак булсам да, эшне дәвам итәм.
Фәрит Зәкиев үзенә карата ачылган җинаять эше, Төркиядән Русиягә депортацияләү куркынычы янавы һәм Франциядә сәяси сыену алырга теләве турында Азатлык Радиосына сөйләде.
Әңгәмәне 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Фәрит Зәкиев: "Бердәнбер өметем — Франциядә сыену алу"
Фәрит Зәкиев үзенә карата ачылган җинаять эше, Төркиядән Русиягә депортацияләү куркынычы янавы һәм Франциядә сәяси сыену алырга теләве турында Азатлыкка сөйләде.
👍7😢2🙏1
Кемеровода трамвайлар һәлакәтендә йөздән артык кеше җәрәхәтләнгән, бер кеше үлгән.
Бүген, 6 июнь иртәсендә, идарәсен югалткан трамвай Кемероводагы Логовое шоссесындагы таудан төшеп киткән. Трамвай хәрәкәт иткән чакта кинәт борылыш булган урында юлчылар трамвайдан төшеп калган.
Нәтиҗәдә вагон башка трамвайга бәрелгән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бүген, 6 июнь иртәсендә, идарәсен югалткан трамвай Кемероводагы Логовое шоссесындагы таудан төшеп киткән. Трамвай хәрәкәт иткән чакта кинәт борылыш булган урында юлчылар трамвайдан төшеп калган.
Нәтиҗәдә вагон башка трамвайга бәрелгән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤯3😢2🔥1
Киев F-16 хәрби очкычларына пилотларны әзерләү җәһәтлегеннән канәгать түгел.
Украина АКШка әзерләү өчен 30 очучы җибәрергә тели. Тик Америка хәрбиләре Аризонада сентябрь ахырына кадәр 12 пилот кына әзерләргә риза. Чөнки пилотлар мәктәбендә урыннар җитми, ул башка илләрнең хәрбиләрен дә әзерли.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Украина АКШка әзерләү өчен 30 очучы җибәрергә тели. Тик Америка хәрбиләре Аризонада сентябрь ахырына кадәр 12 пилот кына әзерләргә риза. Чөнки пилотлар мәктәбендә урыннар җитми, ул башка илләрнең хәрбиләрен дә әзерли.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🌚6🔥2🤔2😁1🕊1
Башкортстан Дәүләт җыены Думага артистларга "оятсыз образлар һәм сүзләр" куллануны тыю турында канун өлгесе керткән
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, йолдызлар "начар гадәтләрне һәм түбән әхлакый кыйммәтләрне пропагандалап, аудиторияне юлдан яздыра".
Белгечләр фикеренчә, бу канун өлгесен күптән түгел Уфада Ольга Бузова чыгыш ясаганнан соң әзерләгәннәр. Республика депутатларына аның ачык киеме ошамаган иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
#Башкортстан

🤡7👍3
Татарстанда яшәүчеләр саны бер елда 1,4 мең кешегә арткан
Шул ук вакытта авылда яшәүчеләр күбәя. Татарстанстат Казанда яшәүчеләр саны да арта ди. Тик башка шәһәрләрдә кимүгә таба бара.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

👍7✍2🤔1
Яшьләр эшләре министры: "Татар яшьләре белән системлы эш бара"
Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков бүген Дәүләт шурасында хисап тотты.
ТНВ каналы мөдире, депутат Илшат Әминов аннан татар яшьләре белән эш ничек оештырыла дип сорады.
👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

"Бу гади сорау түгел. Ул системлы алып барыла. Бер ел эчендә күп эш эшли алмыйсың. Марат Әхмәтов җитәкләгән комиссия ел да татар теле, мәдәнияте үсешенә бәйле проектларны финанс яктан тәэмин итеп тора. Татар гына түгел, башка халыкларга да ярдәм күрсәтелә. Соңгы ике елда милли сәясәт юлында эш итүче яшьләр оешмалары активлашты. Бу проектларга без 15 млн сум алдык. Кыскасы, без системлы һәм предметлы эш итәчәкбез. Башка юл юк", дип җаваплады ул.
👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Яшьләр эшләре министры: "Татар яшьләре белән системлы эш бара"
Милли проектларга 15 млн сум бирелде, диде ул.
🤨8🤔5👍1🙈1