"HBO" киләсе атнада биткойнны уйлап тапкан кешенең "чын исемен" игълан итәчәк.
Яңа документаль фильм авторлары ясаган нәтиҗәләр дөрес дип кабул ителгән очракта бу дөнья финанс базарларында да, хәтта АКШтагы президент сайлауларында да көтелмәгән реакция китереп чыгарырга мөмкин: яңадан президент кәнәфиенә дәгъва кылучы Доналд Трампны (Республиканнар фиркасеннән) биткойн энтузиастлары яклап килә. АКШның Politico басмасы әнә шундый фараз чыгарган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi

👍2🤯2🥱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда "Пруфы" интернет басмасы нәшере Рәүфә Рәхимовага гаскәрне "кимсетү" турында ачылган эшне мәхкәмә карый башлаган Мәхкәмә утырышы 18 сентябрьдә башланган. Утырышны Рәхимованың чит илдә булуы сәбәпле 4 октябрьгә күчергәннәр. Рәхимова үзенә яудырылган…
"Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага "гаскәрне кимсетү" өчен 30 мең штраф салынган
Рәхимованың социаль челтәрләрдәге кайбер постларын анализлап, тикшерүчеләр аны "махсус хәрби операциягә карата тискәре караш формалаштыра" һәм республика кешеләрен сугышка барудан баш тартырга чакыра дигән нәтиҗәгә килгән.
Адвокатлар әлеге карарны шикаять итәргә җыена. Алар фикеренчә, моның нигезендә сәяси сәбәпләр ята, чөнки Рәхимова "махсус хәрби операция" башланганнан бирле "фронтта Русия сугышчыларына, ДНР һәм ЛНРдан килгән качакларга, Курски өлкәсендә Украина гамәлләреннән зыян күргән кешеләргә ярдәм итте", ул армияне дискредитацияли алмый.
Рәүфә Рәхимова әлеге хәлне аңа карата "сәяси заказ" дип атады:
"Телефон хокукы беркая да китмәде. Мондый карарлар артында конкрет кешеләрнең конкрет мөрәҗәгатьләре ятканын барыбыз да белә... Беләсезме, илне чынлап та нәрсә дискредитацияли? Шушы мәхкәмә карары. Ватанны без ничек кенә яратсак та, аңа никадәр тугры булсак та, аның үсешендә никадәр генә ярдәм итсәк тә, кайчак бер түрәнең мәнфәгатьләре Русия мәнфәгатьләреннән мөһимрәк булып чыгa", диде ул.

🤡5🔥1
Бүген — Шүрәле, иртәгә Тукай исеме белән акча эшләрләрме?
Шүрәле — милләт мирасы, аның белән аерым кешеләр кесә калынайтырга тиеш түгел дип саный Азатлык Радиосы сораштырган белгечләр. Мондый хәлнең барлыкка килүендә алар Татарстан мәдәният министрлыгы белән парламентын да гаепли. Милли каһарманнарга патент алу белән бәйле мәсьәләне ничек чишеп була?
"Бер сумга ул лицензияне сатып алу — ул татарны мыскыл итү. Татарның мирасына бөтен татар халкы хуҗа. Куллансын гына! Бер сумга сатып алып без алга таба татар халкы үзе уйлап тапкан, гасырлар буена кулланган сүзләре өчен түли башлаячакбыз. Бер сумга ризалашасы түгел, алга таба акчаны каерып кына ятачаклар. Әлегә курчак театрын капшап карыйлар. Тавышны ныграк күтәрергә кирәк. Бүген —Шүрәле, иртәгә Тукай була ала, — дип сөйләде татар фольклорын өйрәнүче галим.
"Канунда төгәллек юк. Роспатентны да сүгеп була, ни өчен тикшермиләр дип? Әмма алар Русиядә яшәгән йөздән артык мифологик каһарманны каян белеп бетерә алсын? Кичекмәстән Татарстан мәдәният министрылыгы, Татарстан парламентына мөрәҗәгать итеп, канунга өстәмә кертү инициативасы белән чыгарга тиеш. Халык мирасы булып билгеләнгән һәр әйбер халыкныкы һәм аларны аерым кешеләр, ширкәтләр үзләштерергә тиеш түгел дигән фикерне язарга кирәк. Халык мирасына кергән үрнәкләрне дә төгәл язып кую мөһим", диде икенче бер белгеч.
Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

Азатлык Радиосы
Бүген — Шүрәле, иртәгә Тукай исеме белән акча эшләрләрме?
Шүрәле — милләт мирасы, аның белән аерым кешеләр кесә калынайтырга тиеш түгел дип саный Азатлык Радиосы сораштырган белгечләр. Мондый хәлнең барлыкка килүендә алар Татарстан мәдәният министрлыгы белән парламентын да гаепли. Милли каһарманнарга патент алу…
🔥7👍1💋1
Һәр бишенче русияле “милли азчылыклар мәдәнияте традицион урыс мәдәниятен җимерә” дип саный
Күптән түгел “Верстка” Русия фәннәр академиясенең Социология институты уздырган сораштыру нәтиҗәләрен чыгарды. Белгечләр 1990нчы еллардан башлап 2023 елга кадәр русияләрнең милләтара мөнәсәбәтләргә карашларын тикшергән. Нәтиҗәләр болайрак:
🔹Респондентларның яртысы “Русия – беренче чиратта урыслар дәүләте, шуңа күрә дәүләт урыслар мәнфәгатьләрен якларга тиеш” дип уйлый. Әлеге күрсәткеч 1998 елдан 18 процент дәрәҗәсенә арткан.
🔹Сораштырылучыларның 43% “урыслар башка халыкларга караганда башлырак һәм талантлырак” дигән гыйбәрә белән ризалашкан.
🔹2023 елда һәр бишенче русияле (19,4%) “милли азчылыклар мәдәниятләре урыс традицион мәдәниятен җимерә” дип саный. Болай санаучылар саны 1999 елдан 6 процент пунктына арткан. Социологлар “милли азчылыклар” төшенчәсенә “Русиянең асаба халыклары – татарлар, башкортлар, беларуслар һ.б” да керә дип белдерә.
🔹Шул ук вакытта 1990нчы еллар белән чагыштырганда, 2023 елгы кайбер җавапларда русияләрнең толерантлыгы бераз артуы күренә. Мәсәлән, “милли азчылыклар вәкилләре Русиянең сәяси системына яный”, “милли азчылыклар илдә җинаять артуына гаепле”, “милли азчылыклар вәкилләре урысларның эш урыннарын ала” дигән гыйбәрәләргә 2023 елда әзрәк кеше “әйе” дип җавап биргән.

👎7💩4🔥2🤡2👍1🌚1🍾1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Пенсионер Әлфинур Рәхмәтуллина — Баймактагы каршылык чараларыннан соң — Башкортстан куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган беренче хатын-кыз булды. Аны "киңкүләм тәртипсезлекләр"дә һәм полициягә каршы көч куллануда гаеплиләр. Моның белән беррәттән хакимият яклы…
"Баймак эше" фигуранты Әлфинур Рәхмәтуллинага гаепләү белдерелгән
Аны киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру, хакимият вәкиленә көч куллану маддәләре нигезендә гаеплиләр дип хәбәр итте ОВД-Инфо.
Пенсионер Әлфинур Рәхмәтуллина — Баймактагы каршылык чараларыннан соң — Башкортстан куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган беренче хатын-кыз булды. Ул гомер буе башкорт телен укыткан, Куштауны яклаган хатын. Үзенең 60 яшьлек юбилеен тикшерү изоляторында каршы алды.
Әлфинур Рәхмәтуллина турында язманы безнең сайтта укыгыз.
▪️17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аны якларга Баймак мәхкәмәсе каршына йөзләгән кеше килде. Протестлардан соң Башкортстан эчке эшләр министрлыгы җинаять эшләре ачты. "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Аларның күпләре СИЗОда утыра, кайберләре мәхкәмә каршына басты.

🤬5🙏1
Финляндия татарлары турында китап төрекчә басылды. Бөтен чыгымнарны Төркия үз өстенә алган
Әнкарада "Finlandiya tatarlari" дип исемләнгән төрекчә басылган китапны тәкъдим итү чарасы турында хәбәр иткән идек. Чарадан күбрәк фото һәм мәгълүматны Азатлыкның бүгенге мәкаләсендә күрә аласыз.
Анда катнашкан Финляндия президенты Александер Стубб фин татарлары белән горурлануын белдерде. "Фин татар җәмгыяте илдә иң көчле җәмгыятьләрнең берсе. Ул 200 елдан артык үз татарлыгын саклый. Бүген фин татарлары илгә табиблар, галимнәр, эшмәкәрләр бирә. Без алар белән горурланабыз. Әлеге китапның Төркия белән Финляндияне якынайтуында шигем юк", диде ул.
Төркиянең мәдәният министры ниләр сөйләгән?
Татарларның үз татарлыкларын саклап калуда Финляндия белән Төркиянең роле нинди булган?
Бу хакта Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
#татарлар

❤12🔥2
Татарстанда уртача хезмәт хакы 70 мең сумнан артып киткән.
Иң зур хезмәт хакын мәгълүмат һәм элемтә тармагында эшләүчеләр алган. Июль аенда аларның уртача кереме 125 253 сум булган. Фәнни тикшеренүләр үткәрүчеләрнең хезмәт хакы 124 546 сумга җиткән. Энергетика белән тәэмин итүчеләрнең айлык кереме 120 581 сум тәшкил иткән.
Июль аенда түбән хезмәт хаклары мәгариф (34 046 сум), күчемсез милек (48 139 сум), җәмәгать туклануы (47 841 сум) тармагы хезмәткәрләрендә күзәтелгән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
Ә сез бу саннарга ышанасызмы?
#Татарстан

😐5👍1
Мәскәүдә мәчет һәм мөселман үзәкләре биналарына вандаллар һөҗүм иткән
3-4 октябрьдә, җомга алдыннан, Мәскәүдәге мәчетләргә вандаллар һөҗүм иткән, дип хәбәр итә Русия Диния нәзарәте.
Шүһәдә (Мемориаль) мәчете, 1812 елгы сугышның мөселман каһарманнары хөрмәтенә төзелгән иң борынгы гыйбадәтханә — Тарихи мәчет һәм Халыкара ислам миссиясе бинасы зыян күргән диелә.
Мәчет коймалары диварына алар “Русия православлар өчен” (“Россия для православных”) дип язып калдырган һәм ахырдан “1488” санын күрсәткән. 14/88 — неонацилар һәм ак расистлар символы санала.
Бу беренче генә һөҗүм түгел. 13 июльдә Мәскәүдәге Тарихи мәчет ишек төбенә дуңгыз башы атканнар иде.
Моннан тыш, куәт оешмалары тарафыннан да Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләрендәге мәчетләргә һәм гыйбадәт йортларына басым башланды. Алар рейдлар үткәреп тора.
Фото: "Дум Рф Татарча" телеграм каналы.

🤬19🔥2😡2😁1🌚1
Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстан белән Татарстаннан үлүчеләр ни өчен күп?
Безнең белгечләр фикерләре белән зур язма чыкты. Кайбер фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

🔥1💯1
"Ыста! Һин нимә кейҙең ул, Рәйхана?"
Башкорт теленең яңа дәресе. "Бүген нәрсә кияргә?" Әйдә!Online проекты коллективы бу юлы кием темасын тикшерә.
➡️ https://www.azatliq.org/a/33118644.html
(запас сылтама )

"Башкирский с нуля": Урок 12 – кейем (одежда)
С каким вопросом мы сталкиваемся каждый день, собираясь куда-то? Конечно же, это вопрос: "А что мне надеть?" Сегодня мы с вами будем говорить об одежде – "кейем", и научимся говорить о том, во что мы одеты. Поговорим и о башкирской национальной одежде.
👍8👎1🥴1
📍Шимбә көнне Маҗарстанда меңнәрчә кеше катнашында массакүләм протест чарасы узды.
Будапештта демонстрантлар дәүләт телевидениесе һәм радиосы булган MTVA ширкәте бинасы янына җыелды. Алар MTVAны "пропаганда фабрикасы" дип атады һәм Маҗарстан массакүләм мәгълүмат чараларына сүз һәм мәгълүмат иреге таләп итте.
Протестны хөкүмәткә оппозициядәге TISZA партиясе оештырды. Аны Петер Мадьяр җитәкли. Әлеге сәясәтчене Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбанның хакимияттә булган 15 ел дәверендә иң җитди көндәше дип атыйлар. Узган җәйдә Европа парламенты сайлауларында Мадьяр фиркасе якынча 30% тавыш җыеп, Орбанның Fidesz партиясенә якынлашты.
Шимбә көнне протестчылар алдында чыгыш ясаганда, Мадьяр Маҗарстандагы дәүләт мәгълүмат чаралары торышын "глобаль җәнҗал" дип атады. "Тупаслык, ялган, пропаганда җитәрлек булды. Сабырлыгыбыз бетте. Конфронтация вакыты җитте", диде ул.
Җирле һәм чит ил күзәтүчеләр Маҗарстанда сүз иреге сизелерлек чикләнгәнен инде берничә ел билгеләп үтә. Алар хөкүмәт белән бәйләнгән олигархлар ярдәмендә Орбан фиркасенең дәүләткә буйсындырылган медиа империя булдыруын әйтә.
"Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" халыкара оешмасы санап чыгаруынча, Маҗарстанда медиа базарның якынча 80%ын Орбан фиркасе контрольдә тота.

Маҗарстанда дәүләт пропагандасына каршы протест чараларында меңнәрчә кеше катнашты
Демонстрантлар Маҗарстан массакүләм мәгълүмат чараларына сүз иреге таләп итте.
🔥5👍1